16+

Киләсе елдан яңа төр пенсия барлыкка киләчәк

Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пенсия өлкәсендә үтеп баручы елга йомгак ясады, киләсе елдан керәчәк үзгәрешләр турында сөйләде.

Киләсе елдан яңа төр пенсия барлыкка киләчәк

Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин пенсия өлкәсендә үтеп баручы елга йомгак ясады, киләсе елдан керәчәк үзгәрешләр турында сөйләде.

Узган ел гади булмады, шулай да пенсия өлкәсендә уңышлар җитәрлек. Бу пенсия артудан алып пенсия фонды эшчәнлегендәге үзгәрешләргә кадәр чагыла.

Электрон сервислар өлкәсендә алга китеш сизелә. Елга йомгак ясау коллегиясе алдыннан Эдуард Вафин Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошинны пенсия өлкәсендә файдаланыла торган заманча технологияләр белән таныштырды. Электрон хезмәтләрне пенсия фонды сайтыннан, дәүләт хезмәте порталыннан да файдаланырга була. Шулай ук смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта, Телеграмм месенджеры аша да пенсия өлкәсенә кагылышлы сорауларны белгечләргә юлларга мөмкин. Быел Россиядә беренчеләрдән булып Татарстанда дүртенче буын виртуаль клиент хезмәте гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проект кысаларында махсус терминаллар пенсия бүлекләре ачу отышлы булмаган урыннарга куела. Аның ярдәмендә онлайн режимда пенсия белгеченнән консультация алырга, кирәкле документларның күчерелмәләрен ясатырга да мөмкин.

2018 елда булачак үзгәрешләргә килгәндә, инде гыйнвар аеннан ук эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре артачак. Пенсия балы 81,49 сумны тәшкил итәчәк. Яңа төр пенсия барлыкка киләчәк. Әти-әниләре билгесез булган балаларга социаль пенсия билгеләнәчәк.
Премьер- министр Алексей Песошин Татарстан пенсия бүлеген сыйфатлы хезмәт күрсәтү, заманча проектларны тормышка ашыруда ил буенча лидер дип атады. “Быел дәүләттән балалалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк. Ана капиталын акчалата алу мөмкинлеге дә бирелә. Тиздән сезгә айлык пособиене билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәер, пенсия бүлекләре әзер торырга тиеш, – дип искәртте Алексей Песошин. Шулай ук ул эшендә күрсәткән нәтиҗәләре буенча алдынгы пенсия бүлеге хезмәткәрләрен билгеләп үтте.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading