16+

Илфак Шиһапов истәлегенә багышланган концерт турында Гөлназ Сәфәрова: «Бирегә кеше биергә дип килмәячәк»

Илфак Шиһапов истәлегенә багышланган концертның сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова әлеге кичә турында болай диде:

Илфак Шиһапов истәлегенә багышланган концерт турында Гөлназ Сәфәрова: «Бирегә кеше биергә дип килмәячәк»

Илфак Шиһапов истәлегенә багышланган концертның сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова әлеге кичә турында болай диде:

- Билгеле, әлеге концерт башка тамашалардан аерылып торачак. Бу - шоу-концерт түгел, бирегә кеше биергә дип тә килмәячәк. Əмма тамашачыны елатып, бик күңелсез уздырырга дигән сүз түгел.

Илфак Шиһаповның якыннары белән аралашып, бик күп мәгълүмат, истәлекләр тупладым. Концертта алып баручылар булмаячак. Ул ике авторның бер-берсе белән аралашуына нигезләнә. Ике автор ролен - соңгы арада Илфак белән якын аралашкан егетләр - Айваз Садыйров һәм Ринат Галиәскәров башкарачак. Алар үзара аралашып утырачаклар һәм диалоглар арасында Илфакның иҗатташ дуслары чыгыш ясаячак.

Сценарийны язу авыр бирелә дип әйтмәс идем. Мин - хисләнеп, елап утыра торган кеше түгел, чөнки эшемә һөнәри күзлектән карыйм. Əмма язмаларын тыңлаганда, сүз дә юк, тетрәндереп куя.
Кабатлап әйтәм: концерт негатив нотада үтмәячәк. «Шундый бөек шәхес бар иде. Карагыз, аның проекты Илсөя Бәдретдинова - нинди уңышлы проект. Рифат Зарипов та үз тамашачысын тапты. Ильназ Гариповны да ул яңа баскычка күтәрде, - дип халыкка аны күрсәтергә иде.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Килешам, Гольназ!

    Мөһим

    loading