16+

«Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасын тамашачы ничек кабул итте?

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява...” спектаклен яңарттылар.

«Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасын тамашачы ничек кабул итте?

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Зөлфәт Хәкимнең “Килә ява, килә ява...” спектаклен яңарттылар.

Ун ел дәвамында театрда аншлаг белән барган әлеге әсәрнең яңа гомере дә озын булырга охшап тора. Һәрхәлдә, егерме ел элек куелган спектакльне сагынып, яшьлеген искә алырга дип килгәннәр генә дә шактый булачак.

Берни үзгәрмәгән, тик...

Бер караганда, спектакль гади гаиләдәге гади күренешне чагылдыра. Мондый сюжетлы мелодрамалар үзәк каналларда яллар саен күрсәтелә диярлек. Фәндәс хатыныннан башка гына ял йортына барып кайта. Билгеле, хатыны Саҗидә моны ошатмый. “Кешеләрдән оят!” дип кайтып кермәс борын иренең “җелеген суыра” башлый. Фәндәс тә, “чын ирләр” кебек килеп чыккан проблеманы хәл итәсе урынга әнисенә китә. Ачуы кабарган Саҗидә ярты ел элек ресторанда танышкан Рәшитне кунакка чакыра. Шул вакытта, ялган сәбәп табып, Фәндәс кире өйгә кайтып керә. Озак та үтми кулына янып торган кызыл розалар һәм шампан шәрәбе тотып сөяркә роленә дәгъва кылган Рәшит ишек шакый. Тагын берничә минуттан Фәндәснең ял йортындагы “мәхәббәте” – Зәйнәп килеп керә...

 Тамаша залында үзеңне берәрсенең фатирына кереп, андагы вакыйгаларны шыпырт кына күзәтеп утыргандай буласың. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев спектакльгә зур үзгәрешләр дә кертмәгән. Декорацияләр, актерларның киеме генә замана таләпләренә туры китерелгән. Фатирның сул ягындагы балкон, түрдәге плитә, өстәл, урындыклар да шул ук урында. Арткы планда шул ук чәчәк чыгып торган чүп үткәргече (мусоропровод) тора. Сәхнә бизәлешендә бер генә яңалык – түшәмнән идәнгә кадәр нәзек кенә торбалар персонажларның язмышы кебек бер-берсенә уралып төшеп тора.

Ә менә актерлар составы 90 процентка үзгәргән. Элекеге составтан Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин (Рәшит) белән Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев (Фәндәс) кенә калган. Элек Зәйнәпне Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллина уйнаган булса, хәзер бу рольне яшь актриса Алинә Мөдәрисова башкара. Саҗидә образында Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваны Гөлчәчәк Хәмәдинурова алыштырды. Торбаларны гына түгел, кеше язмышларын да “төзәтүче” сантехник Шәйхине Алмаз Гәрәев уйный. Элек бу рольне Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт башкара иде.

Җаваплылык

Элекеге спектакль белән хәзергесен, актерларны чагыштыру табигый хәл.  Режиссер да, актерлар да бу адымга белеп барган. Яңа спектакльне тамашачы ничек кабул итәр икән дип аеруча төп геройлар – Рамил Төхфәтуллин белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев борчылган.

- Беренче ике көндә бик нык дулкынландырды. Өченче уйнауда гына куелыш тулы канлы спектакльгә охшый башлады кебек. Яңартылган составта уйнавыбыз да үзенекен итә. Элеккеге спектакль ун ел дәвамында зур уңыш белән барды бит, аны унышар мәртәбә караган тамашачылар да килгән иде. Шуңа күрә, җаваплылык зур булды, яңасын начаррак уйнау безнең өчен һич кенә дә кичерелә торган әйбер түгел иде. Стресс кичермәдем түгел, кичердем. Иң мөһиме – әлегә тамашачыдан  начар фикер ишетмәдек, - диде Илтөзәр Мөхәмәтгалиев.

Рамил Төхфәтуллин сүзләренчә, иске спектакльләрне кире кайтару театр практикасында гадәти күренеш.  
– Үзенә күрә бу режиссер тарафыннан да, актерлар тарафыннан да бер «риск» булгандыр. Беренче спектаклебез яшьлек дуамаллыгы белән барды. Спектакль куелуы турында сүз киткәч тә, мин элеккеге составта уйнауны яклап чыктым. Ул бит инде безнең команда! Алар белән миңа үземә дә җайлырак, җылырак булыр иде. Ләкин хәзерге куелыш буенча да матур фикерләр ишеттем.  Баш компьютер шикелле бит ул, сценарий аның бер файлында әле дә сакланган булган. Сүзләрне искә төшерү өчен текстны бер укып чыгу җитте. Ул безгә сеңгән инде. Дөрес, үзгәрешләрсез дә булмый калмады. Күп әйберләр репетиция вакытында камилләшә, үзебездән өстибез. Репетиция процессы эзләнү, табу белән кызык та инде. Спектакль ул коллектив хезмәт: нидер аксаса, кемдер артта калса, барып та чыкмаска мөмкин, – диде Рамил Төхфәтуллин.

Актер гаилә иминлеген саклап калу серләрен дә чиште. Төхвәтуллиннар гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора.
– Гаилә ул – дәүләт. Һәр гаиләнең үз кануны, ләкин сабырлык, бер-береңә хөрмәт, игътибарлы булу, кичерә белү кебек һәр гаиләгә кагылышлы гомуми тәгълиматлар бар, – ди Рамил Төхфәтуллин.
Спектакльдәге геройлар да моны соң гына, бер-берсен югалта язгач кына аңлады.

Икенче состав

Спектакльнең икенче составы да бар. Якшәмбе көнне алар да тамашачы алдында беренче имтиханын тотты. Әлеге спектакльдә инде тулысынча яшь артистлар уйный. Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Эмиль Талипов – Рәшит, Илнур Закиров – Фәндәс, Айгөл Миңнуллина – Саҗидә, Айгөл Шәкүрова – Зәйнәп, Ирек Кашапов – Шәйхи образында.


Эмиль Талипов яшерми, XX гасырда театрның легендасы булган Рамил Төхфәтуллин белән бер роль башкару аңа җиңел бирелми.
– Психологик киртә бар, икебезне чагыштыралар да. Рамил Төхфәтуллин – бөек артист. Ә Рәшит – аның роле. Ул шулай булып калачак та. Миңа шундый җаваплы эш кушканнар икән, мин аны бернигә дә карамастан җаваплылык хисе тоеп башкарып чыгарга тиеш. Беренче составка – Рамил, Илтөзәр абыйларга җитеп булмас инде. Без үзенә күрә эксперименталь состав. Шулай да мин Рамил абый белән бер үк рольне уйнавыма бик шат. Нинди генә спектакль куелмасын, барыбер чагыштырачаклар. Яңа кешене кабул итү һәрвакыт авыр, ләкин мин сынатмаячакмын. Ике спектакль арасында аерма да булмый калмый. Һәр актер анда үз энергетикасын кертә бит. Миңа хәзер, гомумән, яшь актерларның уйнау манерасы үзгәрде кебек, – ди Эмиль Талипов.

Мәңгелек тема

Спектакль замана рухына туры китереп эшләнсә дә, 90нчы еллар чалымнары бар әле. Премьерадан соң кайбер тамашачыдан: “Ник актерларның кесә телефоннары юк? Бер-береңне ярты елга югалтып буламы соң инде хәзерге заманда!” - дигән фикерләр ишетергә туры килде. Моңа актерларның үз аңлатмасы бар.
– Бу үзенчәлекле жанр – “халәтләр кәмите” («комедия положений»). Әгәр дә спектакльдә кесә телефоннары, социаль челтәрләр булса, мондый хәл килеп тә чыкмаган булыр иде. Алар ярдәмендә без хәзер һәрвакыт кемнең кайда икәнен белеп торабыз. Зәйнәп тә Фәндәс янына килеп кермәс иде. Ул аңа юл буе шалтыратып аптыратып бетергән булыр иде инде. Дөрес, спектакльдә 90нчы еллар төсмере калган. Ләкин без аңа басым ясамаска тырыштык. Әйтик, элеккеге куелышта Рәшит бик кәттә булган, хәтта үзе белән пистолет та  йөрткән. Хәзер андый әйберләр юк инде. Без монда килеп чыккан кәмит ситуацияне игътибар үзәгенә куйдык. Бу тема, кайчан гына куйсаң да, һәрвакыт актуаль булып калачак, – ди Эмиль Талипов.  

 Спектакль замана рухын чагылдырмаса, тамашачы күңеленә барып та җитмәскә мөмкин. Геройларның сөйләмендә замана проблемаларын, тормыш җитешсезлекләрен, эшсез калган татар теле укытучылары кебек актуаль темаларны “тешләп” алу да сизелә. Заманында Казан дәүләт технология университетын (КХТИ) тәмамлаган сантехник Шәйхи дә акча җитмәү сәбәпле дипломын саткан. Үзе сөйләве буенча андыйлар бер ул гына түгел. Бүген дә югары белем алып, үз белгечлеге буенча эшләмәүчеләр, дипломнарын сатмасалар да, аны куллана алмаучылар шактый бит. Спектакльдә яңгыраган ике фикер буенча гына да Россия мәгарифенең хәлен аңларга мөмкин. Ә әсәрдә күтәрелгән гаилә кыйммәтләре темасы һәр чор өчен мәңгелек  булып калачак. Тормышта нинди генә үрләп яулап, кайда гына йөрсә дә, адәм баласы барыбер шул гаиләсенә таянып яши бит.    

Рәмис Нәҗмиев фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур язма! Чәйнәп салган. Рәхмәт!

    Мөһим

    loading
    2
    X