16+

Косметолог Алсу Гилялова: «30 яшьтән соң хатын-кызга «әбиләр рецептлары» гына ярдәм итми»

Бөтен хатын-кызны да борчыган бер сорау бар: ничек матур һәм яшь күренергә? Әлеге сорауга җавапны табиб-дерматолог, трихолог, косметолог Алсу Гилялова белән эзләдек.

Косметолог Алсу Гилялова: «30 яшьтән соң хатын-кызга «әбиләр рецептлары» гына ярдәм итми»

Бөтен хатын-кызны да борчыган бер сорау бар: ничек матур һәм яшь күренергә? Әлеге сорауга җавапны табиб-дерматолог, трихолог, косметолог Алсу Гилялова белән эзләдек.

– Хатын-кыз бит тиресе турында ничә яшьтә кайгырта башларга тиеш?
– Тирене сигез-тугыз яшьтән, яшүсмер чорга күчеш вакытында, гормональ фон үзгәрә башлагач ук хәстәрли башларга кирәк.

– Инъекцияләрсез, яхшы косметика һәм «әбиләр яшьлегендәге рецептлар» белән генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә буламы?
– 20 яшьтә әбиләр рецептлары, крем һәм битлекләр генә куллансаң да була. Әмма 30 яшьтән соң гилаурон кислотасы, коллаген, эластин эшләнүе кими, май «пакетлары» төшә, бит тиресе күзәнәкләре (поралар) киңәя, тиредә суга кытлык башлана. Бу чорда инде 20 яшьтә яраган ысуллар белән генә котылып булмый. Әлеге яшьтә тиренең сәламәтлеген саклау буенча күп төрле ысуллар бар һәм ул инъекцияләр генә түгел. Монда хатын-кыз сәламәтлегенә һәм матурлыгына, өйдә тирене дөрес тәрбияләү, туклану гормональ фонны күздә тотып, комплекслы якын килергә кирәк. Шул вакытта гына косметолог белән берлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була.

– Хатын-кызларда еш очрый торган күз төбе шешенүдән һәм зәңгәрләнеп торулардан ничек котылырга?
– Күз төпләре шешенеп торганда, иң беренче бөер, йөрәк һәм калкансыман бизне тикшертергә һәм туклануга игътибар итәргә кирәк. Аннан соң гына косметологка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Күз төбендәге зонаның дөрес туклануына ярдәм итүче лимфодренаж массаж, күз төбе өчен махсус кремнар, мезотерапевтик препаратлар куллану уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Күз төбендәге зәңгәрләр күз тирәли тукымаларның юкаруыннан, анда «торгынлык» барлыкка килүдән булырга мөмкин. Мондый проблема булган очракта, аскы күз кабагын ныгыта торган мезотерапия, биоревитализация, контур пластика кебек процедуралар, аңа өстәп, өйдә кулланыла торган чаралар ярдәмгә киләчәк.

– Хәзер «яшьлек инъекцияләре – мезотерапия, ботокс, биоревитализация модада. Кайсысыннан башларга? Әлеге процедуралар тирегә ничек тәэсир итә һәм аларның кире йогынтысы юкмы?
– Кайсысыннан башларга икәнлеген табиб белән киңәшләшергә кирәк. Һәрбер препарат һәм процедура һәр пациентка аның тиресендәге, организмындагы үзгәрешләргә карап индивидуаль сайлана. Әлеге процедураларның һәрберсенең кире йогынтысы булырга мөмкин. Ә иң төп катгый тыелган очраклар – йөклелек, лактация, аутоиммун авыруларның көчәйгән вакыты, югары температура һ.б.

– Елның кайсы фасылында да инъекция ясатырга ярыймы?
– Фасыл белән чикләүләр юк, чөнки тире турында һәрвакыт кайгыртып торырга кирәк. Тирегә ультрашәмәхә нурлар, коры һава, җил тәэсире булганда, ел дәвамында нык игътибар итү сорала. Инъекцияләрдән соң да табиб әйткәннәрне истә тотып, аларны дөрес үтәү бик мөһим.

– Косметолог сайлаганда, ничек ялгышмаска һәм нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Тирене чистарту, массаж һәм төрле процедураларны медицина белеме булган косметолог-эстетистта эшләтергә мөмкин, ә инъекцияләр ясауны бары тик табибка гына ышанып тапшырырга була.

– Бер тапкыр да косметологта булмаган хатын-кызларга нәрсә киңәш итәр идегез?
– Бит, муен, декольте тиресен дөрес тәрбияләмәү тиренең тиз картаюына, бетчәләр, сыткылар чыгуга һәм куперозга китерергә мөмкин, шунлыктан белгечкә вакытында мөрәҗәгать итү мөһим. 35 яшьтән соң майлы, төрле сыткылар чыга торган тирене киптереп, бит тиресе авырулары килеп чыгарга мөмкин. Шунлыктан тән тиресе тибына туры килә торган чараларны дөрес һәм вакытында сайлый белергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading