16+

Иң бай татар блогеры кем: «Татар-малай»мы, «Кызык-мызык»мы, «Че гуглит татар кызымы?»

Кеше кесәсендәге акчаларны санарга яратабыз инде без. Татар яшьләре арасындагы популяр блогерлар бүген интернет челтәрендә күпме акча эшли икән? Шуны барларга булдык.

Иң бай татар блогеры кем: «Татар-малай»мы, «Кызык-мызык»мы, «Че гуглит татар кызымы?»

Кеше кесәсендәге акчаларны санарга яратабыз инде без. Татар яшьләре арасындагы популяр блогерлар бүген интернет челтәрендә күпме акча эшли икән? Шуны барларга булдык.

Ринат Галиәхмәтов, «Татар-малай» инстаграм аккаунты җитәкчесе:

– Блогны эшли башлаган вакытта минем акча эшләү максаты юк иде. Кызым белән йөри башлаганнан соң, челтәргә реклама куя башладым. Кесәләр кысылды. Ипотека түлисе бар. Реклама куйсам да аны подписчикларга аңлашылырлырк итеп куярга тырышам. Күп акча эшләр өчен гел реклама турында гына уйларга, үзеңә эзләнергә кирәк. Ул бик зур эш. Мәсьәлән, мин үзем эзләмим, миңа мөрәҗәгать итәләр. Төп эшем дә бар. Ә инстаграмнан кергән акча көндәлек кирәк-яракларга тотыла. Якынча аена 10 – 13 мең даими килеп тора. Бартер формасында да эшләргә яратабыз.  

Динара Зиннәтова, «Че гуглит татар кызы?» ВКонтакте төркеме, «Чё казылык» телеграмм төркеме җитәкчесе:

– Эшли башлаган чорда мин бәяләр язылган «прайс» элгән идем. Шул вакытта төрле эшмәкәрләр «реклама куй әле», дип мөрәҗәгать иткәннәре булды. Алар белән без реклама шартларында хезмәттәшлек иттек. Тик аның белән җитди рәвештә акча эшләп булмый, әлбәттә. Атнасына якынча 150 сум чыга. Кайвакыт сирәгрәк тә булгалый. Соңрак милли проект авторларыннан гаризалар килә башлады. Минем проект милли җанлы татар яшьләре арасында бик популярлашты. Төрле дизайнерлар, татар милли стилендә иҗат итүче кешеләрдән мөрәҗәгатьләр килә башлагач, мин аларга реклама бушлай ясый башладым. Беренчедән, күпчелеге минем танышларым, дусларым. Икенчедән, бу үзенчә минем милләткә хезмәт итү. Шуңа күрә бу проект белән акча эшләргә җыенмыйм.

Илназ Габидуллин, «Кызык-мызык» Вконтакте төркеме җитәкчесе:


– Безнең керем инде зур блогерлар белән чагыштырганда чәнти бармак кадәр генә. Шәхсән мин бу блок белән акча эшләү максатын куймадым. «Реклама куй әле» дип мөрәҗәгать итәләр. Ләкин алар арасында минем форматка туры килмичә, кире кагылганнары да бар. Блогка әллә нигә бер реклама куеп алам. Көндәлек тотар өчен акча җыела. Минуста тормыйбыз. Интернет белән акча эшләп була дип әйтә алам. Әйтик, соңгы тапкыр реклама бирүчеләр 45 мең сум акча тәкъдим итте. Якынча бер реклама посты 5 мең сум. Нәрсә рекламалавыма карап, бәяне төшерә дә алам.

Төп фото: www.tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар

    dinar-15

    0

    0

    "Татар-малай" аның кадәр генә алмыйдыр... кызына да 100әр меңлек йөзекләр бүләк итә бит ул;))

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мина татар-малай ошый.Анын роликлары кызык,авыл турында,тормыш турында.

      Мөһим

      loading