16+

Иминият компанияләре: «Су буендагы йортларны иминиятләштермибез»

Башкортстанның Миякә районының Мәнәүзтамак авылында яшәүчеләрне иминият компанияләре гел кире боралар икән. «Иминият компаниясе хәйрия эшләре белән шөгыльләнә торган оешма түгел.

Иминият компанияләре: «Су буендагы йортларны иминиятләштермибез»

Башкортстанның Миякә районының Мәнәүзтамак авылында яшәүчеләрне иминият компанияләре гел кире боралар икән. «Иминият компаниясе хәйрия эшләре белән шөгыльләнә торган оешма түгел.

Өегезне су басачагын сез алдан белеп торасыз. Сезнең һәм су буенда урнашкан башка авыл йортларын иминиятләштермибез, җитәкчебез шулай кушты», –дип кенә җавап кайтаралар аларга. Ә авылны һәр яз су баса. Авылның ике ягында ике елга ага, өстәвенә таулар да бар. Су басмасын өчен ни генә эшләсәң дә – файдасыз. Монда бернинди дә кисәтү чарасы күреп булмый. Язгы ташу сулары авыл халкына күп матди зыян сала.

Хәзер инде авыл халкы, чарасызлыктан: «Су бассын әйдә! Аның урынына, коры килгән җәйләрдә дә бездә уңыш шәп була! Аннары, ул комлы су туфракны тагы да уңдырышлы итә», – дип, үзләрен юата. Һәркем саклану чараларын үзе күрә.

Рәлия белән Илфат Кадыйровлар мәсәлән, яңа йортларының фундаментын биегрәк итеп салганнар. Язгы ташкын вакытларында урамда, өй алдында көймә белән йөрерлек булса да, аларның йортына су үтеп керми.

Көннәр кисәк җылыта башласа, авыл халкының күбесе бар әйберләрен җыеп, малларын ияртеп, туган-тумачаларына күченә икән. Авыл халкының яз саен йорт җиһазларын чормага менгерү гадәте дә бар. Тик шулай да, өйгә су кергәннән соң, барыбер дым исе кала һәм аны берничек тә бетереп булмый, диләр. Өлкән яшьтәге әби-бабайлар исә, су тәрәзә төбенә кадәр җитмичә, милекләрен ташлап чыгып китми икән.
Берничә ел элек авыл уртасына дамба салып куйганнан соң, кайбер хуҗалыклар өчен хәл тагын да катлауланган. Моңа кадәр су бөтен йортка да бертөрле үтеп керсә, хәзер кайбер йортлар бөтенләй су астында кала, ди.

Мәнәүзтамак елгаларында узган атнада ук су күтәрелгән. Хәзер халык: «Көннәр кисәк җылытмасын», – дип кенә тели. Быел Башкортстанда кар күп булмады, шуңа күрә җирдә туң бераз эресә, күпмедер суны ул үзенә сеңдерә һәм авыл халкы ул кадәр зыян күрмәячәк.


Су баскан очракта паникага бирелмәскә, 01 (112 кесә телефоны өчен) номерына шалтыратып, коткару хезмәтен чакыртырга кирәк.

Йортны иминиятләштерү өчен үзегез теләгән иминият компаниясеннән агентны чакыртырга кирәк. Килешү шартларын сөйләшкәннән соң, иминият түләве суммасына, йортның торышына бәйле рәвештә торакны иминиятләштергән өчен түләргә туры киләчәк. Ул-бу була калса, иминият компаниясенә хәбәр итәсең. Компания белгечләре милеккә килгән зыянны исәпли, Россия законнар җыелмасы таләпләре нигезендә, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. Иминият акты имзаланганнан соң, компенсация акчасы 15 көн эчендә зыян күргән кешенең исәп счетына күчә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading