16+

Киләчәк – роботлар кулында? Яки Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары ничек имтихан тапшыра

Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Ә хәзер студентлар чыгарылыш дәүләт имтиханнарын да WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханы буларак тапшыра башлаячак. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына имтихан тәртибен өйрәнү өчен Кытай, Иран, Һиндстан вәкилләре дә килгән.

Киләчәк – роботлар кулында? Яки Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары ничек имтихан тапшыра

Республика WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнаша башлаганнан соң, техникум, көллият укучыларына таләпләр тагын да артты. Ә хәзер студентлар чыгарылыш дәүләт имтиханнарын да WorldSkills стандартлары буенча күрсәтмә имтиханы буларак тапшыра башлаячак. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына имтихан тәртибен өйрәнү өчен Кытай, Иран, Һиндстан вәкилләре дә килгән.

Бу сүзләрне ишеткәч, «Белем алуны катлауландырып кына торалар», – дип, әти-әниләр, булачак студентлар куркып калырга мөмкин. Ләкин борчылырлык бер сәбәп тә юк. Студентлар WorldSkills биремнәрен рәхәтләнеп чишә һәм мондый имтиханны үз-үзеңне күрсәтү өчен бер мөмкинлек кенә дип кабул итә. Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының III курс студенты Айзат Нәбиуллин имтиханны киләсе елга гына тапшырачак, шулай да ул инде бу өлкәдә үзенә күрә «аксакал».

– 2017 елда Россиякүләм WorldSkills чемпионатында икенче урын алып кайттым. Хәзерге вакытта Белоруссиядә узачак милли чемпионатка әзерләнәбез. Быел Сахалинда булачак Россия чемпионатында мин инде эксперт буларак катнашам. Яңа төр имтиханга уңай карыйм, чөнки аны тапшырган кешеләргә Skills-паспорт бирелә. Бу инде эшкә урнашканда бик әйбәт. Ләкин минемчә, гади имтиханны да онытып бетерергә ярамый, студентка теоретик белем дә кирәк, – ди егет.

Айзат тумышы белән Саба районының Измә авылыннан, техникумда программист һөнәрен үзләштерә, мобиль робототехника белән шөгыльләнә. Студент кына булуына карамастан, ул компьютер аша идарә итеп була торган үзенчәлекле роботлар төзи. Белоруссия чемпионатына ясаганы чүп җыю белән шөгыльләнә.

– Чемпионатка берничә ай кала гына бирем бирелә, бу роботны ике ай эчендә ясадык. Робот нәрсә эшләргә тиешлеге компьютерга махсус программа ярдәмендә кертелә. Мондый төр робот Германиядә даруханәләрдә кулланыла. Штрих код күрсәтәсең дә, робот сиңа кирәкле даруны китереп бирә. Хәзерге вакытта Татарстанда чүп җыю мәсьәләсе актуаль. Безнең робот чүпләрне кәгазь, пыяла, пластик кебек төрләргә бүлеп җыярга сәләтле. Аны тормышка ашыру өчен финанслау гына кирәк, – ди Айзат Нәбиуллин.

Ә менә Гөлия Закирова белән Риналь Ибраһимов өчен бу – беренче имтихан көне. Егет белән кыз төзегән робот, карап торышка лего уенчыгын хәтерләтсә дә, кеше гомерен коткарып калырга сәләтле җайланма икән.

– Безнең роботта махсус камералар бар. Шулардан карап, кеше аның белән идарә итә. Роботны гадәттән тыш хәлләр вакытында кулланырга мөмкин. Әйтик, күпкатлы йорт җимерелде ди, коткаручылар керә алмаган җиргә әлеге роботны кертәчәкләр. Мондый төр роботлар – почта хезмәтендә дә алыштыргысыз хезмәткәрләр. Алар штрих код аша хатларны адресатына тарата, – ди студентлар.

Роботны үзләре уйлап тапса да, укуларын тәмамлауга, яшьләрнең бу эшләре техникум карамагына күчәчәк. Роботларны үзләренә төзү, патентлау өчен бик күп акча кирәк икән. Гөлия белән Риналь киләчәктә үз роботларын уйлап тапмакчы.

Татарстан, беренчеләрдән булып, күрсәтмә имтиханы тапшыру теләге белән чыкты. 2016 елда тәҗрибә өчен беренче имтиханнарны нәкъ менә бездә тапшырып карадылар. Әлеге имтиханның уңай яклары бик күп. Беренчедән, ул студентка уку дәвамында алган белемнәрен теория һәм гамәлдә күрсәтергә ярдәм итә. Элек робот хәрәкәткә килсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеген студент кәгазьдә язган булса, хәзер ул аны турыдан-туры компьютерга кертеп, роботны эшләтеп күрсәтә, – ди күрсәтмә имтиханын гамәлгә кертү һәм стандартлаштыру төбәк идарәсе җитәкчесе Данил Уфимцев.

Чит ил кунаклары да Казанда узган имтихан тәртибе белән канәгать калган.

– Мондый төр имтиханнар Россиядә генә түгел, дөнья буенча эшче һөнәрләрне үстерәчәк. Күптән түгел без Россия белән Кытай арасында күрсәтү имтиханы бирүгә бәйле эшлекле килешү төзедек, – ди Кытай белгече доктор Лиу Зенуинг.

Шунысы мөһим: урта һөнәри белем бирә торган уку йортлары гына түгел, вузлар да мондый төр имтиханны тапшырырга теләк белдерде. Ул – инженер белеме биргән уку йортларында да актив кулланышта. Имтиханга 25 федераль вуз кушылган. Данил Уфимцев сүзләренчә, Татарстанның 70кә якын оешмасы күрсәтмә имтиханын хуплаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading