16+

Кем өчен җан атарга да белмәссең

Хоккейның башка лигаларында плей-офф уеннарына чыгу өчен көрәш барган бер чорда, Яшүсмерләр хоккей лигасында (ЮХЛ) ул башланып та китте. 

Кем өчен җан атарга да белмәссең

Хоккейның башка лигаларында плей-офф уеннарына чыгу өчен көрәш барган бер чорда, Яшүсмерләр хоккей лигасында (ЮХЛ) ул башланып та китте. 

Россия беренчелегенең Идел буе регионында быелгы сезонга 18 команда катнашырга теләк белдергән иде, алар, икегә бүленеп, үз төркемнәрендә һәрбер көндәш белән дүрт тапкыр очрашты. Сентябрьдән башлап, һәр команда 32 уен уздырды. Гадәттәгечә, Татарстан командалары бу регионда күпчелекне тәшкил итә: «А» төркемендә – «Ак Барс», «Ак Бүре», «Волна» һәм «Нефтехимик», «Б» төркемендә исә «Нефтяник» (Әлмәт) белән «Чаллы» командалары көч сынаша. Әлеге лигада Самара өлкәсеннән – ике, Түбән Новгородтан – өч, Оренбург, Саратов, Киров, Чувашстан, Удмуртия, Мордовия, Пензадан берәр команда чыгыш ясый.

«А» төркемендә, сезон башлану белән, Түбән Кама командасы турнир таблицасының беренче баскычына хуҗа булып, икенче этап башланганчы, бу урынны берәүгә дә бирмәде. Икенче-дүртенче урыннар өчен «Ак Барс», «Волна», Торпедо» арасында дәртле көрәш барса, турнирның аскы өлешендә беренче сигезлеккә эләгү өчен калган биш команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, Түбән Новгород өлкәсеннән «Алмаз» командасы ярышның икенче этабына үтә алмады. «Б» төркемендә исә хәлләр башкачарак – биредә Әлмәт хоккейчылары, башкалардан бик нык алга китеп, күптән инде плей-оффка чыгу хокукын яулады. Калган урыннар өчен башка командалар этап ахырына хәтле үзара тарткалашты. ЮХЛда беренче тапкыр гына көчен сынап караган «Мордовия» командасы, ярышларның финал өлешенә чыга алмыйча, уен сезонын тәмамлады. 

Регламент буенча, плей-офф уеннарында һәр төркемдә командалар турнир таблицасында алган урыннары буенча парлашып (1-8, 2-7, 3-6, 4-5 тәртибендә) өч тапкыр җиңгәнче уйныйлар, һәр тур саен катнашучылар саны ике тапкырга кими бара. Ярымфиналда төркемнәрдәге җиңүчеләр үзара берләшеп, шул ук система буенча Идел буе регионының җиңүчесен ачыклый. Регион буенча беренче-икенче урынны алган ике команда гомумроссия финалында уйнау хокукына ия булачак. 

Регламенттан күренгәнчә, 17-18 яшьлек хоккейчы егетләр лигасында бар да бик җитди. Әлеге лигада 18 яшькә чаклы гына уйнап була, шунлыктан быелгы сезон кайберәүләр өчен югарырак баскычларга – яшьләр яки югары лигага күтәрелер алдыннан әзерлек, үз-үзеңне сынап карау, осталыгыңны арттыру мөмкинлеге. Узган атнада булып узган плей-офф уеннары күпчелек хоккей сөючеләр өчен көтелмәгән сюрпризлар китермәде – сезон барышында турнир таблицасында өстә булганнар көндәшләрен бик авырсынмый гына отты. Бу атнада алар кабат очрашканнан соң, тагын сигез команда медальләр өчен көрәштән төшеп калачак. Әмма плей-оффның кызыклы ягы: биредә көчсез саналган команда да хәлиткеч этапта үҗәтлек күрсәтеп, ә көчлеләр үз көчләренә артык ышанып һәм тиешенчә уйнамыйча, нәтиҗә көтелмәгәнчә булырга мөмкин. Хоккей тарихында мондый күренешләр сирәк түгел. Ә яшүсмерләр лигасында андый хәлләр булырмы – монысын без якын арада белә алачакбыз.

Татарстан командалары беренче турларда ук үзара уйнап, берсе медаль көрәшеннән иртәрәк читтә калачак. Беренче турда Казанның ике командасы – «Ак Бүре» белән «Волна» – бер парга туры килсә, икенче төркемдә «Нефтяник» белән «Чаллы» көч сынаша. Бүгенге нәтиҗәләр һәм фаразлар буенча, икенче турда «Волна»ның көндәше «Ак Барс» булачак. Ә аларның кайсысы җиңә – шул икенче төркемнән Әлмәт хоккейчылары белән көч сынашыр, мөгаен. Менә шул ягы белән кызык инде ул спорт дигәннәре, кем өчен җан атарга да белмәссең.

фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading