16+

Илдус Нафиков: «Кирәк булса, җинаять эше дә ачарбыз!»

Өлешләп түләүчеләр, банк белән бәйле кризис, ришвәтчелек, татар теле мәсьәләсе... Татарстан прокуратурасының еллык коллегиясендә күпләрне борчыган әлеге темалар күтәрелгән. Республика прокуроры Илдус Нафиковның җитди чыгышыннан күпләр киеренкелектә калган.

Коллегиядә прокуратураның ришвәтчелек белән көрәш өлкәсенә аерым басым ясалган. Илдус Нафиков әйтүенчә, былтыр ришвәтчелек өлкәсендә 2,5 мең очрак теркәлгән, аларның өчтән бере керем турында декларацияләрне тапшырмау белән бәйле. Прокурор һәр министрга, җитәкчегә үз хезмәткәрләре өчен җаваплылык тоеп эшләргә кирәклеген искәрткән.
– Бер үк дәүләт хезмәткәрләре, шул исәптән зур даирәдәге түрәләр дә ел саен берничә тапкыр законны боза икән, без моның белән килешергә җыенмыйбыз. Барыгызны да кисәтәм: вазифалардан азат итү мәсьәләсен куячакбыз, кирәк булса, җинаять эше дә ачарбыз! Прокурорлардан кеше гаебен үз өстенә алган «стрелочниклар»ны җәзалаудан югары звенога күчүне таләп итәм, – дигән Илдус Нафиков.

Фото: tatar-inform.ru
Рамил Гали фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading