16+

Иркә: «Шартлатсагыз да җиңәм мин сезне!

Кичә Иркә инстаграмда бик күңелсез пост куйган иде.

Иркә: «Шартлатсагыз да җиңәм мин сезне!

Кичә Иркә инстаграмда бик күңелсез пост куйган иде.

«Авыр да булды бу көн! Бик игътибар белән күзәткән кешеләр генә аңлагандыр... Шартласагыз да җиңәм мин сезне, ишеттегезме?! Авырлык тудырдыгыз, әмма борыныгызга чиерттем! Чөнки янымда яхшы дусларым бар. Менә аларны «взломать» итә алмассыз. Аның өчен почтага түгел, ә минем күңелгә керәсе бар. Ə аның паролен якыннарым гына белә».

- Иркә, Сезнең белән нәрсә булды?
- Инстаграмыма чит кешеләр кергән. Почтамның паролен «взломать» итеп, Инстаграмны да ачканнар. Аны кире кайтару бик күп чыгымнар таләп итте.

- Димәк, бу тормышта сезнең дошманнарыгыз бар?
- Минеке - юк, мине дошман итеп күрүчеләр, күрәсең, бар. Берничә кешегә шигем бар. Əмма аларның исемен әйтә алмыйм, чөнки ялгышуым бар. Ə гөнаһы миңа төшәчәк.

- Ə инстаграмны "кире кайтару" процессы ничек булды?
- Бик авыр. Мәскәү аша. Кабатлап әйтәм, күп чыгымнар таләп итте, әмма кайтармый да булмый иде. Биредә 1,5 ел элек теркәлдем, шул арада 66 мең язылучым җыелды. Ул минем бик саими гына аккаунт. Мин анда, башка җырчылар кебек, реклама да куймыйм. Ник куймыйм?! Шундый принцип миндә. Нинди генә хезмәтләр, акчалар тәкъдим итмәсеннәр, ул эш белән шөгыльләнмим.

Аллаһы Тәгалә бар ул. Миңа начарлык кылганнарга ничек кирәк, үзе шулай җаза бирер дип уйлыйм. Хәзер Инстаграмым икеләтә йозак астында, аны «вату» бик авырга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулай инде Иркэ ханым шоу бизнеска тургэрэк керган саен куркынычрак . Шоу бизнес бер кемне дэ жэллами анда кочлелар гена жинеп чыга . Нык булыгыз керашегез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шулайдыр инде, взломать иткәннәрдер, машина тәрзәсендә ватканнардыр. Кайда соң моңа дәлилләр? Абау оста булмакчы. Гайрәт чиккеч. Сикерә алам дигәчтә. Нишләп аның каршы яклары конкрет мисаллар китереп, карталарны ачып сөйләшә, ә бу кача-поса йөри. Андада кеше аркылы сөйләтеп.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сторизка булачак концертлары турында яналыклар куеп барды ич кон дэ Иркэ. Кем керсен дэ, кем ватсын анын инста челтэрен. Концертта анлатма бирэм диеп язган иде... Алдакчы гына булып калды... Инстанраммдагы постларына халык комментарийлар яза башлагач, та, сундерде. Берничэ сонгы посты астында комментарийлар юк. Гел тиле диеп белэ микэн халыкны? Узегезне жинэргэ кирэк Иркэ, сез талантлы, суз юк. Тик тормышыгыз алдашуга корылган. Олы кызыгыздан баш кичудэн башланган алдашу.... эшэкелегегезне жинэргэ кирэк сезгэ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бирешмэ Кызым бэтмен Башкортостан с нен белэн син безнен унышлар

          Мөһим

          loading
          2
          X