16+

Гөлназ Сәфәрова: «Хатын-кызлар өчен төшереләчәк яңа тапшыруда катнашырга ир-атлар да теләк белдерде» (ВИДЕО)

8 март көнне ТНВ телеканалында яңа проект старт ала. «Мин» дип аталучы тапшыру инде күпләрдә кызыксыну уяткан һәм анда катнашырга теләүчеләр саны берничә йөз кешедән арткан. Биредә кем катнаша ала? Тапшыру нәрсәдән гыйбәрәт? Анда катнашу түләүлеме-юкмы? Болар хакында тапшыруны алып баручы Гөлназ Сәфәровадан сораштык.

Гөлназ Сәфәрова: «Хатын-кызлар өчен төшереләчәк яңа тапшыруда катнашырга ир-атлар да теләк белдерде» (ВИДЕО)

8 март көнне ТНВ телеканалында яңа проект старт ала. «Мин» дип аталучы тапшыру инде күпләрдә кызыксыну уяткан һәм анда катнашырга теләүчеләр саны берничә йөз кешедән арткан. Биредә кем катнаша ала? Тапшыру нәрсәдән гыйбәрәт? Анда катнашу түләүлеме-юкмы? Болар хакында тапшыруны алып баручы Гөлназ Сәфәровадан сораштык.

- «Мин» - ул махсус хатын-кызлар өчен тапшыру һәм анда үзен үзгәртергә теләгән һәр хатын-кыз катнаша ала. Əлеге форматтагы проектны тамашачыга тәкъдим итү минем идея иде. Əмма, билгеле, мин велосипед уйлап тапмадым. Кешеләрне үзгәртү тапшырулары Америкада моннан 30 ел элек үк төшерелә башлаган, аннары Россия телеканаллары да бу эшкә алынды. Нишләп әле мондый тапшыру татар телендә дә чыгарга тиеш түгел?

«Мин» татар телендә чыгачак һәм без бөтен Татарстан белән эшлибез. Анда һәркем катнаша ала. Тик иң мөһиме - ни өчен без нәкъ ул кешене сайлап алырга тиеш - менә анкетада шуның хакта язсыннар иде. Мәсәлән, бер ханым бер-бер арты өч бала тапкан да, тазарган, чәчләре дә элеккечә түгел һәм ул эшкә чыгарга куркып тора. Менә андыйларга ярдәм итәчәкбез. Ə инде: «Мин үзгәрергә, чәчне кыскартырга телим», - дигәннәргә генә түгел. Бирегә мин танышларымны да, туганнарымның танышларын да катнаштырырга җыенмыйм. Мин моңа карата бик принципиаль һәм моны ихластан эшлисе килә.

Тапшыру атна саен чыгачак һәм монда катнашу бушлай булачак. Аңлыйм, үз өстемә авыр эш алдым, әмма аны ничек тә башкарып чыгарга иде. Мин монда алып баручы гына түгел, ә психологлар кебек аңлату, стимул бирү эшен алып барам. Командам бик көчле һәм без бергәләп һәр катнашучы хатын-кызга яңа сулыш бүләк итәргә әзербез.

Эш, гаилә, проблемалар хатын-кызны «баса», шуның аркасында бик күп комплекслар туа. Ə бит бер генә яшибез! Төшенкелеккә бирелгән хатын-кызларның күзендә ут яндырып җибәрергә иде! Ә ул хатын-кызлар тышкы кыяфәтләрен генә түгел, ә эчке дөньяларын да үзгәртергә теләсен иде.
Тапшыру инде шау-шу уятты, катнашырга теләүчеләр бик күп. Хәтта ир-атлар да яза. Янәсе, ни өчен бу тапшыру хатны-кызлар өчен генә?! Гүзәл затлардан 600 хат килсә, ир-атлардан бер дистә гариза бар.

"Мин" тапшыруы төшерү мизгелләре - 1
"Мин" тапшыруы төшерү мизгелләре - 2

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гольназ,син тотынган эш барып чыга ул.Молодец.Унышлар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлназ, Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен, бу кирәкле эшегездә!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик әйбәт тапшыру, хатын- кыз үзен эш аты гына итеп тоймасын, хатын-кыз икәнен дә тойсын. Мин дә бик теләп үзгәрер идем. бер дә артык тазару матур түгел. эшегездә уңышлар. Син Гөлназ үз стилеңне матур саклыйсың

        Мөһим

        loading