16+

Казан циркы манежына беренче тапкыр каз белән үрдәкләр чыгачак

Яңартылган Казан циркы үзенең ишекләрен 17 март көнне ачачак.

Яңартылган Казан циркы үзенең ишекләрен 17 март көнне ачачак.

Төзекләндерү барышында циркта нәрсәләр эшләнгән, ремонт эшләре ничә сумга төшкән, тамашачыларны нәрсәләр белән сөендерәчәкләр? Цирк директоры Дамир Шәрифуллин журналистларга шул хакта сөйләде.  

– Циркта төзүчеләр кулы тимәгән бер генә җир дә калмады. Манеж да, фойе, урындыклар, түшәм, гардероб, җәнлекләр өчен вольерлар, грим бүлмәләре дә – барысы да яңа. Бәдрәфләр санын да арттырдык. Ремонт эшләре унбер ай барды. Бу планлаштырылган вакыттан күбрәк булып чыкты. Шулай ук тотылган акчалар санында да шактый үзгәреш булды. Ярты миллиард сум китәр дигән идек, бер миллиардка якын акча китте. Болар барысы да республика бюджетыннан бирелде. Ут һәм тавыш кую җайланмалары гына да йөз миллион сумнан артык тора. Аның каравы, мин төзекләндерелгән дүрт циркта булып, карап кайттым. Иң яхшысы – безнеке. Тагын бер мөһим яңалык – кондиционерлар һәм вентиляция системасы куелды, алар элек бөтенләй юк иде. Хәзер бездә ят исләр булырга тиеш түгел. Фойеда зур кызыл чүлмәкләрдә яшел гөлләр күбәйде, сату урыннары заманчалаштырылды, уңайлы йомшак кәнәфиләр куелды, – дип сөйләде цирк директоры.

Моннан берничә ай элек цирк эчендәге табличкаларга татарча язылмаган дигән сүзләр таралган иде, аларны да рус һәм татар телләрендә язып элгәннәр.

Узган ел 50 еллык юбилеен билгеләп узган цирк яңа сезонын Россия дәүләт циркының “Фиеста” дигән программасы белән ачачак. Анда атлар да, этләр, аюлар да чыгыш ясаячак. Беренче тапкыр Казан циркы манежына каз белән үрдәкләр дә чыгачак. Дамир Шәрифуллинның сүзләренә караганда, каз белән үрдәкләр чыгышы Казан циркы тарихында беренче тапкыр күрсәтелә.

– Труппаның туксан проценты Төмән, калган ун проценты Киров артистларыннан тора. Билетлар бәясе – 400-1300 сум. Биш яшькә кадәрге балалар бушка керә. Башка шәһәр циркларына өч яшькә кадәр генә түләүсез керәләр, – диде ул.

Журналистларны яңартылган бинаның ничек итеп сынау узачагы да кызыксындырды. Тарихтан билгеле булганча, цирк 1967 елда төзелеп бетә һәм аның ныклыгын сынар өчен 2500 солдатны китерәләр. Архитекторлар белән проектчылар гөмбәз астына, ә солдатлар тамашачылар залына кереп баса. Аннары бергәләшеп залдан чыгып китәләр. Конструкция нык булып чыга.

– Бу юлы андый сынаулар булмаячак, – дип елмайды Дамир Шәрифуллин. – Бинаны 140 мең сум түләп тикшерттек, барысы да әйбәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading