16+

Илшат Әминов мәдәният йортларын интернетлы итү турында: «Бу проблеманы хәл итү юлларын эзләргә һәм табарга кирәк»

Сарман районындагы 42 авыл мәдәният йортының берсе дә интернет челтәренә тоташтырылмаган. Кичә бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының Питрәч районында узган күчмә утырышы вакытында Сарман мәдәният йортының өлкән методисты Айгөл Галәветдинова чыгышыннан билгеле булды.

– Сарман районында 42 авыл мәдәният йорты бар һәм аларның берсендә дә интернет юк, – диде ул.

Сөйләшү барышында мондый проблема бер Сарманда гына түгел, башка район авылларында да барлыгы ачыкланды. Мәсәлән, без барган Карповка авылы мәдәният йорты да әлегә интернетка тоташмаганлыгы ачыкланды.

Әлегә мөмкинлеге юк, ләкин ул атна-ун көн эчендә бу мәсьәлә хәл ителәчәк, – диделәр анда.
Бу проблеманы барлыгын Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да инкарь итмәде.

– Бу проблеманы хәл итү юлларын эзләргә һәм табарга кирәк. “Таттелеком” белән сөйләшергә кирәктер, бәлки, – диде “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов.
 
Фото: Татар-информ
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading