16+

Илфак Шиһапов: «Барыбызның да китәсе дә билгеле, әмма мәңге яшәрдәйләр булып кыланабыз»

Хезмәттәшебез, каләмдәшебез, дустыбыз Илфак Шиһаповның «Шәһри Казан» газетасында төрле елларда басылып чыккан язмаларын барларга булдык.

Илфак Шиһапов: «Барыбызның да китәсе дә билгеле, әмма мәңге яшәрдәйләр булып кыланабыз»

Хезмәттәшебез, каләмдәшебез, дустыбыз Илфак Шиһаповның «Шәһри Казан» газетасында төрле елларда басылып чыккан язмаларын барларга булдык.

Метрода барам. Икесе дә кырыкның өстендәге, яхшы гына киенгән ир белән хатын талашалар. Юк, кычкырышып түгел, татарлар, гомумән, кеше алдында кычкырышмый бугай, ысылдашып кына талашалар болар. Тик янәшәдәгеләргә бөтен нәрсә ишетелә. Хатын да зәһәр, ир дә баш бирә торган нәрсә түгел – әллә нәрсәләр әйтешәләр болар. Кайбер гаилә серләренә кадәр чыга. Тыңламас идең – колакка керә.
Болар белән бер тукталышта төштек. Туктамадылар, кыздылар гына тегеләр. Шулай талаша-талаша, метродан чыгып киттеләр...

Нишләтәсең, тормышта була торган хәл. Талашасың да, дуслашасың да инде.Тик еш кына күбебез бу җиргә мәңгегә килгәндәй кыланабыз. Якыннарыбыз да мәңгелек кебек. Талашу, ачуланышу гына түгел, очрашырга да вакыт тапмыйбыз, тормыш куабыз, чабабыз, ашыгабыз. Кеше күрерлек, бер рәхәтләнеп утырырлык вакыт тапмыйбыз. Мәңгелеккә килгәндәй яшибез. Алай түгел шул...

Узган атна әллә нинди генә булды. Башта әле яңа гына хәбәрләшкән, Лаеш районында яшәүче дустыбыз Фәннүрнең үлемен хәбәр иттеләр. Ничек?! Әле миннән дә яшь, гомерендә кешегә кычкырып дәшә белмәгән, Казанда эшләсә дә, җаны-тәне белән авылына береккән Фәннүр вафат. Шок булды. Көздән бирле бер күрешеп, сөйләшеп утырырбыз, мунчалар керербез дип йөрдек – булмады.

Фәннүрне җирләгән көнне авылдан шалтыраттылар. Нияз үлгән. 37 яшьлек укытучы. Йорт торгызды, әле җәй көне өйләре яныннан йорт алларындагы миләшкә, ишегалларындагы чисталыкка, йортының матурлыгына сокланып үткән идем, машинасында сөйләшеп утырган идек. Җырлый, авылдагы мәктәп өчен кайгыра иде. Җирләгәннәр. Йорт, гаилә, балалар, мәктәп калган. Әти-әниләре белән аралашып яшәгән идек заманында, алар күптән вафат инде, Нияз да алар янына киткән.

5 декабрьдә «Бәкер» шифаханәсенә кайтырга, аның баш табибы Фаяз абый белән очрашырга тиеш идем. Шәҗәрәсен төзедем, бик шатланды, туган авылы Ташкичүнең дә, Бәкернең дә тарихларын әзерләп ятыш, «Үзем эшләгәндә чыгарып калыйк әле», – дигән иде. Бәкер өстендәге тауда Урда чоры кабере барлыгын әйткәч, язын шунда һәйкәл куйдырырбыз, ял итүчеләрне йөртербез дигән иде. Шуларны сөйләшергә тиеш идек. Бише көнне иртәнге алтыда шалтыратып хәбәр иттеләр – Фаяз Ибраһим улы вафат. 63 яшь иде. Бу кешенең Бәкер, Шөгер, Иштирәк халкына кылган изгелекләрен санап бетерерлек түгел, планнары да зурдан иде... Йөгереп эшләп йөргән җиреннән китеп барды.

Вафатлар белән соңгы сөйләшкәннәрне искә төшереп утырам. Һич кенә дә соңгысы дип уйланылмаган бит ул сөйләшүләр. Эх, белгән булсам... Белергә язмаган шул. Әлбәттә, үлгәннәрне кайтарып булмый, тик менә исәннәрнең кадерен белергә дигән сүзләрнең хаклыгын шулай яши-яши, якыннарыңны, дусларыңны югалта-югалта гына төшенәсең икән шул. Узган атнадагы өч үлем тормышка карашны үзгәртте дә куйды. Бөтенләй. Һәр көнеңне соңгысы кебек яшәргә кирәк дигән гыйбарә дә бөтен тирәнлеге белән ачылды. Юкса һаман нидер җитми, һаман кирәк, уйланырга вакыт та юк бит. Ә уйланырга кирәк икән.

Метродан талашып чыгып барган ир белән хатынга да нигә талашырга?! Бергә балалар үстергән якын кешеләр бит алар. Ә бүген-иртәгә бер-берсе белән берәр хәл булса? Икенчесе ничек яшәр? Әйтелгән әшәке сүзләрне, зәһәрләнеп ысылдауларны кире алып булмый бит.
Кеше рәнҗетүләрдән, кеше белән ачуланышулардан үзең сакла инде. Барыбызның да китәсе дә билгеле дә, мәңге яшәрдәйләр булып кыланабыз бит. Алай кирәкмәс иде...

Илфак Шиһапов

 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик ошады, рэхмэт!

    Мөһим

    loading