16+

«Хәзерге ир-атлар, хатыннарына караганда, машиналарына акчаны күбрәк тота»

Гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга? Ни өчен мөселманнар арасында да аерылышучылар саны күп? Гаилә кору алдында торган яшьләр нәрсәләр белергә тиеш? Мәһәрнең күләме күпме булу шарт? Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Казанның Галиев мәчетендә уздырган түгәрәк өстәлдә казыйлар, хәзрәтләр һәм психологлар шул сорауларга җавап бирде.

«Хәзерге ир-атлар, хатыннарына караганда, машиналарына акчаны күбрәк тота»

Гаилә кыйммәтләрен ничек саклап калырга? Ни өчен мөселманнар арасында да аерылышучылар саны күп? Гаилә кору алдында торган яшьләр нәрсәләр белергә тиеш? Мәһәрнең күләме күпме булу шарт? Татарстан мөселманнары диния нәзарәте Казанның Галиев мәчетендә уздырган түгәрәк өстәлдә казыйлар, хәзрәтләр һәм психологлар шул сорауларга җавап бирде.

«БДИга әзерлиләр, гаилә коруга – юк»

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, гаилә таркалуга китерә торган сәбәпләр берничә. Аның беренчесе – әти-әниләр балаларны гаилә коруга әзерләми.
– Балаларны БДИга, институтка әзерлиләр, ә гаилә коруга – юк. Тагын бер сәбәп – егет белән кыз бернинди әзерлексез, матди якны уйламыйча өйләнешә. Яратам, бетте-китте, диләр дә туй ясыйлар. Урысларда «яраткан кешең белән шалашта да җәннәт» дигән гыйбарә бар. «Әгәр дә ул шалаш җәннәттә булса» дип өстисе килә. Ничек кенә яратсаң да, шалашта яшисе килми шул. Гаиләдә проблемалар фатир, акча юклыктан башлана. Элек кыз аласы гаиләнең, кияү булачак егетнең нәсел-нәсәбе белән кызыксынганнар, шуңа карап кына әти-әниләр балаларының өйләнешүенә ризалыкларын биргәннәр. Яучы белән алдан килешеп эшләгәннәр, – ди ул.

Мәһәр күпме булырга тиеш?

Татарстан казыйлары «Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану» дигән нигезләмә эшләгән. Анда мәһәргә кагылышлы сорауларга да җавап бирелгән.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, мәһәрнең күләме кимендә биш мең сум булырга тиеш, ди. Электән үк ул ун дирһәм, ягъни 280 грамм көмеш белән исәпләнгән.
– Бу иң кимендә. Мәһәрнең артыгы юк, күпме бирсәң дә була. Пәйгамбәребез аны чикләргә кушмаган, әмма биш мең сумнан да ким булырга тиеш түгел. Мәһәрне кызның әтисе билгели. Кызының әдәбенә, әхлагына, белеменә карап бәясен дә куя. Зур мәһәр сорый икән, ул аны шул таләбе кебек үк югары дәрәҗәдә тәрбияләгән булырга тиеш. Минем кызга нәрсә дә ярый дигән сүз шәригатьтә аны түбәнсетү була, – ди ул.

Голәмалар шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев әйтүенчә, «Имамнар тарафыннан никахлар укылганда ислам хокукы кагыйдәләрен куллану» нигезләмәсенә «никах укытырга әти-әни рөхсәте булырга тиеш» дигән аерым пункт кертелгән. Ни өчен дигәндә, әти-әниләреннән башка гына да килеп никах укытырга теләүчеләр еш очрый икән.
– Кызларына ирне үзләре эзләгән әтиләрне беләм, моны урта гасырдан калган искелек дип әйтергә кирәкми. Әти үз баласына начарлык теләми. Үзе дә ир-ат булган кеше кызына нинди кияү кирәклеген белә. Мәһәрне күп сорарга оялырга кирәкми. Хәзерге ир-атлар, хатыннарына караганда, машиналарына акчаны күбрәк тота. Әз генә җитешсезлекләре булса да кайгыра. Ә хатынның авырып киткәненә ул алай борчылмый, чөнки машинага акчаны күбрәк түләде. Бумы гаделлек? – ди ул.

Исламда хатын-кыз хокуклары

Очрашуда хатыннар хокуклары турында да сөйләштеләр. Бу бигрәк тә икенче яки өченче хатын булучыларга кагыла.

Рөстәм хәзрәт Нургалиев әйтүенчә, ир үзенең барлык хатыннарына да тигез карарга, гадел мөнәсәбәттә булырга тиеш. Бу игътибар ягыннан да, матди яктан да шулай. Моны булдыра алмый икән, өйләнмәсен.

– Әмма шунысы бар: загста бары беренче хатын белән генә язылыша алалар. Башка хатыннарны рәсми рәвештә теркәү бездә юк. Дәүләт Думасына мондый закон проекты кертелгән иде. Берничә ел бергә язылышмыйча яшәүне дә рәсми никах дип танырга тәкъдим иттеләр. Тик шушы көннәрдә генә ул укылышта кабул ителмәде. Шулай да мин бүген булмаса, башка вакытта бу закон кабул ителер дип уйлыйм. Аерылыша калсалар, милек бүлү буенча шактый бәхәсләр чыга. Язылышмыйча яшәгән хатынны закон белән яклап булмый. Монда бары тик ирнең намусына гына өмет итәргә кала. Мондый очракта без никах килешүе төзергә киңәш итәбез, – ди Рөстәм хәзрәт.

Җәлил хәзрәт әйтүенчә, яшьләр никах килешүенә җитди карамый.
– Гомер буе барысы да әйбәт булыр дип ышана. Ышанырга кирәк, әлбәттә, тик үзеңнең хокукларың турында да онытып җибәрмәскә кирәк. Кайбер кызларга мәһәре дә, никах килешүе дә кирәкми, кияүгә генә алсын. Соңыннан елап, безгә шалтырата башлыйлар. Шуннан соң без аларны ничек яклый алыйк? Мин кызлар мәдрәсәсенә шуны махсус барып сөйлим. Икенче хатын булып барсагыз, зур мәһәр сорагыз, никах килешүе төзетегез дип киңәш бирәм. Мин моны аларның язмышларын кайгыртып әйтәм, – ди ул.
Ир икенче хатын алуы турында беренче хатынына әйтергә тиешме? Журналистлар хәзрәтләргә шул сорауны да бирде. Моны кияүгә чыкканда ук хәл итәргә кирәк, дип белдерде Җәлил хәзрәт.

– Никах алдыннан, минем рөхсәттән башка икенче хатынга өйләнмисең, дигән шарт куярга тиешсез. Мин, никахлар укыганда, кәләшләрдән шуны да сорыйм. Икенче хатын алган очракта, беренче хатын шәригать буенча талак сорый ала. Имам кеше яшьләргә шулар турында сөйләргә,аңлатырга тиеш. Мин никахларны теркәп бара торган дәфтәремә шартларны да язып куям. Никах килешүен нотариуста раслатырга да онытмагыз, – ди баш казый.
Рөстәм хәзрәт Нургалиев кызыклы гына саннар да китерде. Мөхәммәд Пәйгамбәр кызы Фатыйма өчен 400-500 көмеш дирһәм сораган. Бу – хәзерге акчалар белән – 1,8-2 миллион сум. Метрика кенәгәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең кызына шулай ук 400 дирһәм бирелүе билгеле.

– Күптән түгел генә бер танышым Сүриядә малаен өйләндерде. Күпме мәһәр бирдегез дигән соравыма, 30 мең доллар, диде. Безнең акча белән 1,8 миллион сум чыга. Бу – сугышлар бара торган хәерче Сүриядә! Мондый акчага бездә икенчел базарда бер бүлмәле фатир алып була. Әти-әни мәһәрне аз сорап, яки балаларын аңа лаек түгел дип исәпли, яки аңа югары тәрбия бирмиләр, – дип сөйләде ул.

«Талакка кагылышлы сораулар күп килә»

Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов әйтүенчә, аңа атнасына өч-дүрт тапкыр киңәш сорап киләләр. Телефоннан да шуның кадәр кеше мөрәҗәгать итә.
– Күбрәк хатын-кызлар килә. Күбесенчә ирләренең матди яктан тәэмин итмәүләре, аларга карата рәхимсез булуларыннан зарланалар. Урта Азиядән килгән кешеләргә кияүгә чыгып, алары кире үз илләренә кайтып киткән булып чыга. Гаиләләрен тәэмин итмиләр. Шундый сораулар белән килүчеләр дә күп. Ирләр исә өч тапкыр талак әйтеп ыргыталар да, аннары нәрсә эшләргә дип сорап киләләр, – ди Габдулла хәзрәт.

Психолог Гөлназ Галәвиева әйтүенчә, гаиләдә кризис –нормаль күренеш ул.
– Һәр гаиләдә дә була ул. Тик монда ир белән хатын – икесе дә җаваплылыкны үз өстенә ала белергә тиеш. Авырлыкларны бергә җиңәргә өйрәнергә кирәк. Бер кеше җилкәсенә генә ташлап калдыру дөрес түгел. Икесе бергә гаиләне саклап калырга омтылсын, – ди ул.
Сүз уңаеннан: Диния нәзарәтенең ышаныч телефонына да гаилә, талак мәсьәләсенә кагылышлы сораулар күп килә икән. Ышаныч телефонына 8 (939) 505-07-00 номеры буенча эш көннәрендә сәгать 10.00дән 17.00гә кадәр шалтырата аласыз. Сорауларга мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирә.

Фото: Ислам.ру

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Өйләнешергә җыенмаган яшләр күбәйде, бик тә күбәйде

    Мөһим

    loading