16+

Илдар Кыямов: «Китапны беренче тапкыр кулга алгач, хатынны түгел, китапны кочаклап йокладым»

Кара Чишмә авылы халкы бәхетле: аларның Илдар Кыямовлары бар. Үзе җырчы, үзе журналист, шул ук вакытта тарихчы да булган Илдар әфәнденең «Кара Чишмә карьясе» дип аталган китабы дөнья күреп, ул туып-үскән авылының исемен дә мәңгеләштерде.

Илдар Кыямов: «Китапны беренче тапкыр кулга алгач, хатынны түгел, китапны кочаклап йокладым»

Кара Чишмә авылы халкы бәхетле: аларның Илдар Кыямовлары бар. Үзе җырчы, үзе журналист, шул ук вакытта тарихчы да булган Илдар әфәнденең «Кара Чишмә карьясе» дип аталган китабы дөнья күреп, ул туып-үскән авылының исемен дә мәңгеләштерде.

– Илдар әфәнде, сезнең туган як тарихын өйрәнүегез, китап язуыгыздан уртак танышларыбыз аша күптән хәбәрдар идем. Үзегез әйткәнчә, авыл тарихын өйрәнү – кибәннән инә эзләүгә тиң. Китапның саллылыгына караганда, шактый күп эзләнгәнсез.
– Мин бу китапны 15 ел яздым, өйрәндем. Бу – Чирмешән районының Кара Чишмә авылы тарихы. 720 битле китап булып чыкты ул, шундый зур күләмле китап буласын язганда ук чамалаган идем. Аның калын булуы – консерватория дә, журфак та тәмамлаган кеше буларак, авылның тарихын гына түгел, ә халыкның иҗатын, рухын күрсәтәсем килгән иде. Монда бәетләр, мөнәҗәтләр, авылның музыкантлары, һөнәрчеләре – кем нәрсә белән шөгыльләнгән, барысы турында да аерым-аерым язылган. Бу инде, минем авыздан тыйнаксызлык булса да, әйтеп үтим – авылның энциклопедиясе кебек, монда бөтен нәрсә кергән. Аннан бик кызык нәрсә – Казанда милли архивта өяз суды документлары бар. Ул һәрбер төбәкнең үзенеке. Менә шуларны актарып, эзләп карап чыгарга кирәк. Һәрбер авылның кешеләре шунда айга, елга бер яки берничә кат барып мөрәҗәгать иткән. Йә күршесе белән судлашкан ул, йә атын урлаганнар, йә хатыны китеп барган аның, йә янгын булган. Менә шундый әйберләрне эзләп табып карап чыкканнан соң, бигрәк тә XIX гасыр ахыры-XX гасыр башлары, әлеге суд эшләре хикәя кебек укыла. Чөнки күз алдына килә, анда бит шул чорны тасвирлап биргән. Ул чорда камера да, радио да юк. Ә басмада калган бит, мәгълүмат бар. Менә шуны укып, мин авылны күз алдына китерә идем һәм шул хикәяләрне китапка тулысынча керттем. Алар аны ямьләндереп җибәрде.
Китап авылны сагынып яшәүчеләр сөйләгәннәрдән башланып китә. Берничә җирендә елата торган урыннары бар, алар укучыны шул дулкынга кертә. Шуннан соң кеше китапны укый башлый. «Китапны кулга алгач укый алмыйм, елыйм», – диючеләр бар. Тарих шулай була инде, анда бит гел көлеп кенә утырмыйсың. Көлкеле сәхифәләр дә бар. Китапның ахырында бары тик безнең авылныкы гына булган мәзәкләр урын алды.

– Димәк, китап коры фактлардан гына тормый, ә истәлек-хатирәләр белән баетылган. Профессиональ тарихчылар туган як тарихын өйрәнүчеләргә ничек карый?
– Алар хәзер йөз белән борылды, семинарлар оештырыла, съездлар үткәрелә. Тарих фәннәре кандидаты Рәфыйк Насыйровка бик рәхмәтлемен. Ул Аксубай районының Түбән Майна авылында үзе мәктәп директоры, үзе мулла. Тарих бүлеген мин аңа укыттым һәм ул минем теш үтмәгән җирләрдә төпле сүзләрне әйтте, киңәшләрен бирде.
Ниндидер аерым бер жанр дип әйтә алмыйм инде, ә документаль-тарихи китап килеп чыкты. Тарихилыгында менә шул истәлекләр һәм ул журналист кулы белән язылган. Шуның белән дә миңа кызыктыр ул. Фактлардан тыш, шәхес мөнәсәбәтләре дә кызык. Шуңа күрә дә авылдагы һәрбер вакыйганы, хәтта кемнәрнең җеннәр күрүенә хәтле язып бетердем. Андый хәлләр бит бала вакытта күңелгә сеңеп кала, телдән телгә йөри.
Китап 19 бүлектән тора. Мактанып, горурланып әйтерлек бер әйбер бар – Бөек Ватан сугышы солдатларының һәркайсына берәр «фонарик» язып чыктым. Анда ул солдатның хәрби юлы, исән-сау әйләнеп кайтучыларның кем булып эшләве, гаиләсе, аларның истәлекләре бар. Солдат бит ул үлде дә бетте түгел, ул тере кеше булган, кайчандыр шул туфракта атлап йөргән, балалары калган, җире-ватанын сагынган, хатлары булса – шуларны теркәп, җанлы замандашлар образын тудырасым килгән иде. Шуңа ирештем дә шикелле.

Сугыштан әйләнеп кайтмаганнар турында да нәкъ шулай ук. Мәгълүмат табуы бик читен. Төп таянычым – «Хәтер» китаплары булды. Ул китаплардан районныкын, үзебезнең авылныкын тулысынча язып алдым. Андагы кешеләрнең кайберсен мин бөтенләй белмим. Нәселләре киселгән, каядыр читкә киткәннәр, югалганнар. Шуңа да сөенеп бетә алмыйм – болар турында биш-ун еллар элек сорашып, мәгълүмат туплап калдым. Хәзер менә ул кешеләрнең күбесе үлеп бетте, алардан да сорый алмыйсың. Аннан соң инде, булдыра алган хәтле, сугышта үлеп калганнарның туганнарын табып, архивларда эзләнеп, материал тупланды. Интернет-ресурсларны актарып эзләдем, хәрби комиссариат та кайберсен биргәләде. Булганнарын җыеп-туплап, хәйран гына кызыклы әйбер килеп чыкты. Ә инде ул язмышлар, ата-аналары, балалары, оныклары күңелендә калган истәлекләр бөтенләй тетрәндерә торган.

– Төрле кеше бар, үпкәләүчеләр булмадымы? Халык ничегрәк кабул итте?
– Халык бик нык сөенде. Әүвәл үзем, китапны беренче тапкыр кулга алгач, хатынны түгел, китапны кочаклап йокладым. Теге бүлмәгә керәм дә карыйм, бу бүлмәгә керәм дә карыйм. Авылдашлар да: «Китапны башыннан башлыйбыз да ахырына күчәбез, уртасына төшәбез дә теге ягыннан карыйбыз», – диделәр. Аны бик озак көттеләр. Унбиш ел язгач, сүзе чыга, менә Илдар китап яза икән, кайчан була инде дип ашыктырдылар. «Туймәтнеке чыкты бит инде», «Елховойныкы чыкты бит инде, нәрсә анда этен дә, бетен дә язасың, нәрсәгә кирәк эресе-вагы?» – дип көләләр иде. Ашыктыручыларга игътибар итмәдем, үз җаема әкрен генә ныгытып эшләдем дә эшләдем.
Китап чыккач, дәгъва белдерүчеләр, безнең нәселне язмагансың, мине кертмәгәнсең диючеләр була. Мин дә бит компьютер түгел, барысын да хәтерләп тә бетермим, авылдан киткәнемә дә хәзер 30 ел. Аннан соң шунысы да бар: бу – нәселләр түгел, ә авыл тарихы. Китап басылып чыккач, бик истә калганы – колхоз рәисе булып эшләгән, Әлмәттә яшәүче Мингата абый Таһировның: «Монда, энем, үпкәләрлек урын калмаган, көтүчесен дә, җитәкчесен дә керткәнсең, рәхмәт», – дигән сүзләре булды. Бу чынлап та шулай, минем максатым шундый иде. Бөтен авылдашларга сүздән һәйкәл салгансың икән син, диделәр.

Китап өстендә эшләгәндә, Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тойдым. Шундый бер вакыйга булды. Фотосурәтләр кирәк бит инде. Мин IX сыйныфта укыганда, мәктәп музеенда «Авылдашлар Ватан сугышы елларында» һәм «Безнең авыл тарихы» дигән ике альбом бар иде. Аларны тәнәфесләрдә кызыксынып карый идем. Китап язганда искә төште, ә альбомнар юк. Укытучылардан да сораштым, Чистайга күчеп киткән тарих укытучысы Мәүлет абыйны да аптыратып бетердем. Кая да булса ташлаганнардыр, юктыр инде дип моңсуланып йөри идем, китапны чыгарыр вакыт җиткәч, авылдан икенче буын туганым Фәнис Шәфыйков шалтырата: «Теге фотолар табылды бит», – ди. Аның бу сүзе миңа «Китап чыкты» дигән сүздән дә тансыграк, чөнки ул фотоларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен китапны чыгарган кеше генә белә. 30 ел яткан әлеге альбомнарда нәрсәләр генә юк! Әлеге уникаль, кыйммәтле фотолар китапка керде. Аларны беркайдан табып та, алып та булмый. Күңелдә, бәлки табылыр әле, дигән өмет бар иде, «Раббым, алар кайдадыр бар, шуларны миңа юлла инде», – дип, догалар кылдым.

– Әдәби әсәр язучыларның, шундагы геройлар белән сөйләшеп йөри башлыйсың, дигәннәре бар. Тарихи китап язганда ничегрәк?
– Бу очракта да шулай, мин хәзер мәгълүмати наркоман кебек, дип, кешеләрне көлдердем инде. Мәсәлән, архивка кергәч, 20ләп төпләмәгә заказ бирәсең. Шуның берсеннән генә сиңа кирәкле әйбер чыгарга мөмкин йә бөтенләй берни дә булмый. Шул мәгълүмат килеп чыкса, шатланып, аны тиле кеше сыман башкаларга күрсәтеп йөрисең. Андый хәлләр була ул, кеше үз эшенең фанатына әйләнә икән, тарих диңгезенә төшеп батасың да шуның белән яши башлыйсың. Ә соңгы 15 елда мин шулай яшәдем дә. Йә берәр фотография эзлим, йә телефон номерын ачыклыйм, йә архивлардан документлар соратам, читтә яшәгән авылдашларга хат язам. Йә берәр сүз килеп чыга да, шуның мәгънәсен ачыклау өчен, сүзлекләр актарам. Тарихи терминнар да бар бит, аларны аңлавы авыр, чөнки ничә гасыр вакыт узган.

Китапны язган вакытта йә берәр кызыклы нәрсә укып тиле кеше кебек көләм, йә язам-язам да елап җибәрәм. Менә шулай авылдашларны кызганып, ул вакыйгаларның рухиятенә кереп. Бу әйберләр барысы да баштан узды.

– 15 ел – аз гомер түгел. Үзегез үк әйттегез, истәлек-хатирәләр белән бүлешүчеләрнең кайберәүләре үлеп беткән. Бик киңәйтмичә, тиз генә язучылар да бар.
– Андый китапларны күргәнем бар, бер-ике бит кереш сүз язып, архив материаллары белән тутыралар да – китап әзер. Мин болай эшли алмый идем. Китапның тышына фамилиям куелгач, әгәр аның җитешсез яклары булса, бу кеше шулай гына эшли ала икән диячәкләр. Һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшләргә тырышам, безнең әтинең тәрбиясе инде бу, ул: «Эшләгән эшең көлеп торсын, укасын чиккән кебек булсын», – ди торган иде. Шуңа күрә, тарих хәтле тарихны язарга алынасың икән, кеше укып канәгатьләнерлек итеп эшләргә кирәк. Шуның өчен 15 елга сузылды да инде ул. Мин моңа үкенмим, чөнки авылдашларның исәннәре исән, киткәннәрен тоткарлап булмый, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында, ә китап бит киләчәк буыннарга адреслана. Алар тарихны белергә тиеш. Бу яктан минем йөзем кызарырлык түгел.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading