16+

«Кече гөнаһлар ике намаз арасында гафу ителә»

Ислам динендә кешенең иминлектә яшәве, бәла-казалардан котылуы, ризыгының бәрәкәтле булуы турыдан-туры истигъфар белән, ягъни Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорау белән бәйле. Истигъфарның калган фазыйләтләре турында исә без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән сөйләштек.

«Кече гөнаһлар ике намаз арасында гафу ителә»

Ислам динендә кешенең иминлектә яшәве, бәла-казалардан котылуы, ризыгының бәрәкәтле булуы турыдан-туры истигъфар белән, ягъни Аллаһтан гөнаһларын гафу итүне сорау белән бәйле. Истигъфарның калган фазыйләтләре турында исә без «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән сөйләштек.

– Коръәннең «Әнфәл» сүрәсендә: «Аллаһ аларны араларында син (Мөхәммәд Пәйгамбәр) булганчы һәм гөнаһлары өчен гафу сораганчыга хәтле газапламаячак», – дие­лә. Ибн Габбәс (р.г.) әйтүенчә, кешеләрдә ике иминлек чыганагы бар иде: Аллаһның пәйгамбәре һәм гөнаһларны гафу итүне сорау. «Әмма пәйгамбәр инде арадан китте, ә Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорау кыямәт көненә хәтле калачак», – ди ул. Адәм баласы бу мөмкинлекне кулыннан ычкындырмаска тиеш, һәр гөнаһтан соң Раббыбыздан гафу сорарга, аның өчен чын күңелдән үкенергә һәм аны кабатламаска тырышырга кирәк. Аллаһ кемнедер яки нәрсәнедер Үзенә тиң күрүдән башка бөтен гөнаһларны гафу итә ала. Тик бу гөнаһ эшләүне дәвам итәргә дә ярый дигән сүз түгел. Һәр очракка Аллаһ хөкемне Үзе чыгара. Бары тик тәүбәгә килергә һәм аны кабатламаска кирәк.

– Гөнаһларны олы һәм кечке­нәләргә бүлеп карыйлар. Олыларына нәрсәләр керә?
– «Нәҗем» сүрәсенең 32нче ая­тендә: «Ул хак мөэминнәр олы гөнаһлардан вә фәхеш эшләрдән сакланырлар, мәгәр кечкенә гө­наһларны эшләсәләр, тәүбә итәрләр», – диелә. Шуңа таянып, галимнәр аларны олыга һәм кечкенәгә бүлде. Коръәндә без сакланырга тиешле, аның өчен бу яки теге ­дөньяда махсус җәза каралачагы турында кисәткән, Алланың ләгънәте белән куркытылган гөнаһларны галимнәр олы гөнаһлар итеп аерып карый. Пәйгамбәребезнең дә бер хәдисендә олы гөнаһлар турында әйтелә. Алар: Аллаһыга ширек китерү, сихер-багучылык белән шөгыльләнү, кеше үтерү, ятимнәр малын ашау, сугыш кырыннан качу, хаксызга мөэминә хатын-кызларны зина кылуда гаепләү, риба ашау, ата-ананы хөрмәтләмәү, ялган шәһадәт бирү һәм Алланың рәхмәтеннән өмет өзү. Кече гөнаһлар өчен аерым җәза төрләре каралмаган, әмма Пәйгамбәребез аларны тыйган. Кече гөнаһлар ике намаз, җомга белән җомга, рамазан белән рамазан ае арасында гафу ителә. Гөнаһларның кеше хакы белән бәйле булганнары да бар. Әйтик, кешене рәнҗетү, аның малын урлау, гайбәтенә керү. Әгәр дә шул кеше белән бәхилләшмәсәң, Аллаһы Тәгалә синең гөнаһларны гафу итми.

– Кешегә, мин синең гайбәтеңне саткан идем, кичер, дисәң, аның белән аралар да өзелергә мөмкин бит...
– Андый вакытта син ул кешене башкалар янында мактарга, дә­рәҗәсен күтәрергә, аның өчен дога кылырга тиешсең. Бу синең тәүбәң булачак. Гайбәтнең үзенә килгәндә, аңардан, зинһар, тыелыгыз, чөнки гайбәтенә кергән кешегә үзегезнең изге гамәлләрегезне бирәсез булып чыга. Габдулла ибне Мөбарәк, әгәр дә гайбәткә керәсе булсам, әти-әнием турында сөйләр идем, минем савапларым аларга күчәр иде, ди. Пәйгамбәребез, телен күрсәтеп, шуның гөнаһыннан сак­ланыгыз, дип кисәткән.

– Кешенең изге һәм начар га­мәлләрен ике ягындагы ике фә­рештә язып бара. Уң ягындагы фәрештә кешенең тәүбәгә килгәнен көтеп торамы, әллә шунда ук сырлап куямы?
– Бер хәдистә аңлашылганча, гөнаһларны язучы фәрештә, тәүбә итмәсме икән дип, алты сәгать язмыйча көтеп торыр. Аллаһы Тәгалә дә, бәндәм гафу сорар дип, иртән үзенең рәхмәт кулын кич белән гөнаһ кылучыга, кичен көндез гөнаһ кылучыга сузып торыр. «Зүмәра» сүрәсенең 53нче аятендә дә: «Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез. Дөрес­тән дә, Аллаһ – тәүбә ителгән барча гөнаһларны ярлыкаучы. Ул – гафу итүче, мәрхәмәтле», – диелә. Алты сәгать узып гөнаһ язылган булса да, тәүбәсе кабул ителсә, Аллаһы Тәгалә аны сызып ташлый.

– Гөнаһлар кичерелсен өчен, көненә йөз тапкыр әстәгъфируллаһ дип әйтү дә җитә, имеш?
– Пәйгамбәребез дә шулай эшләгән. Галимнәрдән, без башта йөз тапкыр сөбханаллах, әлхәмдүлилләһ дип әйтикме, әллә әстәгъфируллаһ диикме, дип сорагач, алар, башта күлмәкне юалар, аннары гына хушбуй сибәләр, ди. Димәк, башта йөз тапкыр әстәгъфируллаһ дияргә кирәк. Әбү Хөрәйра исемле сәхабә, кич белән йокларга ятканчы, унике мең тапкыр әстәгъфируллаһ дип әйтә торган була. Ни өчен шуның кадәр әйтәсең дип сорагач, гөнаһларыма карап, ди. Әмма бу сүзне кешеләр чын күңелләре белән үкенеп әйтергә тиеш. Истигъфар ул – тел белән Аллаһтан гафу итүне сорау һәм йөрәк белән гөнаһ кылмыйм дип сүз бирү.

– Чирләгән кешенең гөнаһлары ярлыкана дигәнне ишеткәнем бар, ул сүз дөресме?
– Пәйгамбәребез дә, авырган кешегә, борчылма, пакьләнү булсын, дия торган булган. Кешегә нинди генә авыру килмәсен, нинди генә борчу-кайгысы булмасын, гөнаһлары ярлыкана. Хәтта бармагына шырпы керү дә гөнаһларыннан азат итә, дигән Пәйгамбәребез. Сынаулар-авырлыклар кичергән кеше дә гөнаһлардан арыначак, иншалла. Кеше үзенә сынау яки авыру килсә, гөнаһым өчен дип кабул итсен һәм истигъфар кылсын, ул аны һичшиксез изгелеккә алып барачак. Ә менә авыру кеше турында Аллаһ моны җәзалый икән дип уйларга тиеш түгелсең. Аллаһ аның дәрәҗәсен арттырырга тели, шуңа сыный дип уйласын.

– Хаҗга барып кайткан кеше яңа туган гөнаһсыз бала кебек була, диләр. Ел буе начар гамәлләр кылып, аннары махсус хаҗга барып, гөнаһыңны юган сыман булмыймы бу?
– Кайбер галимнәр моны кече гөнаһларга гына кагыла дип саный. Шул ук вакытта, синең хаҗың кабул буласына кем гарантия бирә соң? Пәйгамбәребез, хаҗы кабул булса, анадан туган сабый кебек кайтыр, ди. Аннары сез әйткән ният белән генә барылган хаҗның кабул булуы икеле.

– Истигъфар кылуның билгеле бер вакытлары бармы?
– Гөнаһ эш эшләдең икән, тизрәк тәүбәгә кил, яхшы гамәл кыл. Кайбер хәдисләрдә ике рәкәгать тәүбә намазы укырга кушыла. Гөнаһ кылдым да, бернәрсә булмады, дип йөрергә кирәкми. Алар өчен, асылда, кыямәт көнендә җавап бирәсе була. Изгелек өчен савап бу дөньяда да, кыямәт көнендә дә биреләчәк. Аллаһы Тәгалә бигрәк тә тәкәббер кешеләрне яратмый. Кыямәт көнендә аларны ул кырмыска кебек кечерәйтеп китерер ди. Гөнаһ кылып үлеп киткән кеше шул рәвешендә терелтеләчәк. Әйтик, аракы эчеп утырганда үлеп киткәнсең икән, исерек кыяфәтендә торгызылачаксың.

Фото: info-islam.ru

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading