16+

Казаннан 853 кызны «алып киткәннәр»

Бер үк куркуга төшмәгез! Җинаять гамәле түгел бу, ә мәхәббәт эше. Узган ел башкалада чит ил һәм безнең гражданнар арасында 853 никах теркәлгән.

Бер үк куркуга төшмәгез! Җинаять гамәле түгел бу, ә мәхәббәт эше. Узган ел башкалада чит ил һәм безнең гражданнар арасында 853 никах теркәлгән.

– Кияүгә чыгып, чит илгә киткән кызларыбыз да бар, әлбәттә. Ләкин, чит ил гражданнары белән теркәлгән никахтагы яңа гаиләләрнең зур күпчелеге Казанда калды, – дип тынычландырды шәһәрнең ЗАГС идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина.

Казан кызларының чибәрлеге бөтен дөньяга мәгълүм. Армения, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Украина, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан һәм Грузия кешеләре – күптәнге туганнарыбыз. Хәзер Австралия, Бельгия, Англия, Германия, Канада, Мексика, Кытай, Финляндия, Нидерланд, Франция, Словакия, Швейцария, Эстония, Босния һәм Герцеговина гражданнары белән дә гаилә кора башлаганбыз.
– Казан җиңел мохите белән күңелләрне үзенә тартып тора. Узган ел Мәскәүдән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан, Киров һәм Ульяновск өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Нижневартовск һәм Сургут шәһәрләреннән 300 пар үзләренең никахларын махсус Казанга килеп теркәде, – дип сөйләде Римма Миңнуллина “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Татарстан башкаласында узган ел 21 888 бала туган, бу аннан алдагы елдан 10,9 процентка азрак.
– Бүген 1990 елларда туган балалар үсеп җитеп, үзләре бала алып кайта башлады. Туксанынчы елларда гаиләдә бер бала иде инде, ике балалы гаиләләр сирәк иде, ә өченчесее турында уйламадылар да. Балалар аз туган шул елларның чагылышы бу. Яшь гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә хәзер. Балалар туу күрсәткече яхшырачак, – дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин.

Узган ел Казанда барлыгы 11378 никах теркәлгән, кызганыч, 4631 аерылышу булган. Гариза тапшырган 128 гаиләгә кабат мәхәббәт җылылыгы кайткан, гаризаларын кире алганнар.

Әминә, Ясминә, Амелия исемнәрен еш куша башлаганнар. Урамда берәрсе Боб-Багратион яки Ангел, дип кычкырса, гаҗәпләнмәгез – андый исемнәр кушучылар да бар икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading