16+

Ирне эштән каршылауның 10 кагыйдәсе

Ирне эштән кайтканда каршы алуның бернинди кагыйдәләре дә юктыр дисәгез, нык ялгышасыз. Белгечләр сүзенә колак салсаң, ирне каршы алу үзенә күрә бер сәнгать икән! Аларны белеп тору, беркемгә дә комачау итмәс.

Ирне эштән кайтканда каршы алуның бернинди кагыйдәләре дә юктыр дисәгез, нык ялгышасыз. Белгечләр сүзенә колак салсаң, ирне каршы алу үзенә күрә бер сәнгать икән! Аларны белеп тору, беркемгә дә комачау итмәс.

1. Ирегез кайтканда, кичке ашыгыз әзер булсын. Көн саен булмаса да, атнага бер тапкыр ул яратып ашый торган ризыкны әзерләргә тырышыгыз.

2. Ул кайтып җитәргә 15 минут кала, үзегезне тәртипкә китерегез: чәчләрегезне тарагыз, киемнәрегезне рәткә китерегез.

3. Җитди сөйләшүләр белән башын катырмагыз, кызыклы әңгәмәдәшче булыгыз.

4. Өегездә тәртип салыгыз.

5. Өстәл өстендәге кирәкмәгән әйберләрне алып куегыз, тузанын сөртегез.

6. Балаларыгыз кечкенә булса, аларның өс-­башларының чисталыгын карагыз.

7. Эштән кайткан ирегезне балаларыгыз каршында елмаеп, үбеп каршылаудан кыенсынмагыз.

8. Эштә бераз тоткарланса, кирәкмәгән сорау­лар белән борчымагыз.

9. Кайтып керүгә зарланып, кәеф кырырлык хәлләрне сөйләп, аны ялыктырмагыз.

10. Йомшак, назлы тавыш белән сөйләшергә тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә эштән кайткан хатыннарны ничек һәм кем каршылау кагыйдәләре бармы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ул ирдән фәхишәләр качачак!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хатын кызны кем каршылый?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Алдагы комментарий авторы ?

          Мөһим

          loading