16+

Кечкенә спортның зур мәшәкатьләре

Күпчелек зур спорт белән генә кызыксынып, теге яки бу команданың уңышларына сөенеп, җанын «атып» яши. Шул ук вакытта, параллель рәвештә үз агымы белән ага торган балалар-яшүсмерләр спорты да бар, анда бөтен нәрсә дә шул ук, шундый ук тәртип-кагыйдәләр, дәртле көрәш, бары тик төп рольләрне башкаручылар гына кечерәк.

Кечкенә спортның зур мәшәкатьләре

Күпчелек зур спорт белән генә кызыксынып, теге яки бу команданың уңышларына сөенеп, җанын «атып» яши. Шул ук вакытта, параллель рәвештә үз агымы белән ага торган балалар-яшүсмерләр спорты да бар, анда бөтен нәрсә дә шул ук, шундый ук тәртип-кагыйдәләр, дәртле көрәш, бары тик төп рольләрне башкаручылар гына кечерәк.

Зур спортка караганда, балаларныкы кызыграк, анда ихласлык күбрәк. Җанатарлар да (болары инде әти-әниләр) бердәмрәк, алар зур бер гаилә кебек. 

Гаилә булгач, аның эчендәге һәрбер вакыйгадан һәркем хәбәрдар, барысы да бөтенесен белеп тора. Үзара мәгълүмат-яңалык алышу бар, теге яки бу командада кем дә булса бәхетсезлеккә юлыкса, бу хәбәр яшен тизлегендә тарала, мөмкин булган хәтле ярдәм итәргә тырыша халык.

Узган елгы сезонда Подольск шәһәре командасында килеп чыккан бәхетсезлек хоккей сөючеләрне тетрәндерде. Берничә яшүсмер өйрәнүләрдән соң мөнәсәбәт ачыкларга керешкән, бу хәл сугышка хәтле барып җиткән, нәтиҗәдә шуларның берсе – 14 яшьлек Игорь Солнцев (исем-фамилиясе үзгәртелде. – Ф.М.) үлгән. Шушы кыска гына мәгълүматтан башка беркем берни белми иде әле ул чакта. Берничә көннән мәгълүматларның яңалары пәйда булды. Игорь – Питерда туып-үскән, шунда биш яшеннән хоккей белән шөгыльләнә башлаган. Үз командасында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, әйдаман булган яшь спортчы, хоккей карьерасын дәвам итү теләге белән, Мәскәү өлкәсенә күчеп килә. Күп очракта яңа гына килгәннәргә командага ияләнү, төп составка эләгү җиңел түгел. Гадәттә беренче ел шул ияләнү белән үтеп китә. Ә Игорь нәтиҗәле уен күрсәтә, тренер аны беренче бишлеккә куя, ә аңа хәтле шунда уйнаган ике уенчыны арткарак күчерә. Әлеге ике егет Орел шәһәреннән килеп, бу командада ике ел уйнаган, ә Игорьның беренче елы гына, берәүләр фаразы буенча, низаг шуның нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Әйдаманнарның берсе Солнцев белән мөнәсәбәт ачыклый башлый, аларны аерырга дип тыгылган икенчесе Игорьның күкрәгенә ике тапкыр суга. Солнцев егыла, авыз-борыныннан күбекле кан килә, тренер белән табибларның тырышулары ярдәм итми. Бераздан соң икенче версия яңгырады – Солнцев үзе сугыша башлаган һәм, егылганда, башы белән урындыкка бәрелгән. Ә экспертиза нәтиҗәсе – яшүсмер ОРВИдан соң тулысынча савыгып бетмәгән һәм үпкәләре шешүдән үлгән. 

Бу команданың тренеры белән мондый күңелсез хәл икенче тапкыр кабатлана инде. 2016 елда, Мәскәүдә спорт мәктәбендә эшләгәндә, өстәмә өйрәнүләр тәмамланганнан соң бер яшүсмер капка янындагы алкаларны җыярга дип иелә, икенчесе шул вакытта алканы капка ягына сугып җибәрә. Алка тегесенең баш түбәсенә эләгә, бу очракта да яшь спортчыны саклап кала алмыйлар. Күнегүләр тәмамлангач кына түгел, уен вакытында судья сыбызгысын сызгырткач та, капка ягына сугарга ярамый, моның өчен штраф бирелә. Бу кагыйдәләрне балаларга тренер кече яшьтән үк аңлатып, сеңдереп барырга тиеш. Аңлаткан өстенә дә аның сүзләрен колакка элмиләр икән, димәк, аның абруе юк һәм аңа тренер булып эшләргә кирәкми. Очраклылыкмы болар, әлеге тренерның игътибарсызлыгымы, өлкәннәрнең салкын карашымы? Кемне дә булса гаепләмичә, әлеге бәхетсезлекләрнең сәбәпләрен генә ачыклап карыйк. 

Подольскидагы күңелсез хәлдән соң шактый вакыт узды, әмма нокта куелмаган әле һаман. Интернет-форумнар шулхәтле гөрләде: берәүләр «Витязь» командасын куып таратырга, тренерны балалар янына бүтән беркайчан да якын китермәскә дисә, икенчеләре, билгеле ки, тренерны яклады. ЦСКА уенчысы белән Солнцевның әти-әниләре, берләшеп, хәлне һәм гаеплеләрне ачыклау өчен ахыргача көрәшәчәкләре турында белдергәннәр иде. Социаль челтәрләрдә шул команда малайларының үзара сөйләшкәннәре тиз арада юкка чыкты, кемдер өчен дөреслекне яшерү кирәк иде булса кирәк. Шул ук әти-әниләр сүзләренчә, шаһитлар белән тренерның сөяркәсе «нәтиҗәле» эш алып барган. Шундый заманнарга килеп җиттек – спортта ниндидер сөяркәләр дә аерым статуска ия!

Кайбер мәгълүматлар буенча, Игорь белән сугышкан бер малай иптәшләреннән ике яшькә олы, ялган документлар белән, ул шул яшьтәгеләр командасында уйный. Балалар спортында яшьне киметеп язу дигән ямьсез күренеш, сирәк булса да, бар. Бөтен нәрсә дә сатыла торган заманда моңа аптырыйсы юк. Бүтәннәрдән бер башка озынрак, күп очколар җыючы «яшәйтелгән» уенчыларга Солнцев кебекләрнең алгарак чыга башлавы, әлбәттә, ошамый. Дөрес булса, шул ук форумчылар сүзләренчә, әлеге өлкәнрәк малайның әтисе – Мәскәү янәшәсендәге бер шәһәрнең криминал авторитеты.

Малайлар сугышмыйча тормый, билгеле. Аның сәбәпләре дә төрле булырга мөмкин, әмма команданың төп составына эләгү йодрыклар ярдәмендә хәл ителә икән, бу, иртәме-соңмы, бәхетсезлеккә китереп чыгара – Подольскида булган хәл шуның ачык мисалы. Кайбер тренерлар хәлне үзләре дә катлауландыра. Алда атап үтелгән яшь киметү, өстәмә күнегүләргә акча җыю, әти-әниләр арасында киеренке мөнәсәбәт, балаларның һәм әти-әниләрнең дә ул мөнәсәбәтләрне йодрыклар ярдәмендә ачыклавы... Бу исемлекне дәвам итмәсәң дә, шактый күңелсез һәм куркыныч күренешләр бәйләме килеп баса. Көчле шәхес, спортчы, җиңүче тәрбияләмәүче, ә бары тик әти-әниләрдән мөмкин булган хәтле күбрәк акча каеру өчен генә йөргән тренерлардан тыш, шөкер, чын остазлар, үз эшләрен яратучы һәм җаны-тәне белән шуңа бирелгәннәрнең булуы гына өмет чаткысы уята бераз. Шундыйларга эләгә алу – ярты бәхет. 

Әти-әниләрнең гаебе дә, һичшиксез, юк түгел. Трибунадан «Бәреп ек!», «Өзеп ташла!» дип кычкырулар әле ул чүп кенә һәм алар медальнең начар ягына керми дә. Спортны спорт булганы өчен генә яратучы ата-аналар азая, балаларына киләчәктә акча эшләү чарасы буларак караучылар арта бара һәм алар бу максатка ирешүнең төрле юлларын таба. Хәзерге яшь спортчыларның әти-әниләренә уртача 30-45 яшь, алар үз дигәннәренә бугаздан эләктереп, танауга тондырып, акчасы булса – «төртеп», сатып алып ирешелгән 90нчы елларда үскән. Кертмәгән җиргә үтеп, шунда төрле алымнар кулланып берегеп калу – андыйлар өчен нормаль күренеш. Әлеге тәртипләрне алар бүген дә кулланырга тырыша. Гадәти тормышта болай ук булып бетә алмый, кануннар күп нәрсәне тезгененнән ычкындырмый, ә спорт өлкәсендә 90нчы еллар алымнарын куллану җаен таба. 

Һәрбер спорт мәктәбенең дә бай спонсорлары юк, ә ата-аналар исәбенә яшәүче балалар командасы, гадәттә, кереме уртачадан югары булганнарның балаларыннан төзелә. Уртачадан түбән була алмый – очын-очка ялгаучылар өчен бу бик кыйммәтле шөгыль. Мөмкинлеге булганнар тренерлар белән акча мәсьәләсен башта ук хәл итеп куя – өстәмә өйрәнүләр өчен башкалардан күбрәк түли һәм бу аның баласына игътибарны арттыру, нәтиҗәлерәк эшләү һәм төп составка эләгү өчен сәбәп булып тора. Калганнары йә түзә алмыйча китеп бара, йә күз йомарга тырыша һәм яхшыга өметләнеп яши, өченчеләре көрәш башлый. Әмма системага каршы көрәшеп булмый, бу очракта баланың психикасы гына зыян күрә, яшь спортчылар, команда буларак оешу урынына, үзара сугыша. Кайбер очракта моның үлемгә дә китереп җиткергәнен белдек инде. 

Көчлеләр һәрчак җиңеп чыга. Йә табигатьтән бирелгән сәләте белән үз эшенең остасы булганнар, йә акчалы мажорлар. Кызганыч, соңгылары күбрәк һәм алар беренчеләренең урынын били, нәтиҗәдә, үзе дә бернигә ирешми, ирешә алырлыгының юлларын бикли. Барысы да тигез шартларда, бертөрле игътибар белән үсеш алганда, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрен тәмамлап чыгучылар арасында профессионал дәрәҗәсенә күтәрелүчеләр күбрәк булыр иде. Система үзгәрми торып, балалар-яшүсмерләр спортына йөз белән борылмаганда, ниндидер нәтиҗәләр, уңышлар турында сөйләп тору урынсыз. Бу өлкәдә җитди үзгәрешләр булсын өчен, тагын күпме баланың гомере өзелергә тиеш?.. 

фото: letidor.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading