16+

Казан марафоны: әбиләр дә, бәбиләр дә йөгерде

1974 елда башланган Казан марафоны инде өч ел рәттән яңартылган форматта үткәрелә. Узган ел әлеге марафоннан соң Казан Россиянең йөгерүче башкаласы исемен алды.

Казан марафоны: әбиләр дә, бәбиләр дә йөгерде

1974 елда башланган Казан марафоны инде өч ел рәттән яңартылган форматта үткәрелә. Узган ел әлеге марафоннан соң Казан Россиянең йөгерүче башкаласы исемен алды.

20 май иртәсендә стартка 10 меңнән артык кеше басты. Шунысы кызык: марафонда катнашучыларның 60 процентын читтән килгән һәвәскәр спортчылар тәшкил иткән. Халыкны спорт бәйрәме белән тәбрикләргә килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә өч чакрым аралыкны йөгерде.
– Бүген – Казан марафоны бәйрәме. Бүген без барыбыз да үз дистанциябезне, үз мөмкинлекләребезгә туры китереп үтәчәкбез. Быел марафонга 10 мең кеше җыелган, киләсе елга бу санны өч тапкыр арттырырга кирәк. Шуңа күрә 2019 елда бирегә дусларыгыз, туганнарыгыз, балаларыгыз белән килегез, – дип халыкны өндәде Президент.

Стартка басканчы, ул марафонның иң олы катнашучысы – 90 яшьлек Әхмәт Сираҗиевны бүләкләде. Спортчы әле хәзер дә ветераннар арасында җиңел атлетика һәм чаңгы ярышларында актив катнаша.
– Йөгерү теләсә кайсы спортның нигезе булып тора. Начар йөгерәсең икән, димәк, синнән яхшы футболчы, яхшы хоккейчы чыкмый. Шуңа күрә җиңел атлетика белән шөгыльләнегез, ул сезгә сәламәтлек һәм шатлык китерер, – ди Әхмәт Сираҗиев.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, 42,2 чакрым ераклыкка шулай ук 78 яшьлек бер «кыз» йөгергән. «Минем аңа әби дип әйтергә тел әйләнми», – дип елмайды министр. Владимир Леонов үзе дә «ярыммарафон», ягъни 21,1 чакрым аралыкны узды.

– Кыш көне чаңгыда шудык, хәзер йөгерәбез, тиздән йөзә башлыйбыз. Аннан соң триатлон башлана. Кышка сноуборд, тау чаңгысы спорт төрләрен үстермәкче булабыз. Казанда спорт үзе бер трендка әверелде. Быел бездә Казан марафоны кебек барлыгы 18 ярыш узачак. Алар барысы да «Тимер-men» исеме астында оештырыла, – ди Владимир Леонов.
Марафонда Рөстәм Миңнеханов белән бер сафта Матч ТВ федераль спорт каналының генераль продюсеры Тина Канделаки да йөгерде.
– Күп кенә чиновниклар спорт чаралары башланыр алдыннан халыкка «без сезнең белән!» дип әйтәләр дә каядыр китеп югалалар. Ә сез, Рөстәм Миңнеханов, матур сүзләр сөйләп кенә калмыйсыз, үз мисалыгызда халыкны спорт белән шөгыльләнергә өндисез, – дип, Татарстан Президентын очындырып җибәрде танылган журналист.
Киләсе елга Тина Канделаки Казан марафонында 10 чакрым аралыкны йөгерергә сүз бирде. Спортчы үзе әле даими йөгермәсә дә, актив рәвештә кроссфит белән шөгыльләнә икән.
VIP-йөгерүчеләр арасында Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, аның урынбасары Дамир Фәттахов, «Рубин» капкачысы Сергей Рыжиков, Олимпия чемпионы Ульяна Донскова да бар иде.
Марафонда җиңүчеләрнең берсе финишка иң беренче килеп кенә калмады, йөрәк янында ун чакрым саклап йөгергән йөзеген йөргән кызына кидереп, аңа кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясады. Ул нәкъ менә сөйгәненә тәкъдим ясау өчен җиңүгә омтылган икән.

Ел саен Казан марафоны нинди дә булса берәр социаль проблема күтәреп чыга. Беренче елны ул «Үзеңне сынап кара» шигаре астында СПИД/ВИЧ авыруларына каршы чыкты. 2017 елда, Экология елы уңаеннан, Кызыл китапка кертелгән ак барсны саклап калу өчен акча күчергән. Быел исә Республика балалар клиник хастаханәсенә караган Рональд Макдональд исемендәге әти-әниләр һәм балалар өчен бушлай кунакханә фондына ярдәм итәләр. Йөгерү өчен түләнгән акчаларның 7 проценты әлеге фонд исеменә күчереләчәк.
Бу көнне марафонга Казан гына түгел, Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр 14 шәһәр кушылды. Шуңа да быел 20 майны Россиякүләм йөгерү көне дип тә әйтеп булачак.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading