16+

Ханым әзерләү ЫСУЛЫ

Ханым безнең кухняга көнчыгыштан кергән. Аны әзерләү бик ансат, ә иң мөһиме ул бик тәмле була.

Ханым әзерләү ЫСУЛЫ

Ханым безнең кухняга көнчыгыштан кергән. Аны әзерләү бик ансат, ә иң мөһиме ул бик тәмле була.

 

Безгә түбәндәге әйберләр кирәк булачак:

Камыр өчен:
2 стакан он
1/5 стакан су
2 аш кашыгы үсемлек мае

Эчлек:

700-800 г фарш
уртача зурлыктагы  4 баш суган 
1 зур кишер
тоз һәм борыч


1. Зур савытка он салып "иңкүлек" ясыйбыз һәм шунда су салабыз. Үсемлек маен өстәп камыр басабыз. Камырның өстенә каплап  читкә алып куеп “ял” иттерәбез . Шул арада эчлек ясыйбыз. 

2. Зур  кыргычтан кишерны кырабыз, суган турыйбыз. Барсын бергә табада кызыдырып алабыз. 

 

3. Фаршка тоз һәм борыч салабыз. '

4. Юка итеп җәелгән камыр өстенә фарш җәябез. 

5. Кишер белән суган катнашмасын ит өстенә  җәябез.

6. Рулет итеп  төрәбез

7. 5 сантиметр озынлыкта кисәбез.

8. Пешкәндә таралып китмәсен өчен һәркайсының өстенә аз гына баскалап чыгабыз. 

9. Иркен кырлы кәстрүлгә су салабыз, тоз, борыч һәм тәмләткечләр салып шулпа әзерлибез. Шуңа рулетларыбызны салып,  45 минут пешерәбез. Шулпага татлы борыч һәм помидор да турап сала аласыз. 
 Ашларыгыз тәмле булсын!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading