16+

Инвалид балалар тегүче, чәчтараш һөнәрләрен үзләштерәчәк

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен сәламәтлекләрен дә ныгытырга, профессиональ һөнәр дә үзләштерергә ярдәм итә торган үзәк ачарга уйлый.

Инвалид балалар тегүче, чәчтараш һөнәрләрен үзләштерәчәк

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен сәламәтлекләрен дә ныгытырга, профессиональ һөнәр дә үзләштерергә ярдәм итә торган үзәк ачарга уйлый.

– Безнең фонд мохтаҗларга, күп балалы гаиләргә, авыру балаларга ярдәм итә. 2016 елда гына да операцияләр һәм башка сәламәтләндерү процедуралары өчен 41 балага акчалата ярдәм күрсәтелде, быелның ун аенда 54 балага булыштык, – дип сөйләде безгә фонд хезмәткәре Гүзәлия Вәлиуллова.  -  Авыру балаларның әти-әниләре белән еш кына аралашып торабыз. Шундый бер сөйләшүдән соң фонд хезмәткәрләре аларга акчалата гына түгел, игътибар белән, шул исәптән балаларына җәмгыятьтә үз урыннарын табарга да булышырга кирәк дигән фикергә килде. Балалар өйләренә дәваланып кайталар да, кабат элеккеге тормыш белән яши башлыйлар, фәкать якыннары белән генә аралашалар. Шунысы да бар: күп балалар тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә, аларны әниләре ялгыз тәрбияли. Әни кеше, нинди генә мөһим эшләре булса да, баланы ялгызы гына калдырып чыгып китә алмый. Үзәктә исә ул аны калдырып та китә ала. Бала белән педагоглар, психологлар шөгыльләнәчәк. Балалар берәр һөнәр үзләштерсәләр дә әйбәт булыр иде.

Менә шуларны күз уңында тотып, “Зәкят” фонды күпфункцияле үзәк булдырырга уйлаган. Ул хәйриягә җыелган акчага бушка эшләячәк. Үзәктә тегү, чәчтараш, пешекче остаханәләре булачак, авыру балалар гына түгел, әниләре дә монда һөнәр үзләштерә алачак. Сабыйлары дәвалану процедуралары үткәндә, тренажер залында шөгыльләнү мөмкинлеге булдырыла. Массаж кабинеты да, сенсор бүлмәсе дә булачак. Әти-әниләргә юридик ярдәм дә күрсәтелер дип ниятләнә.

– Алар, мондый үзәк ачыла калса, балаларыбыз өчен тыныч булыр идек, диләр. Бала үсә, аны әнисе гел күтәреп кенә йөртә алмый бит, белем дә алса, һөнәр дә үзләштерсә, олыгайган көнендә әнисенең таянычы да булачак, - диде Гүзәлия Вәлиуллова.

Үзәктә мохтаҗларны ашату өчен ашханә, шулай ук тотылган кием-салымнар җыю пункты да урнашачак. Ул Г.Тукай урамының 89 нчы йортында ачылачак. Революциягә кадәр бу йортта бертуган Юнысовларның мөселман приюты урнашкан булган. Бүгенге көндә әлеге бинада ремонт эшләре бара. Татарстан мөселманны диния нәзарәте ремонт өчен 11 миллион сум акча тоткан. Әмма төзекләндерү эшләре өчен тагын 16 миллион сум акча кирәк.
Теләге булганнар “Зәкят” фондына ярдәм итә ала. Телефоннары: 225-33-22.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading