16+

Гөлшат Котенкованы вәхшиләрчә үтерүче үзенә кул салган

Түбән Кама чаңгычысы Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген иртәнге биштә үле килеш табылган.

Гөлшат Котенкованы вәхшиләрчә үтерүче үзенә кул салган

Түбән Кама чаңгычысы Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген иртәнге биштә үле килеш табылган.

Түбән Кама чаңгычысы Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген иртәнге биштә үле килеш табылган. дип Бу хакта "Татар-информ"га Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Инга Мазуренко хәбәр иткән.

"Бүген иртәнге бишләр тирәсендә 5нче номерлы тикшерү изоляторында ир-ат гәүдәсе табылды, җәзалау эзләре юк. Ир-ат буылу аркасында вафат дип фаразлана. Үлеме алдыннан ул язу калдырмаган", - дип сөйләде Инга Мазуренко.

Искәртеп үтик, Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә спорт базасына ире һәм кечкенә кызы белән чаңгы шуарга килгән Гөлшат Котенкованы 9 гыйнварда үтерделәр. Аның 6 айлык кызы калды. Түбән Кама халкы ярдәмендә үтерүче тоткарланды. Элек тә хөкемгә тартылган Д.Котенев гаебен таныды

һәм Чистай тикшерү изоляторында суд карарын көтә иде.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading