16+

Илдар Хәкимов: «Элвин Грей 30 сезон эшләсен әле, шуннан соң сөйләшербез»

“Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт фестиваленә багышланган матбугат очрашуында Илдар Хәкимов яшь һәм өлкән буын арасындагы мөнәсәбәтләр, теге яки бу җырчының популярлыгына карата фикерен белдерде.

Илдар Хәкимов: «Элвин Грей 30 сезон эшләсен әле, шуннан соң сөйләшербез»

“Дуслык күпере” Бөтенроссия татар-башкорт фестиваленә багышланган матбугат очрашуында Илдар Хәкимов яшь һәм өлкән буын арасындагы мөнәсәбәтләр, теге яки бу җырчының популярлыгына карата фикерен белдерде.

– Салават Зәкиевич белән Элвин Грей арасында килеп чыккан күңелсез хәлләр турында барыгыз да беләсез.  Салават Зәкиевич та, мәрхүмә Хәния апалар да үз вакытында бер Уфада гына да 25-30лап концерт биргән кешеләр. Бу – көчле бер буын. Тормыш бер урында гына тормый, буыннар, трендлар, тенденцияләр алышына, яңа юнәлешләр барлыкка килә. Җыр сәнгате дә мода кебек. Бар классик, халык әсәрләре, фундаменталь юнәлеш. Шушыларны сайлаган җырчының иҗат гомере озын була. Салават Зәкиевич утызынчы сезонын җырлый. Ул моңлы татар җырларын башкара. Элвин Грей утыз сезон эшләсен әле. Шуннан соң сөйләшербез. Рус эстрадасын гына алыйк. Заманында анда да бик популяр җырчылар бар иде. Бүген кайда йөриләр соң алар? Алар бүген бар, иртәгә – юк. Минем, иртәгә Элвин Грей булмас, дип әйтүем түгел. Бары тик ул сайлаган юнәлеш күбесенчә яшүсмерләр өчен уйланылган проект иде. Һәм ул бик уңышлы булды. Мин аннан көнләшмим, чөнки ул минем буын кешесе түгел. Бездән күпкә яшьрәк, - диде Илдар Хәкимов.    

 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Радик узе булмагач тетткэннэргенэ икэн.кеше артыннан шулай солэшеп,алдында басып торганда куштанлану бердэ матур бугел.салават белэн низаг килеп чыкканын кем кургэн сон аны?журналистлар куеркан мэсэлэ бит бу

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шул Радикны тынычлыкта калдырыгыз инде. Сез узегез дэ 30 ел концерт куймадыгыз бит эле!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик дөрес сүзләр!

        • аватар Без имени

          0

          0

          ?полностью поддерживаю !

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ильдар Хакимовкамы сон инде авыз ачып суз эйтергэ, аннан Гузэл Уразова кеше ясады бит инде, Гузэл булмаса, Илдарны белуче Дэ юк бит... Безнен буын диюлэре ук колке янгырый... Э Радикнын 30 сезонын эшлэячэгендэ тамчы да шигем юк, Эшли, тырыша, Булдыра!!!

            Мөһим

            loading
            2
            X