16+

Гамил Әсхәдулла Салаватның туган көненә нәрсә бүләк иткән?

- Гамил абый, нихәлләрдә сез?

Гамил Әсхәдулла Салаватның туган көненә нәрсә бүләк иткән?

- Гамил абый, нихәлләрдә сез?

- Хәлләр әйбәт. Утын өям әле. 1 гыйнвар көнне бер арба утын китерделәр, шуны ярдым да хәзер өям. Мунча яраткач, ягарга каенын хәстәрләргә кирәк.

- Ә ник кеше яллатып кына эшләтмисез?
- Юк, мин бар эшне дә үзем башкару яклы. Театрдан егетләр ярышырга ярдәм итте, калганын – үзем. Төштән соң гастрольгә чыгып китәбез, бүген Чистайда өстәмә концертыбыз булачак. Тик тормыйбыз без: әле монда, әле тегендә. Узган атнаны Казанда булдым. Салаватны да туган көне белән котлап чыктым.

- Салаватка нәрсә бүләк иттегез соң?
- Үземне! Әйеее! Номер әзерләп алып бардым да, чыгыш ясадым. Аңа нәрсә бүләк итәсең инде?! Бер-беребезгә күптән әйбер бирешкән юк. Ул әле минем туган көнгә килми дә! Чөнки мин 19 мартта туган, ә ул вакытта Салават һәр ел Башкортстанда гастрольләр белән йөри. Очрашу үзе бер бүләк бит! Артистлар белән бергәләп бер табын артында аралашып утыру, киңәшләшү үзе бер рәхәт.

- “Мунча ташы” – иң күп гастрольдә йөри торган театрларның берсе. Һәрвакыт юлда йөрү арытмыймы?
- Юк, без аңа күнеккән бит инде. Шунысы гына кыен: кеше белән беррәттән диеталар тотып булмый. Хәзер бит дөрес туклану, диета кебек әйберләр модада. Аннары, йокы сәгате дә кешечә түгел. Салават сөйли бит: “Артистка иртәнге 11дә шалтырату дояркага иртәнге дүрттә шалтыратуга тиң”, - дип. Чынлап та, шулай. Мин иртән йоклап калам, хатын балаларны мәктәпкә озата.

- Хатыныгыз беркайда да эшләмиме?
- Эшли, нишләп эшләмәсен? Балалар бакчасында музыкант ул. Ул да иҗат кешесе. Бергәләп эшлибез: бакчада берәр бәйрәм булса, бергәләп сценарий язабыз. Бик талантлы ул, баянда да уйный.

- Гамил абый, “Инстаграм”да бер сез генә юк кебек.
- Бар мин анда! Әле фотоларны гына элмим. Кешенең нәрсә эшләгәнен, нәрсә язганын карап барам.  Аеруча татар блогерлары ошый. Татар милләтен яклап нәрсә генә эшләми алар?! "Кызык-мызык"ның юморы ошый миңа. Аннан күп идеяләр алырга була. Ник русларның мәзәкләрен кулланырга тиеш без?! Үзебездә, татарда да бик шәп әйберләр бар! Интернетны бик яратам. Белеп куллансаң, бик файдалы ул.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading