16+

Карсыз кышның уҗым культураларына зыяны юкмы? (БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ)

Әлегә кыш мул карлары белән әллә ни кинәндерми. Басу-кырларда да кар катламы калын түгел. Көзен уҗым культуралары да узган елга караганда соңрак чәчелгән иде. Бүген аларның хәле ничек икән соң?

Карсыз кышның уҗым культураларына зыяны юкмы? (БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ)

Әлегә кыш мул карлары белән әллә ни кинәндерми. Басу-кырларда да кар катламы калын түгел. Көзен уҗым культуралары да узган елга караганда соңрак чәчелгән иде. Бүген аларның хәле ничек икән соң?

Татарстанда уҗым культуралары 494 мең гектар мәйданда чәчелгән. Белгечләр әйтүенчә, аларның актив вегетация вакыты 20 октябрьдә төгәлләнде. Бу, узган ел белән чагыштырганда, ун көнгә соңрак булды.

– Моның зыян салырлык куркынычы юк. Гомумән алганда, вегетация төгәлләнгәндә уҗым культуралары яхшы һәм яшь үрентеләр үсеп чыгу фазасында иде, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко.

Аның әйтүенчә, Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы белгечләре шушы көннәрдә генә районнарга чыгып, җир катламын алып, тикшерү үткәргәннәр. Анализ нәтиҗәләре буенча, республикада уҗым культураларының 4 проценты үлгән.

– Бу күрсәткечләр нормада. Хәзерге вакытта уҗым культуралары яхшы хәлдә. Кар катламы 13-28 сантиметрны тәшкил итә. Ә 2017 елда бу күрсәткеч ике тапкырга күбрәк иде. Норма исә 13-30 сантиметр санала.

Хәер, шәхсән үземнең, уҗымнарга 20-45 сантиметр калынлыгындагы кар катламы кышлау өчен уңайлы санала, дигән фикер дә ишеткәнем бар. Калын һәм тыгыз кар астындагы уҗымнарның тармаклану өлешендә бер градус салкыннан бер градуска кадәр җылы температура сакланганда, үсемлекләр кислородка тилмерә, йончый.

Белгеч әйтүенчә, Кама алдындагы зонада кар иң күп түшәлгән урын. Анда 40 сантиметр биеклегендә кар яткан. Ә туфрак 30 сантиметр тирәнлегендә каткан. Ә узган ел бу – 29-36 сантиметр иде. Гадәттә, бу вакытта туфрак 42-71 сантиметрга кадәр ката.

– Үсентеләрдәге шикәр күләме дә нормада. Бүгенгә ул 16-34 процентны тәшкил итә. Шулай итеп, уҗым культураларына бернинди дә куркыныч янамый. Әлегә кадәр торган һава торышы да үсентеләр өчен яхшы, – диде безгә Елена Прищепенко.

Фото: kruglovo.ru

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading