16+

Илфак Шиһаповның апасы Резидә: «Дәрес вакытында укытучылар белән еш сүзгә дә килә, бәхәсләшә иде»

Илфакның апасы Резидә истәлекләреннән

Илфак Шиһаповның апасы Резидә: «Дәрес вакытында укытучылар белән еш сүзгә дә килә, бәхәсләшә иде»

Илфакның апасы Резидә истәлекләреннән

Илфакка мин гомер буе «иркәм» дип эндәштем. Иркәләнеп, назланып үсте ул. Аның белән аермабыз биш ел. Илфакны мин карап үстердем дияргә дә була. Елак иде ул. Сабый вакытында елаганына чыдый алмый, әниләр янына абзарга күтәреп чыкканым да хәтердә әле. Әнинең коты алынган иде шул чакта. Төшереп җибәрермен дип курыккандыр. Елак булса да, Илфак бик өлгер булып үсте, биш яшьтә калын-калын әкият китаплары укый иде инде. Ата каздан курка иде, шуңа күрә каз бәпкәләрен сакламады. Без аңа үрдәк бәпкәләрен бирә идек.

Ә ул, китап укып утырып, көн саен бер бәпкәне алдыра. «Әни, бетерә бит бөтен бәпкәләрне, саклатмыйк шуңа», – дип әнигә әйткәнемне хәтерлим. Кече яшьләрдә кая барсам да – ул минем янда. Шомырт җыярга барабыз, мин агач башында, ул аста чиләк тотып тора. «Тот инде чиләкне турылап!» – дим, ә Илфак күбәләк карый, чәчәк исни. Бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмый. Ике малай арасында үссәм дә, мин киресенчә аларны яклый идем әле. Берсендә Илшат абыйны күрше малайлары кыерсыта. Кыерсытучының аркасына сикереп менеп, колагын тартып, башын тешләп елаткан идем.

Илфакның балачагы минем күңелдә аның нәрсәдер язган, укыган вакыты белән саклана.

Иштирәктә генә түгел, тирә-күрше авыл китапханәләрендә ул укымаган китап калдымы икән?! Белемгә омтылышы әйтеп бетергесез иде! Күп белә иде, шуңа күрә дәрес вакытында укытучылар белән еш сүзгә дә килә, бәхәсләшә. Кычкырмый, усалланмый, тыныч кына үз фикерен исбатлап утыра. Дүртенче сыйныфтан соң «бунт ясап», «Миңа Иштирәк мәктәбендәге белем бирү генә җитми», – дип, иптәшләрен ияртеп, Шөгергә, рус мәктәбенә дә китте әле ул безнең. Башкаларны алып кайттылар, ул бишенче сыйныфтан рус мәктәбендә укыды.

Үсмер елларыннан башлап гитарадан аерылмады. Кая барсак та, гитара струнасы ала идек. Солдат хезмәте Монголиядә үтте аның. Каян алган, ничек белгән диген, бер чемодан бүләкләр белән кайтты. Миңа килде дә: «Апа, чемоданны өйдә калдырдым, үзеңә нәрсә кирәк, сайлап ал», – ди. Әниләргә килсәм, хәйран калдым: ни генә юк иде анда. Һәр кешегә бүләк, минем кызларга да киемнәргә хәтле алган.
Киң күңелле кеше иде шул ул, усаллык юк иде анда. Кешеләр дә аңа магнитка тартылган кебек тартылдылар. Һәркемгә ярдәм итәргә тырышты. Кайбер чакта артык эчкерсез дә булгандыр бәлки...

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading