16+

Гомерең озын булсын, «Ватан»! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Әле алар “Ватан”, “Туган як” төшенчәләренең никадәр тирән мәгънәгә ия булуын аңлар яшьтә түгел. Шулай да, зал тутырып үз туган телендә моңлы итеп халык җырларын башкаралар, идәннәр селкенгәнче тыпырдатып халык биюләрен бииләр.

Гомерең  озын булсын, «Ватан»! (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Әле алар “Ватан”, “Туган як” төшенчәләренең никадәр тирән мәгънәгә ия булуын аңлар яшьтә түгел. Шулай да, зал тутырып үз туган телендә моңлы итеп халык җырларын башкаралар, идәннәр селкенгәнче тыпырдатып халык биюләрен бииләр.

Гомумән, монда бүген җылылык, дуслык, туганлык хисләре  белән үрелгән үзгә мохит хөкем сөрә. VIII “Ватан” республика яшьләр иҗат фестивале “Уникс” концертлар залында әнә шундый рухта узды быел.

Фестивальнең максаты – ата-бабаларыбыздан килгән мирасны саклап калу. Аны киләчәк буынга тапшыру. Үткәннәрен белмәгән халыкның киләчәге юк бит. Республикада үткәрелгән күпләгән башка фестивальләрдән менә шуның белән дә аерыла инде ул.
“Ватан” төшенчәсенең җисеменә туры китереп “Уникс” сәхнәсе каенлык күренеше буларак бизәлгән иде. Иң беренче булып залда шомлы Якут хомусы көйләре яңгырады. Аны салмак кына курай моңы алыштырды. Тамашачылар берничә минутка халык этник мәдәнияте дөньясына чумганын сизми дә калды.

- Балаларга мөмкинлек кенә бир, алар бөтен җирдә катнашыр, үзен сынап карар иде. Бөтен кешегә дә спорт белән шөгыльләнергә димәгән бит, иҗат белән дә кызыксынырга кирәк. Монда балалар дуслашып, туганлашып бетә. Фестивальне ел саен көтеп алалар. Иҗат аша алар үз милли йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнәләр, - ди “Ватан” фестиваленең директоры Светлана Касмасова.

Быел фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан 700ләп бала һәм яшүсмер катнашкан. Аларның иҗатын Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев җитәкчелегендәге дәрәҗәле жюри бәя бирде. Фестивальнең Гран-при иясе Теләче егете Фәндус Гыйлметдинов булды.  Ул биредә әле беренче тапкыр катнаша.

- Миңа жюри әгъзалары бик яхшы киңәшләр бирде, шуларны истә тотып җиңеп чыктым дип уйлыйм. Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы һөнәрен үзләштерәм. Киләчәктә тормышымны сәнгать белән бәйлисем килә, - диде Фәндус.

«Ватан» «Созвездие-Йолдызлык» фестивале, «Заман» эшче яшьләр фестивальләре кебек янып, үзе турында ерактан ук кычкырып тормаса да, балаларның шәхес буларак формалашуында мөһим роль уйный. Кызганыч, соңгы елларда аңа игътибар кими бара кебек. Бу фестивальнең дә гомере башкалар кебек озын, киләчәге якты булыр дигән теләктә калабыз.      

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading