16+

Кешенең язмышы тугандагы авырлыгына бәйле

Америка галимнәре кеше язмышының тән авырлыгына бәйлелеген ачыклаган.

Кешенең язмышы тугандагы авырлыгына бәйле

Америка галимнәре кеше язмышының тән авырлыгына бәйлелеген ачыклаган.

Әлеге мәгълүматлар буенча, баланың авырлыгы 2500 граммнан кимрәк булса, аңа киләчәктә уңыш бик еш елмаймый икән.

Туганда җиңел массалы булган балаларның сәламәт булу мөмкинлеге 30 процентка кимрәк, имеш. Күп очракта бу проблема яшь арткан саен үсә генә бара – өлкән яшьтә әлеге күрсәткеч 70 процентка җитә. Мондый балалар башлангыч сыйныфларда математика, уку һәм башка төп фәннәрне авыр үзләштерә. Җиңел массалы балаларның өчтән бере урта белем алмый ди.
Галимнәр исәпләвенчә, туганда авырлыгы 2,5 килодан кимрәк булганнарның 25 яшьтә еллык кереме «нормаль» авырлыктагы яшьтәшләренекеннән 10,2 процентка кимрәк, 35 яшьтә – 15,6, ә 37-56 яшьләрдә бу күрсәткеч 22 процентка җитә.

Фото: laktacia.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading