16+

Иркә: «Ул елларга әйләнеп кайтасым килми»

Бүген күпләрнең яраткан җырчысы - Иркәнең туган көне, аңа 34 яшь тулды. Җырчы үзен бик бәхетле хатын-кыз дип саный. "Бүләкләр күп булды, әмма мактанасым килми. Туган көнемне ничек уздыруны да сөйләп тормыйм", - диде ул.

Иркә: «Ул елларга әйләнеп кайтасым килми»

Бүген күпләрнең яраткан җырчысы - Иркәнең туган көне, аңа 34 яшь тулды. Җырчы үзен бик бәхетле хатын-кыз дип саный. "Бүләкләр күп булды, әмма мактанасым килми. Туган көнемне ничек уздыруны да сөйләп тормыйм", - диде ул.

Җырчылар, гадәттә, киресенчә, һәр нәрсәдән пиар ясамакчы. Иркәнең мондый җавабы көтелмәгәнлек булды.

Иркәнең туган көне уңаеннан, элек биргән интервьюсыннан өзек китерәбез. Җырчы анда үзенең балачагы һәм җиңел булмаган сынавы хакында сөйли.

- Мин – Айгөл Миншакирова. Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туып үстем. Әтием – Миндар, колхозда 40 ел тракторчы булып эшләде. Әнием – Миңнебәдәр, 30 елдан артык савымчы эшен оста башкарды. Гаиләдә 4 бала без, мин – иң кечкенәсе. Өч абыем бар. Иң өлкәне – Илдар, бүгенге көндә Казанда яши. Таһир – Тольяттида, ә Айдар – Яр Чаллыда. Кечкенә чагымның күңел түрендә сакланган мизгелләре – әтием гармунда уйный, әнием аңа кушылып җырлый иде... Әниемнең моңлы тавышын ишетеп үстем. Шунсы сәер, абыемның берсе дә җырламый.

Мин гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятын үтәргә булганнар. Әбием үлер алдыннан: “Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз”, - дип әйтеп калдырган булган. Олы буын кешесенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа нәкъ әлеге исемне кушканнар. Әтиемнең дә теләге тормышка ашты: берничә ел элек мәчеттә Иркә исемен мулла үзе кушты.

Малайлар арасында үскәнгәме, мин бик шук идем. Тракторны да яхшы йөртә идем. 13 яшьләр тирәсендә генә күлмәк кия башладым. Мәктәптә иң озын буйлы кыз булач, баскетбол уены белән дә мавыгып алдым.

Үземне хәтерләгәннән бирле җырчы буласым килде. “Миннән барып чыкмады, кызым, әйдә, җырчы булырга син тырыш”, - дип әнием дҗ еш кабатлап әйтә иде. Мишәрләр кыюлыгы, үз сүземә хуҗа, үз фикеремә ия кеше булуым аркасында зур сәхнәгә менү бәхетенә ирештем.
Авыр юллар үтергә туры килде. Язмыш мине сынамады түгел. Тик мин егылган җирдән кабат аякка басып килдем. “Йолдызлар фабрикасы”нда катнаштым. Сынау өчен миңа җыр бирделәр, аны үземчә уңышлы гына башкарып чыктым. Шуннан соң, берни ышандырмый гына “Барс Медиа” компаниясе минем белән эшли башлады.

Сәхнәгә аяк баскан еллар тормышымның авыр еллары. Ул вакытта бердәнбер юанычым һәм шатлыгым – бары тик кызым Айсылу гына иде. Тик ул елларга әйләнеп кайтасым килми. Әни булганда миңа нибары 19 гына яшь иде. Бәлки ул вакытта нинди җаваплы адым ясаганымны аңлап та бетерә алмаганмындыр. Ул вакытта кызымны да, үземне дә әти белән әни тәрбияләде дисәм, дөресерәк булыр. Чөнки ныклап эшләрлек эшем, яшәр урыным, акчам юк иде. Күпмедер вакытка кызымны әти-әни янында авылда калдырырга туры килде. Ләкин ул минем исемнән бер генә минутка да чыкмады. Бик сагына идем, мөмкинчелек килеп чыккан саен, авылга, аның янына ашыктым. Хәзер мин Айсылу өчен Ходаема рәхмәтлемен.
 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничего не понятно, что это, о чем тут речь?

    • аватар Без имени

      0

      0

      без син булганга ходайга рэхмэтлебез.

      Мөһим

      loading