16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Без – татарлар» курсы ун мәчеттә эшли башлаячак»

2018 елда Татарстан диния нәзарәте “Без – татарлар” дигән проект башлап җибәрәчәк.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Без – татарлар» курсы ун мәчеттә эшли башлаячак»

2018 елда Татарстан диния нәзарәте “Без – татарлар” дигән проект башлап җибәрәчәк.

Галиев мәчетендә журналистлар белән булган очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин диния нәзарәтенең республикада ислам үсеше һәм мөфтиятнең татар рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән башлангычлары һәм проектлары турында сөйләде, дип яза “Татар-информ”.

– Алдагы елларда да тел юнәлешендәге эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез. Тел юнәлешендә, бәлкем, күбрәк тә эшләрбез. Яңа елдан соң “Без –татарлар” дигән курс эшли башлый. Дәреслек Россия ислам университеты тарафыннан эшләнде. Дәресләр ике өлештән торачак. Беренчесе – гади сөйләм телен өйрәнү. Максатыбыз филологлар әзерләү түгел, гади әңгәмә корырлык белем бирү. Икенче өлештә ислам дине нигезләре буенча гыйлем тупларга мөмкин булачак. Андый китап инде бар, ул татар телендә әзерләнде. Китап башлангыч дини белем вә тәрбия алырга, ягъни ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләрнең гозер-үтенечләре исәпкә алып нәшер ителде. Китапта тәкъдим ителә торган темалар мөмкин кадәр гади, аңлаешлы итеп бирелгән. Аның эчтәлегендә гакыйдә, фикһ, ислам тарихы, әхлак кебек мөһим бүлекләр бар, – диде Камил хәзрәт.

Мөфти әйтүенчә, “Без – татарлар” курсы ун мәчеттә эшли башлаячак. Курсларга кичке сәгатьләрдә йөрергә мөмкин булачак.
– Сабак алырга гаилә белән дә килергә мөмкин. Дәресләр бушлай, дәреслекләр дә бушлай таратыла. 19:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр һәр теләгән кеше татар теле һәм ислам нигезләрен өйрәнә ала. Казанның төрле районнарында, шулай ук республика мәчетләрендә дә өч айлык курслар оештырылачак, – диде ул.

Сүз уңаеннан: диния нәзарәте эшләтеп җибәргән милли проект – смартфоннар өчен Telеgram хәбәрләшү системасында махсус "Татарский для начинающих" дип исемләнгән канал ачылган иде. Аңа язылучылар саны 1750 кешегә җиткән. Канал аша башлап өйрәнүчеләр өчен татар теле дәресләре бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. “Кесә ярдәмлеге” сүзлек запасын киңәйтергә, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә. Каналга @tatyaz адресы буенча язылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading