16+

Гекдениз Карадениз «Рубин»да соңгы уенын уйнады һәм орден белән бүләкләнде

Карадениз «Рубин» өчен соңгы матчын үткәрде.

Гекдениз Карадениз «Рубин»да соңгы уенын уйнады һәм орден белән бүләкләнде

Карадениз «Рубин» өчен соңгы матчын үткәрде.

Казанның «Рубин» футбол клубы ярымсакчысы Гекдениз Карадениз «Татарстан Республикасы каршындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указга кул куйган, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

Уенчы әлеге бүләккә Татарстанда футболны популярлаштыруга керткән сизелерлек өлеше һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен лаек булды, диелә хәбәрдә.

Карадениз «Рубин» өчен соңгы матчын үткәрде. «Уфа» командасы белән 0:0 исәбенә тәмамланган очрашу футболчының Казан командасы составындагы 300нче уены булды.

Төрек футболчысы «Рубин»га тренер булып килергә теләге барлыгы хакында белдерде. Корбан Бердыев аны кабул итәргә әзер икәнлеген әйтте.

Татар-информ
Фото: rubin-kazan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading