16+

Хәниф Исхаков: «Бәхет бит ул күпкырлы...»

Бар шундый кешеләр: алар белән аралашканнан соң, күңелдә яктылык, ниндидер бер аңлап-аңлатып булмаслык нур кала. 15 февральдә 80 яшьлек матур юбилеен каршылаучы Хәниф Исхаков белән беренче тапкыр очрашуыбызга карамастан, күптәнге танышлар кебек күрештек. Һәм ике сәгатьтән артык сөйләшүебез дә ниндидер бер рәхәт дулкында узды.

Хәниф Исхаков: «Бәхет бит ул күпкырлы...»

Бар шундый кешеләр: алар белән аралашканнан соң, күңелдә яктылык, ниндидер бер аңлап-аңлатып булмаслык нур кала. 15 февральдә 80 яшьлек матур юбилеен каршылаучы Хәниф Исхаков белән беренче тапкыр очрашуыбызга карамастан, күптәнге танышлар кебек күрештек. Һәм ике сәгатьтән артык сөйләшүебез дә ниндидер бер рәхәт дулкында узды.

Андагы энергия, тәҗрибә, җаваплылык хисе (эштә генә түгел, әйткән һәр сүзенә карата), акыл вә зиһен, күзләреннән бөркелгән очкынны күреп, ихластан «сөбханалла!» дип куйдым. Дәрәҗәләренә, ирешкән уңышларына карамастан, үзе турында язарга килүебезгә кат-кат рәхмәт әйтеп, ихластан куанып, «Моннан соң минем өченче сулышым ачылыр, ахры», – дип озата чыгучы кешеләр чыннан да бик сирәк шул.

Хәниф ага әле бүгенге көндә дә «Химград» индустриаль паркы»ның капиталь төзелеш бүлегенең проектлау буенча баш белгече вазифасын башкара. Аның гомуми эш стажы 56 елга тулса, шуларның ярты гасырдан артыгын «Тасма» җитештерү берләшмәсе территориясендә, ә соңрак «Химград» технополисында эшләгән.

– Сугыш елларындагы авыр балачак турында сөйләп, кабатланып тормыйм. Ул чаклардагы вакыйгалар күпләрнең башыннан узды инде, – дип сүзен башлады ул. – Гаиләдә дүрт бала үстек: абый, мин һәм ике сеңлем. Бервакыт: «Бер өйдә тору, тора-бара яшәү дә авыр булыр, үземә юл эзләргә кирәк», – дип уйлана башладым. Шуңа күрә 7нче сыйныфтан соң авылдан китеп, техникумга укырга керергә тырыштым.
Казанның елга техникумына укырга керү планы ахырга кадәр барып чыкмагач, ул Тәтеш районына кире кайтып, рус мәктәбенең 7нче сыйныфына укырга керә. 1952 елда, ягъни бер елдан соң кабат башкалага килеп, химия-технология техникумына имтиханнарны уңышлы тапшырып керә. Аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, алга таба укуын КХТИда дәвам итә. Югары уку йортын да кызыл дипломга тәмамлый һәм 1961 елның октябрендә ул чаклардагы Валериан Куйбышев исемендәге химия заводына (соңрак атамасы «Тасма» дип үзгәртелә) эшкә урнаша. Бу – химиянең тиз үсеш алган еллары. Яшь егеткә бик җаваплы эшләр тапшырыла. Хәниф Исхаков проектлары белән күп биналар һәм корылмалар сафка бастырыла. 2006 елда «Химград» технополисы төзелгәч, генераль директор Айрат Гыйззәтуллин тәҗрибәле белгечне үзенә дәшеп ала. Бераздан аңа иң җаваплы һәм авыр эш – җир астыннан уза торган кабельләрне яңарту буенча эшләрне алып барырга дип тәкъдим итә.

– Җитәкчем әлеге вазифаны йөкләгәч: «Айрат Мансурович (Гыйззәтуллин. – Авт.), миңа 70 яшь икәнлеген сез беләсездер инде», – дидем, – дип искә ала ул көннәрне Хәниф ага. – Ул, бертын, күзгә карап уйланды да: «Минем уйлавымча, сезнең икенче сулышыгыз ачылырга тиеш», – диде. Шунда: «Ул миннән торамы, әллә аны кем дә булса бирәме?» – дип сорыйсым килгән иде дә, тыелып калдым. Ул чакларда ял, отпуск турында онытып торып эшләргә туры килде. 2013 елда 75 яшьлегем белән котлаганда, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов миңа: «Каян сездә шулкадәр зиһен, акыл», – дигәч, «Бер генә җавап табам: сезнең миңа карата булган мөнәсәбәтегез, игътибарыгыз нәтиҗәсендә икенче сулышым ачылды», – дидем.

Чыннан да, Хәниф аганы җитәкчеләр акыллы, тәҗрибәле, җаваплы белгеч буларак хөрмәт итсә, хезмәттәшләре «җир асты челтәрләренең рентгенты» дип бәяли.
Шунысын әйтергә кирәк, Исхаковлар гаиләләре белән химиклар. Хатыны Фәимә, аның әтисе, апасы, абыйсы, энесе, Хәниф аганың ике сеңлесе һәм үзләренең ике кызлары Флора белән Луиза да шушы һөнәрне сайлаган.

– Эшләгән елларыгызның кайсы чакларын аеруча сагынып искә аласыз?
– «Химград»та ун ел эшләдем, шуның һәрберсе үзенчәлекле, истәлекле. Беренче өч елда бездә зур төзелешләр булды. Ул вакытларда миңа бик күп һәм җаваплы эшләр тапшырылды. Миңа калса, куелган бурычларны үти алдым бугай.

– Үзегез өчен аеруча якын булган объектлар бармы?
– Алар шактый. Әлеге вакытта без утырган 272 бина ике катлы гына булырга тиеш иде, ләкин идеямне биргәч, килешеп, тагын ике катын сафка бастырдылар. Гомумән алганда, эш проектын эшләгән зур биналарның саны шактый күп. Әни кешегә бөтен баласы да кадерле булган кебек, миңа да аларның һәрберсе якын.

– Мавыгуларыгыз бармы?
– Чаңгыда шуарга яратам. Аннан соң шахмат белән мавыгам.

– Еш кына, химия белән бәйле заводларда эшләгән кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян килә, дигән фикер ишетергә туры килә. Сезнең моңа карашыгыз ничек?
– Мин аңа гадирәк карыйм. Эссе җәй көнендә Казанда иң авыр урын – тимер юлы вокзалы янында татар кызы сурәте төшерелгән бина яны. Анда һава бик начар. Ә заводлар элеккеге кебек зыянлы түгел инде. Минемчә, бу – эшләмәс өчен сәбәп табу гына. Уйлап карасаң, кухняда поварларның эшләре дә зыянлы бит.

– Хәниф Фаткулович, сез бүген бәхетлеме?
– Бәхет күпкырлы бит. Ул миңа күктән төшмәде. Кәҗә күпме генә тырышса да, сыердан артыграк сөт бирә алмый. Әгәр үзеңне министр итеп хис итә башласаң, эшеңдә дә ялгышлыклар җибәрә башлар идең. Шуңа күрә мин үземнең мөмкинчелекләремне дөрес файдаландым дип уйлыйм. Аллага шөкер, тормышта үкенерлек зур хаталар җибәрелмәде. Танышларым арасында тагын да зуррак уңышларга ирешкәннәр дә, тормыштан, эштән бик үк уңмаганнар да бар. Бәхетле булыр өчен, табигый сәләтләрнең булуы да кирәк. Минем, Аллага шөкер, хәтер яхшы булды. Мәктәптә укыганда бик күп татар, рус шигырьләрен яттан сөйли идем. Миңа математика бик җиңел бирелде. Шуңа күрә укыган чакта авыр булмады. Абыем Нияз да, бик яхшы укып, кандидат булды. Безнең замана авыр булды, укырга мөмкинлек булмады дип, замананы тәнкыйтьләргә ашыкмас идем. 80 яшь тулганда үзеңне шулай итеп хис итү – бу бәхет бит. Эшкә озатучы һәм каршы алучы, 54 ел янымда булган иптәшем исән-сау. Бу бәхет түгелме? Безне хөрмәт итүче, тормышта үз-үзләрен тапкан ике кызым, өч оныгым бар. Бу да зур бәхет бит инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэхмэт! Мэкалэ бик матур булып чыккан!

    Мөһим

    loading