16+

Как ясау ЫСУЛЫ

Гөлүсә Насыйбуллинадан тәмле как рецепты

Как ясау ЫСУЛЫ

Гөлүсә Насыйбуллинадан тәмле как рецепты

Алманы юабыз да, сулы кәстрүлгә тутырып, газга утыртабыз. Аны йомшарганчы, изелеп төпкә төшкәнче пешерәбез. Аннан соң аны азрак суытабыз да тимер иләк аша чыгарабыз. Орлыклары – өстә, пюресы аста кала.

Төсе матур булсын өчен, бераз кайнатма кушып җибәрергә дә мөмкин. Мәсәлән, чия кайнатмасы кушкач, как ал төскә керә. Кайнатма булмаганда, бераз шикәр комы да кушарга мөмкин, ләкин бик баллы итәргә ярамый, чөнки аннан соң ул кипми. Аннары зур куна тактасы өстенә юка гына итеп атланмай сөртәбез дә алма пюресын шунда җәябез. Аны кояшлы, җиләс урынга куябыз. Ул, гадәттә, бер көн эчендә кибә.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading