16+

Кондызлар су бастырган авылны коткару эшләре бара (ФОТО,ВИДЕО)

Ике көн элек Минзәлә районының Куян авылын кондызлар суга батырган дип язып чыккан идек.

Кондызлар су бастырган авылны коткару эшләре бара (ФОТО,ВИДЕО)

Ике көн элек Минзәлә районының Куян авылын кондызлар суга батырган дип язып чыккан идек.

Авылда хәлләр ничегрәк икән дип, кабат Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрданшинага шалтыратып алдык.

Аның әйтүенчә, кичә төштән соң Минзәләдән ике экскаватор килеп, траншея казый башлаган.

– Алар ташып чыккан суны кире елгага төшерү өчен канау казырга кирәк дип таптылар. Шул рәвешле җыелган суны Брустанка елгасына тоташтырачаклар. Кичә 200-250 метр казыдылар. Әле тагын 700ләп метр казыйсы бар. Бу эш иртәгә генә бетәр кебек, – диде ул.

Авыл башындагы елгага якынрак өйнең базына су төшкән булган. Баз тирән түгел, 46 см тирәнлектә генә.

– 20 см тирәнлектә суы бар. Өй хуҗасы бәрәңгесен чыгарды, – диде Люзия ханым.

Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, халык тынычланган, су каткан, әлегә әллә ни мәшәкатьләр тудырмый.

Фото һәм видео: menzela.ru

 

 

 

 

Минзәлә районының Куян авылын кондызлар су бастырган - 1
Минзәлә районының Куян авылын кондызлар су бастырган - 2
Минзәлә районының Куян авылын кондызлар су бастырган - 3
Минзәлә районының Куян авылын кондызлар су бастырган - 4

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading