16+

Күпкатлы йорт балконыннан сикерер алдыннан ике кыз туган инстаграмда хушлашу сүзләре һәм видео калдырган (ВИДЕО)

Кичә Ижевскта апалы-сеңелле ике кыз кичкырын биек йортның соңгы катындагы балконнан сикергәннәр.

Күпкатлы йорт балконыннан сикерер алдыннан ике кыз туган инстаграмда хушлашу сүзләре һәм видео калдырган (ВИДЕО)

Кичә Ижевскта апалы-сеңелле ике кыз кичкырын биек йортның соңгы катындагы балконнан сикергәннәр.

15 яшьлек Настя һәм 12 яшьлек Маша үз-үзләренә кул салыр алдыннан инстаграмга видео һәм хушлашу сүзләре язып салганнар.

Әлеге видеоны Настя үлеменә берничә сәгать кала яздырган. Аны ул махсус инстаграм өчен төшерә. Аннары үзенең үги сеңлесе белән соңгы каттан аска сикерә.

Кызлар һәлак булган.

Кайбер версияләр буенча, кызлар мондый карарга әниләре белән сүзләшкәннән соң килә. Маша бер егет белән очраша башлаганы ачыклангач, әнисе аны каты орыша. Гинекологка алып бару белән дә куркыткан, диючеләр бар. Ә Настя сеңлесен бу уйдан кире кайтару урынына, иптәшкә сикерергә тәкъдим итә.

Үлем алдыннан үзләренең социаль челтәрләрендә калдырган хушлашу сүзләрендә кызлар аларның үлемендә беркемне дә гаепләмәүне сорыйлар. Барлык дусларына сәламнәр юллыйлар.

Ни бу? Балаларның реаль тормышта югалып калуымы? Әти-әнидән шулкадәр нык куркумы? Белгечләр сөйләгәнчә, гаджетларга, виртуаль дусларга, лайклар санына табынып яшәгән замана балалары арасында хәзер иң үтемле булган тема  – үлем темасына хайпмы? Үлемне бер уен кебек кенә кабул итә ахры күпчелек. Компьютер уенындагы сыман – бер үлүдән берни булмый, кнопкага басасың да, яңадан тормыш башлыйсың. Тормыш кадерен белмәүче әлеге буынга үлемне артык романтиклаштыру да хас, дип кисәтә психологлар.

Кайбер ата-аналар мондый хәлләрнең сәбәбен балаларның “эшсезлектән” интегүендә күрәләр. Баланың юк-бар уйлар белән йөрергә вакыты калмаска тиеш – спорт секцияләре, сәнгать түгәрәкләре, сыйныфтан тыш эшләр белән “өяргә” кирәк, дигән фикердә алар. Кайберәүләр үз балаларына дөрес сүзләр табып, дөрес юнәлеш күрсәтә алучы, үз балаларын чынлап торып кадерен белүче һәм яратучы гаиләләрдә мондый хәлләр була алмый, дип күкрәк кага. “Кем генә үсмер чакта әнисе белән сүзгә килмәгән дә, кем генә яшьлек мәхәббәте өчен “батырлык” күрсәтмәгән. Ләкин үз-үзеңә кул салу турында беребезнең дә башына кермәгән”, – ди олы буын кешеләре.

Үз балаларыгыз белән күбрәк сөйләшегез, серләшегез, чын дуслар булыгыз. Теләсә-кайсы психолог сезгә куркыту, шантажлау һәм ваз кичү белән бала тәрбияләүдә бернигә ирешеп булмаячагын әйтәчәк.

Ялкын
 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дурдом! Имансызлыктыр бу! Иманлы кешенен башында андый уйлар килеп тэ чыкмас иде! Башка балаларга урнэк булмасын инде...

    Мөһим

    loading
    2
    X