16+

«Сөембикә» журналында яңа баш мөхәррир: безнең кеше

«Шәһри Казан»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова «Сөембикә» журналына да баш редактор итеп билгеләнде. Хәзер ул ике басманы җитәкләячәк.

«Сөембикә» журналында яңа баш мөхәррир: безнең кеше

«Шәһри Казан»ның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова «Сөембикә» журналына да баш редактор итеп билгеләнде. Хәзер ул ике басманы җитәкләячәк.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин «Сөембикә» журналының редакция коллективына тәкъдим итте.

– Теләсә нинди билгесезлек чоры кайчан да булса тәмамлана. Озак уйлаган­нан, киңәшкәннән соң, «ТАТМЕДИА», шулай ук агентлык җитәкчелеге Гөлнара Сабированы баш мөхәррир итеп билгеләргә дигән уртак фикергә килдек. Аның саллы тәҗрибәсе бар. «Шәһри Казан» газетасы да сизелерлек үзгәрде, сайты да зур үсеш кичерде. Әлеге тәҗрибә журналга да файдалы булыр, – дип белдерде Андрей Кузьмин.

Аннан соң сүз Гөлнара Сабировага бирелде. 

– «Сөембикә» журналы коллективы – дус, бердәм команда. Сезнең кебек профессионаллар белән эшләү дәрәҗә дә, зур җаваплылык та. «Сөембикә» барыбыз өчен дә якын, үз журнал. Шулай булып калыр да, – диде ул.

Без, редакция коллективы, Гөлнара Ильясовнаны җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлыйбыз һәм аңа яңа эш урынында да уңышлар теләп калабыз. 

Белешмә өчен. Гөлнара Сабирова Аксубай районының Яңа Дума авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. «Татарстан яшьләре» газетасында Исмәгыйль Шәрәфиев мөхәррирлегендә тәҗрибә туплавы белән горурлана. Төрле елларда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында – матбугат секретаре, 2013 елгы Универсиаданың рәсми сайтын алып бару бүлеге җитәкчесе, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең милли проектлар җитәкчесе булып эшләгән.
2014 елдан «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире. 
2015 елда – Министрлар Кабинетының, 2015 елда – Дәүләт Советы рәисенең, 2017 елда «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте­нең Мактау хатлары белән бүләкләнгән, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиа­да медале, 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты истәлекле билгесе иясе.

фото: Татар-Информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading