16+

Кемероводагы фаҗигадә үлгән балаларга багышланган тетрәндергеч җырны тыңлаучылар саны яшен тизлегендә арта (ВИДЕО)

Композитор Максим Фадеев Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу үзәгендә корбан булган балаларга багышлап җыр иҗат иткән.

Аны социаль челтәрләрдә ике көн эчендә 1 миллион ярымнан артык кеше тыңлаган. Әлеге җырны композитор стриминг сервислар аркылы сатмый, ул аны махсус теләсә кем тыңлап, якыннары белән бүлешә алсын өчен шулай эшләгән.  

Ә җырны ул берничә ел элек дустының үлгән малаена багышлап язган булган. Кемероводагы хәлне ишеткәннән соң аннан дусты, әлеге җырны россиялеләр өчен җырлавын сораган.

25 март көнне Кемеровода янгын чыгып, 64 кеше һәлак булды, аларның күпчелеге балалар иде. 79 кеше әлеге фаҗигадә зыян күрде.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading