16+

Камал театры иске спектакльләр күрсәтә башлый

Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 26 гыйнвардан яңа проект – “Камал мәктәбе” театр тамашачылары мәктәбе эшли башлый. Аның максаты – сәхнә сәнгате аша яңа белем бирү, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

Камал театры иске спектакльләр күрсәтә башлый

Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 26 гыйнвардан яңа проект – “Камал мәктәбе” театр тамашачылары мәктәбе эшли башлый. Аның максаты – сәхнә сәнгате аша яңа белем бирү, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

Бу көнне Камал театрының кече сәхнәсендә 1987 елда куелган “Ахырзаман” спектакленең видеоязмасын күрсәтәчәкләр. Соңыннан театр тәнкыйтьчеләре, актерлар, тамашачылар белән фикер алышу була. Спектакль Чыңгыз Айтматовның «Ахырзаман» романы буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан язылган сәхнә версиясе. Аның режиссеры Дамир Сираҗиев әлегә кадәр эксперименталь татар театрының символы булып тора. 1987 елда, үзгәртеп кору чорында, әлеге спектакль совет системасына һәм театраль традицияләргә каршылык буларак кабул ителә. Юкка гына тәнкыйтьчеләр аны КПССның Апрель пленумы белән чагыштырмаганнар. Сираҗиев спектакльне, романның ике линиясенә – бүреләр һәм аучылар, чабаннар һәм номенклатура каршылыгына басым ясап, яхшылык белән яманлыкның көрәше итеп куя.

9 февральдә 18.00 сәгатьтә проект кысаларында "Әлдермештән Әлмәндәр" (1976 ел) спектаклен күрсәтү һәм фикер алышу узачак. Авторы – Туфан Миңнуллин, режиссеры – Марсель Сәлимҗанов. 23 февральдә 17.00 сәгатьтә – "Телсез күке" (2004 ел). Авторы – Зөлфәт Хәким, режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

– Татар театры һәрвакытта драматурглар, язучылар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре өчен үзенә тартып торучы таяну ноктасы булып торды. Аның классик һәм эксперименталь спектакльләре аша татар дөньясының бөтен тормышы чагыла, – ди проектның кураторы Рәдиф Кашапов.

Шулай ук проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видеоязмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырылачак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading