16+

Китап бәйрәме

Татарстан китап нәшриятының иң яхшы китаплары илнең төп мәдәни бәйрәмендә тәкъдим ителәчәк. 31 майдан алып 3 июньгә кадәр Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» дип аталган китап фестивале узачак. Дүрт көн барган фестивальдә илнең иң яхшы театрлары һәм музыкаль коллективлары үзләренең программаларын куячак. 

Китап бәйрәме

Татарстан китап нәшриятының иң яхшы китаплары илнең төп мәдәни бәйрәмендә тәкъдим ителәчәк. 31 майдан алып 3 июньгә кадәр Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» дип аталган китап фестивале узачак. Дүрт көн барган фестивальдә илнең иң яхшы театрлары һәм музыкаль коллективлары үзләренең программаларын куячак. 

Әлеге зур масштаблы чарада Россиянең 40 төбәгеннән нәшриятлар катнашачак. Алар арасында Татарстан китап нәшрияты да бар. Бу чарада инде ул дүртенче тапкыр катнаша. Ел саен аның павильоны тагын да баетыла һәм мөхтәрәм кунакларны кабул итә. Мәсәлән, 2015 елда Татарстан стендында Россия Президенты Владимир Путин кунак булса, 2016 елда китаплар белән премьер-министр Дмитрий Медведев танышты. 
Быел Татарстан китап нәшрияты зур китап ассортименты, 350 атама, төрле жанрдагы ( тарихи, фәнни-популяр, белешмә, уку-укыту, шулай ук сүзлекләр һәм альбомнар) 1600 данә әдәбият тәкъдим итәчәк. Нәшриятның стенды «Россия төбәкләре» (17нче павильон) павильонында урнашачак. 

Кунаклар китаплар белән генә танышып калмыйча, татар халкының милли ризыгы – чәк-чәктән дә авыз итәчәкләр. Моннан тыш, биредә татар кухнясының иң популяр ризыкларының рецептлары тупланган «Секреты татарской кухни» китабы да булачак. 
Әлеге фестиваль кысаларында 31 майда сәгать 12.00дә 16нчы павильонда Татарстан китап нәшриятында басылган уникаль китап-альбом да презентацияләнәчәк. Ул – Казан ханбикәсе Сөембикәгә багышланган китап. Анда легендар шәхескә багышланган картиналар репродукцияләре тупланган. Алар төрле вакытларга ясалган. Китапта Бакый Урманче, Чынгыз Әхмәров, Илдар Зарипов, Канәфия Нафиков, Рушан Шәмсетдинов һәм башкаларның эшләре кергән. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading