Гөлүсә һәм Наил Насыйбуллиннар гаиләсе туганга – 29 ел. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергән. Өчесенең инде үз гаиләләре барлыкка килгән. Насыйбуллиннарның биш оныгы бар.
Скопировать ссылку
Гөлүсә һәм Наил Насыйбуллиннар гаиләсе туганга – 29 ел. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергән. Өчесенең инде үз гаиләләре барлыкка килгән. Насыйбуллиннарның биш оныгы бар.
– Әтиебез бар эшне дә булдыра торган кеше иде. Авылда эретеп-ябыштыручы булып эшләде. Без дә кечкенәдән аңа ияреп йөри торган идек. Бөтен белгәнен безгә өйрәтеп калдырырга тырышты. Соңыннан үзем дә әти булгач, белгәннәремне улларыма өйрәтә башладым. Ике улыбызга үз тырышлыгыбыз белән йорт тергезеп, башка чыгардык. Өченче кызыбыз да кияүдә. Менә хәзер аларга өй җиткезеп киләбез, – ди гаилә башлыгы.
Буыннан буынга күчеп килгән һөнәри осталыкларын улларына тапшыра алуы белән дә бәхетле ул.
– Балалар бөтен эшне белә. Агач эшен дә, җылылык, электр уты кертү, кирпеч салу, тарттырылган түшәмнәр җәюне дә үзләре башкара. Бер тапкыр мин эшләгәнне карап торалар да, икенче юлы тәвәккәлләп, үзләре тотыналар. Әле олы улыбыз йортының икенче катын эшли башлады. Каенсеңелебезгә дә өй салдык. Үзебез эшләгәч, акча да янга кала. Төзелеш материалларына гына чыгым чыга. Барысы да балаларны үзебез янында калдыру теләге белән эшләнелде. Алар авыл тирәсендә булсыннар дип тырыштык, – ди Наил абый.
– Алар монда булгач, үзебезнең дә күңелебез тыныч, – дип сүзгә кушыла Гөлүсә апа. – Гел йөрешеп, аралашып торабыз. Балалар терлеген асрыйлар, бәрәңгесен, яшелчә, җиләк-җимешен үстерәләр. Үзебезнең дә сыерларыбыз, атларыбыз бар. Үз җирләребезне үзебез эшкәртәбез. Печән чәчәбез. Аны эшкәртер өчен трактор сатып алдылар.
Насыйбуллиннар сөтен, итен шәһәргә дә алып чыгып тормыйлар икән. Авылдашлары сатып алып бетерә ди. Сатудан калган сөттән эремчек ясыйлар, каймак аерталар.
Авыл Казаннан ерак булмагач, якында гына зур комбинатлар, кош фабрикалары, аэропорт булгач, йөреп эшләргә хезмәт урыннары да җитәрлек. Наил абыйның үзенең дә бертуганнары арасында бер апаларыннан кала, барысы да туган авылларында яшәп калган.
Комментарийлар