16+

Индус Таһиров: «Мескенләнү татарга хас булырга тиеш түгел»

Соңгы арада булган вакыйгаларда бер нәрсә ачыкланды: татарны татарның үзеннән башка саклаучысы да, яклаучысы да юк. Ышаныч тик үзенә һәм бер Аллаһы Тәгаләгә генә. Тел мәсьәләсен, милләт үзе чаң сукмаса, берничек тә хәл итеп булмаячак.

Индус Таһиров: «Мескенләнү татарга хас булырга тиеш түгел»

Соңгы арада булган вакыйгаларда бер нәрсә ачыкланды: татарны татарның үзеннән башка саклаучысы да, яклаучысы да юк. Ышаныч тик үзенә һәм бер Аллаһы Тәгаләгә генә. Тел мәсьәләсен, милләт үзе чаң сукмаса, берничек тә хәл итеп булмаячак.

Хәзер безгә сүзләр түгел, телебез сагында торырдай гамәлләр кирәк. Аларның уңышлы булуы җәмәгатьчелекнең активлыгыннан тора. Җитәрлекме икән аның бүгенге активлыгы? Бу сорауга җавапны эзләүчеләр, күп булмасалар да, юк түгел. Шуларның берсе – Балтач районының Карадуган авылында яшәүче милләттәшебез Рәфыйк Шәрәфиев. Аның «Шәһри Казан»ның 10 гыйнвар санында чыккан «Шыңшыдык та шым булдык?» исемендәге мәкаләсе нәкъ шуңа багышланган. Анда куелган проблемалар борчылмаслык түгел.

Безгә һич кенә дә тынычланырга ярамый, чөнки телебезгә карата барлыкка килгән куркыныч, телебезгә генә түгел, милләтебезнең үзенә, аның киләчәгенә яный. Республикаларны бетерергә омтылучыларның саны бермә-бер арта бара. Газеталарда, радио һәм телевидениедә Жириновскийлар гына түгел, шактый зур гыйльми дәрәҗәләргә ия булганнарның да шушы рәвештәге шаулаулары һич кенә дә юктан түгел. Аларның авызларыннан югарыдагы кайберәүләрнең үзләре әйтергә базмаган сүзләре яңгырый. Моңа бернинди дә шик юк.
Күпләрне Россиядә татар факторының артканнан-арта баруы, татарларның башкалар өчен яшәү мисалы бирә торуы тынгылык бирми. Пошаманга сала. Алар татарга ничек булса да богау салырга, милләт булып яшәвен туктатырга тырышалар. Аларның ярылып яткан максатларының берсе – татар республикасын юк итү. Республика бетсә, татар теле үзенең бүгенге көндә кәгазьдә генә булган дәүләт теле булуыннан да мәхрүм калачак. Моның шулай булачагы көн кебек ачык.
Һичнинди шик юк, бүген – тел, ә иртәгә – милләт. Ульяновск шәһәрендәге «Өмет» газетасында Иске Кулаткы районының Урта Терешка авылында яшәүче М.Умяровның «Теле барның – милләте бар» дигән эчтәлекле язмасы урнаштырылган. Бу милләтпәрвәр шәхесне, нәкъ карадуганлы Шәрәфиевне кебек үк, телебезнең язмышы борчый. Ул аны милләт язмышына тиңли, шактый ата-аналарның балаларын укытуда рус теленә өстенлек бирүләренә дә ризасызлык белдерә. Мәкаләсен «телебез сакланса, милләтебез мәңге яшәячәк», дигән сүзләр белән тәмамлый» Бу сүзләрдә дөреслекнең дә дөреслеге ята.

Моңа Казанда булып үткән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә махсус игътибар бирелүе дә юкка гына түгел. Чөнки телебез – ышанычлы милләт сакчысы, аның җан азыгы. Телебезнең һәрбер иҗеге моң белән сугарылган һәм шунлыктан ул җырдай яңгырашлы, балдай татлы, искиткеч аһәңле.
Тел белән моң – татарның күңел түрендә. Татарларыбызның Мәскәүдәге бер концертында катнашкан рус кешесе аны алып баручыларга, «телегез искиткеч гүзәл, аның киләчәге зур, мин аны өйрәнергә сүз бирәм», дигән язу җибәргән иде. Чыннан да, аһәңлеге, моңлы яңгырашы һәркемне таң калдырырдай безнең телебез. Килер бер көн, безнең белән янәшә яшәүчеләр дә аны тырыша-тырыша өйрәнәчәкләр. Ләкин беренче чиратта аны без үзебез күз карасыдай сакларга тиеш.
Әлбәттә, беренче урында – гаилә. Гаиләдә телебезгә тиңдәш кирәкми. Бу татар яшәгән шактый күп урыннарда шулай да. Бигрәк тә чит илләрдә. Анда татар теле тантана итә. Мәсәлән, фин татарлары өчен бу – яшәү рәвеше. Ә инде ишекләрен ачып урамга чыккач, милләттәшләребез андагы халык белән бу илнең дәүләт телләре булган фин һәм швед телләрендә аралашалар. Ә чит җиргә чыккач, рәхәтләнеп, инглиз телендә сөйләшәләр. Рус телен дә яхшы беләләр. Ләкин алар өчен беренче урында – туган телебез.

Минем инде язганым да булды, ләкин тагын кабатлап әйтәсем килә: телебезне саклауга, аны үстерүгә дин әһелләребез үз өлешләрен кертә башладылар. Бу эшне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде. Шикләнмим, хәзрәтнең башлангычы төрле рәвештә киңәя барса, мәчет-мәдрәсәләребез яшь буын белән эшләүне камилләштерә торса, җәмгыятьтә телебезгә игътибар арта торачак. Аның яшәү мөмкинчелекләре бермә-бер артачак. Моңа ышанычлы мисаллар юк түгел. Мәсәлән, Чувашстандагы Тукай авылында мәктәп белән мәчет кулга-кул тотынып эшлиләр. Анда балаларны беренче класска керер алдыннан мәдрәсә аркылы үткәреп, уку-язуга, дин кагыйдәләренә өйрәтәләр. Ә инде укуның шактый бер өлеше мәдрәсәнең компьютерлар белән җиһазланган классларында үтә.

Газета язмаларыннан аңлашылганча, Ульяновск өлкәсендә дә телебезне өйрәнүгә шактый зур игътибар бирелә. Өлкәнең 36 мәктәбендә татар теле фән буларак укытыла, ә 152 мәктәбендә факультативлар, түгәрәкләр, махсус курслар эшләп килә. Өлкә үзәгенең «Ак мәчет»ендә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә биш яшьтән алып ун яшьтәге балалар өчен – дин һәм татар теле, олы яшьтәгеләр өчен татар теле дәресләре укытыла. Саратов шәһәренең үзәгендә урнашкан «Яктылык» мәктәбендә дә телебезгә зур игътибар бирелә. Себер, Урал җирлегендә дә телебезне өйрәнүгә шактый зур кызыксыну бар.

Татарстанның Лениногорск районындагы Керкәле, Кирлегәч авылларында да, Саба, Кукмара, Балтач районнарының кайбер авылларында да мәчет белән мәктәп арасында шуңа охшаш мөнәсәбәтләр урнашкан.
Телебезнең мәңгелеген тәэмин итү өчен, күп нәрсә язучылар союзының, газета-журналларыбызның, язучы һәм журналистларыбызның бердәм буларак эш итүләреннән тора. Академик институтларның да, югары уку йортларының да бу эшкә ныклап тотынулары зарур. Алар һәрвакыт милләтебезнең сулышын тоеп торырга һәм шуннан чыгып тиешле чаралар күрә торырга бурычлылар.
Балалар бакчасыннан башлап, мәктәпләребездә балалар һәм ата-аналар белән төрле рәвештәге кызыклы һәм үтемле чаралар үткәрә тору аларның үзләре өчен дә ифрат файдалы булыр иде. Яңа китаплар тәкъдим итү, алар тирәсендә җанлы сөйләшүләр гадәти хәлгә әверелсә, телебезнең мәртәбәлеге, аның яшәү көче бермә-бер артачак. Ул очрашуларда артистларыбыз да катнашса, аралашулар «тыпыр-тыпырлар» белән генә түгел, халык җырлары белән үрелеп барса, алар бигрәк тә отышлы булырлар иде. Уңай мисаллар юк түгел. Айдар Фәйзрахмановның фольклор ансамбле, «Казан егетләре» төркеме, Рифат Фәттахов барлыкка китергән Ваһапов фонды һәм кайбер башка музыкаль коллективлар телебезне, моңыбыз белән баетып, халкыбызга җиткерә торалар. Алар тамашачыларны, бүгенге вазгыятьнең ни рәвештә икәнлегеннән чыгып, телебезне саклау-яклауга өндиләр.
 
Тел яңа дөньяга килгән сабыйның канына сеңгән була. Бишектәге баланың теле ана җыры белән ачыла. Ә әби кеше аны әкиятләр дөньясына алып керә, аның телен чарлый, милли хисләрен хәрәкәткә китерә. Бала яшәү мәйданына туган теле һәм туган моңнары белән чыга. «Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән», дип язган Тукай. Әлбәттә, гаиләнең вазифасы баланың теле ачылу белән генә тәмамланмый. Киресенчә, ул катлаулана төшә, чөнки ачылган тел бертуктаусыз баетылырга тиеш. Тукай, юкка гына, әби әкиятләренә шулкадәр урын бирмәгәндер. Әкиятләр баланың телен генә түгел, аның рухи дөньясын да баета, аңарда милли хисләр тәрбияли, аңа халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын сеңдерә. Яхшы белән яманны аерырга өйрәтә.
Бу бүген дә шулай дип әйтеп буламы икән? Моңа тулысы белән уңай җавап бирү кыен, чөнки инде күз алдыбызда диярлек берничә буын татар телен белми яки бик начар белүче ата-аналар барлыкка килде. Алай гына да түгел, шундый ук әби-бабайлар калкып чыкты. Ял һәм каникул вакытларында рус телле балалар, авылларга кайтып, әби-бабаларын рус теленә өйрәтәләр. Татар авылында ныклап рус теле яңгырый башлады.

Моның өчен башкаларны гаепләргә кирәк түгел. Моңа без тик үзебез гаепле. Искә алып киткән милләттәшебез Рәфыйк Шәрәфиев язганча, без, телебезне саклау өчен, Россиянең һәм Татарстанның Төп законнарына таянып эш итәргә тиеш. Халыкара нормалар шулай ук безгә таяныч булырга тиеш.

Безнең аларны ныклап өйрәнгән һәм милләтебез сагында торырдай юристларыбыз җитәрлек. Әнә күптән түгел «Звезда Поволжья» газетасында профессор Мидхәт Фарукшинның бик төпле мәкаләсе чыкты. Андый язмалар бер газетада гына түгел, татар һәм рус телләрендә чыга торган башка газета-журналларыбызда да күренә торсыннар иде. Радио-телевидение мөмкинлекләрен дә ныклап файдалану таләп ителә. Куркып-пыскып ятарга ярамый. Мескенләнү татарга хас булырга тиеш түгел. Мескенннәрне кызганмыйлар, аларны, күренекле рус теле белгече Әнвәр абый Ахунҗанов әйткәнчә, тик үтергәнче кыйныйлар гына. Без кыйналырга һәм кыйнатылырга тиеш түгелбез.
Журналистларыбыз, язучыларыбыз рәсми җитәкчеләребез әйтә алмаган фикер һәм сүзләрне халыкка җиткерергә бурычлылар.

Бәлки ялгышамдыр, миңа Татар конгрессы шушы җаваплы эшләрне башкарудан ераграк тоела сыман. Ә бит аның төп бурычы милләтебезнең бөтенлеген һәм иминлеген тәэмин итүдән гыйбарәт. Ул «Ак калфак» җәмгыятенең, гаилә фондының барлык мөмкинлекләренә таянып, һич кенә дә соңламастан, урыннарда халкыбызны җанландыру эшләрен җәелдереп җибәрә алыр иде. Моңа кемнең дә булса әмерен көтеп тору кирәкми.
Төрле рәвештәге телебезгә, яшәешебезгә багышланган берсен-берсе баета торган чараларның шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да, хәтта авылларда була торулары кирәк. Ә мисаллары бар.

Татарларның милли-мәдәни автономиясе шулай ук зур эшләр башкара ала. Бүгенге шартларда аның мөмкинлекләре конгрессныкына караганда күпкә артык. Беренчедән, ул – Россия законнары нигезендә барлыкка килгән оешма. Икенчедән, аның җитәкчелеге – Россия хакимиятенең күршесе, ә рәисе – Дума депутаты һәм аның милли эшләр комитетының рәисе. Ул үз эшенә башка республикаларның депутатларын да җәлеп итә ала һәм итәргә дә тиеш. Чөнки бүгенге хәлләр – татар теленә генә түгел, татарга гына түгел, ә барлык рус булмаган халыкларга да, аларның киләчәгенә дә яный торган куркыныч. Аларга шул хакыйкатьне сеңдерү кирәк. Мөхтәрият хакимиятнең сулышын тоеп, һәр адымын күреп тора. Аның белән эшлекле әңгәмә кора ала. Һәм аның башка мөмкинлекләре дә җитәрлек. Аңа алардан файдаланмау гөнаһ булыр иде.
Авыр чор кичерәбез. Ләкин өметсезлеккә, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Тарих татарга түземлелек, сабырлык, авырлыкларны җиңә белү сыйфатларын сеңдергән. Ул – тарихта чарланып, утны-суны кичкән халык. Шушы сыйфатларны хәрәкәткә китереп, җиңүгә ирешү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар. Моңа бернинди шик тә булуы мөмкин түгел.

 

Индус Таһиров

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ильдус Абый ,дерес этэсез ,петен ТАТАР халого килешэ сезнег белэн . Без ТАТАРЛАР уйнап ,кирэкмэгэн тешкэ коршау сугоп йерибез и бик йомшак сулэп йерибез ,ано стэль сугоп бер этергэ ;да или нэт ,без ТАТАРЛАР киттек узебезнег ИЛЕБЕЗНЕ ,ТЕЛЕБЕЗНЕ ,ХАЛОКЛАРОБОЗНО саклаган и саклыбоз . Эгэрдэ сез Урослар якшо йэшэмэсэгез ,без узгэцэ йэшэргэ тотонабоз .

    Мөһим

    loading