16+

Казандагы совет ашханәсендә 1961 елгы акчалар белән түләргә була

Ленин, урак һәм чүкеч сурәте, Кызыл байрак... Болар тарихта калмаган икән әле. Казанда республикада бердәнбер совет ашханәсе эшли. Анда совет заманы мохите хөкем сөрә. Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан, ашханәдә хәтта совет заманындагы акчалар белән түләргә була.

Казандагы совет ашханәсендә 1961 елгы акчалар белән түләргә була

Ленин, урак һәм чүкеч сурәте, Кызыл байрак... Болар тарихта калмаган икән әле. Казанда республикада бердәнбер совет ашханәсе эшли. Анда совет заманы мохите хөкем сөрә. Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы уңаеннан, ашханәдә хәтта совет заманындагы акчалар белән түләргә була.

– 1961 елдан соң чыккан барлык акчаларны кабул итәбез. Әйтик, 150 сум акчагыз бар ди, бүгенге акчалар белән исәпләп, шул суммадагы ризыкны алырга була. Әлеге акция 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иске акчаларны әлегә нишләтәсен уйлаганыбыз юк, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, халыкны җәлеп итүнең, күңел ачуның бер ысулы инде бу, – ди кассадагы кызлар.

Бөек Октябрь революциясе көне календарьда кызыл белән язылмаса да, ул элеккеге буын кешеләренең йөрәгендә зур бәйрәм буларак уелып калган. Элек авылларда «колхоз аш»лары, уңыш бәйрәмнәре уздырганнар. «Балтач районының Арбор авылында колхоз һәр кешегә ярма, ит, чәй бирә иде. Аннары һәр төркем – балалар, мәктәп укучылары, әбиләр, яшь парлар – шул ризыклардан өстәлләр әзерләп, бәйрәм уздыра идек», – дип искә ала коллегам Зөлфия Хәлиуллина. 7 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Октябрь революциясе көнен, мәктәптә укыган чакта, үзебез дә Октябрь бәйрәме буларак билгеләп үтә идек. Түшемә йолдыз значогы тагып, пионер галстугы белән йөргән чакларны да хәтерлим. Совет заманындагы акчаларны да әнием кадерләп саклый. Аларның бүген дә кирәге чыгуы бар дип кем уйлаган?

Совет ашханәсенә килгән чит ил студентлары, ярты залны тутырган «Леруа Мерлен» кибете хезмәткәрләре, яшь буын стенага эленгән кызыл йолдыз, флаг, байрак рәсемнәрен, «Иптәшләр, ашаганчы, кулыгызны юыгыз» кебек лозунгларны аңламый, әлбәттә. Шулай да Ленин сыны, совет заманыннан калган радиоалгыч янына басып, фотога төшәләр, 1975 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда барган язмаларны телевизордан кызыксынып карыйлар.

Ашханә элек «Добрая» дип аталган. Моннан ике ел элек «Советская» дип үзгәртелгән. Исеменә җисеме туры килеп тора. Совет заманындагы бәяләр сакланып калган диярсең: «Большевичка» котлеты – 38 сум, «Комсомолький» салаты – 9 сум, эремчек белән каймак – 15 сум, «Серп и Молот» ашы – 15 сум, борчак боткасы – 9 сум, «Красное знамя» соусы – 3 сум, җиләк-җимеш компоты – 10 сум, туңдырма – 27 сум. Кыскасы, салат, борчак ашы, сосиска белән токмач,баллы чәй,ипи кергән бер әбәтне 58 сумга да алырга була. «Совет ашханәсе»ндә менә шундый революция, җәмәгать.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading