16+

Кемерово фаҗигасе сабак булырмы?

Кемеровода сәүдә үзәгендә булган фаҗига – Россиядә соңгы еллардагы иң зур янгыннарның берсе.

Кемеровода сәүдә үзәгендә булган фаҗига – Россиядә соңгы еллардагы иң зур янгыннарның берсе.

26 март иртәсенә билгеле булган мәгълүматлардан күренгәнчә, фаҗига килеп чыгуның өч сәбәбе карала: электр үткәргечләренең төзек булмавы, балалар үзәге мәйданчыгына ут төртү һәм балалар бәйрәме вакытында кабызылган шәмнәр.

Сәүдә үзәгендә янгын сүндерелгән, коткаручылар хәбәр итүенчә, 64 кеше үлгән, 6 кешене эзләү дәвам итә. Конструкцияләрне сүтү бик саклык белән эшләнә – бинаның тулысынча җимерелү куркынычы бар. Кемерово хакимияте белдергәнчә, киләчәктә бина тулысынча сүтеләчәк, аны алга таба да эксплуатацияләү мөмкин түгел. МЧС башлыгы сәүдә үзәгенә якын оешмаларга хезмәткәрләрен вакытлыча эшкә йөртмәвен сорап мәрәҗәгать иткән. Янгынны сүндерү 14 сәгать дәвам иткән.

Медицина ярдәме сорап 84 кешенең мөрәҗәгать итүе мәгълүм, шуларның тугызы токсикология бүлегендә кала бирә. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип хәбәр иткән Россиянең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Хәзергә иң авыр хәлдәгесе – дүртенче каттан сикергән 11 яшьлек малай. Янгында аның бөтен гаиләсе һәлак булган. Тагын бер авыр хәлдә булучы – шулай ук дүртенче каттан сикергән 18 яшьлек егет. Янгыннан соң тулы бер сыйныфның хәбәрсез югалуы да мәгълүм. Әлеге укучылар Кемеровога эксурсиягә шул өлкәнең Трещевский бистәсеннән килгән булган. Укытучы шул рәвешле балаларны яхшы укулары өчен бүләкләргә һәм каникул башлану белән котларга теләгән. Социаль челтәрләрдә бу уңайдан укытучының, балаларны кинозалда калдырып, сәүдә үзәге буйлап йөрүе турында язалар. Көчле төтен һәм югары температура булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр кинозалга хәтле барып җитә алмаганнар.

Кемероводагы фаҗигадән соң Владимир Путин бирегә МЧС башлыгы Владимир Пучковны җибәргән, премьер-министр Дмитрий Медведев бу уңайдан киңәшмә үткәргән. Янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүләр Кемерово өлкәсендә генә түгел, Сахалин, Хабаровск крае һәм башка регионнарда да булачак. Өлкә башлыгы Аман Тулеев үлүчеләрнең гаиләләренә 1 миллион сум күләмендә компенсация түләнәчәге турында хәбәр иткән, үлгәннәр арасында аның 11 яшьлек туганы булуы да билгеле.

Әлеге фаҗига чит илләрне дә битараф калдырмаган, якыннарын югалткан гаиләләрнең кайгысын уртаклашучылар арасында Әзәрбайҗан президенты Илһам Алиев, Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, Австрия канцлеры Себастьян Курц, АКШның Россиядәге элеккеге илчесе Майкл Макфол, Европа Советы генераль секретаре, Казахстанның парламент сенаты спикерлары бар. Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы шулай ук Фейсбукта кайгынамә урнаштырган, Мария Захарова бу фаҗигане барыбыз өчен дә сабак дип белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading