16+

Кешеләргә ничек ошарга?

Тышкы кыяфәт белән. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, диләр бездә.

Кешеләргә ничек ошарга?

Тышкы кыяфәт белән. Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар, диләр бездә.

Әлеге гыйбарә ир-атларга да, хатын-кызларга да туры килә. Төрле тренинглар оештыручылар сүзләренчә, кешенең теше тигез, тән тиресе һәм чәче чиста булырга тиеш. Бу киемгә дә кагыла. Аның никадәр кыйммәт булуы мөһим түгел, ә менә чиста һәм үтүкләнгән булуы – шарт. Кием шулай ук урынына карап дөрес сайланган да булырга тиеш. 

Төгәллек белән. Берәү дә көтәргә яратмый. Шуңа да очрашуларга соңга калмаска тырышыгыз. Иң күбе 15 минутка соңга кала аласыз, әмма аннан да артыгракка түгел. Иң яхшысы – 5 минутка иртәрәк килү. Әгәр дә сез ир-ат икән, 10 минутка иртәрәк килегез. Эшлекле партнерлар белән сөйләшенгән вакытта очрашыгыз. 

Сөйләшү белән. Уртак танышларыгыз турында начар сүз әйтмәгез, гайбәт сөйләмәгез. Гомумән, ямьсез сүзләр ычкындырмагыз.
Ихласлык белән. Тик бу очракта артык гади һәм дөрес булу да кирәк түгел. Ихлас елмаю, шаян сүзләр белән сез кешене үзегезгә карата аласыз. 

Үзеңне яратуың белән. Хәзер бөтен психологлар да шуны әйтә: «Үзеңне яратырга кирәк». Син үзеңне яратмаганда, сине башкалар ничек ярата алсын. Монда сүз үзеңне югары кую, эгоизм турында бармый. Үзен яраткан кеше, гадәттә, аягында нык басып тора. 
Тыңлый белүең белән. Күп кеше үзләрен тыңлаганнарын ярата. Тыңлаган кыяфәт кенә чыгарып утырмагыз, ихластан булмаса, кеше бик тиз сизеп ала. Сораулар бирегез, кызыксынуыгызны күрсәтегез. 

Бәхәс белән. Кеше дөрес бәхәсләшә дә белергә тиеш. Кешене тыңлап, үз фикереңне әйтә, аны исбатлый да белергә кирәк. Сөйләшү сүз көрәштерүгә китсә, эмоциягә бирелә башласагыз, әңгәмәне туктатыгыз. Кеше белән яхшы мөнәсәбәт сакларга тырышыгыз. 

Юмор белән. Нинди генә очрак булса да, юмор хисле булу сезне һәрчак коткарачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading