16+

Фәрит Мөхәммәтшин: «Утырыйк та сөйләшик»

Дәүләт Советы депутатлары кичә, чираттагы сессиягә җыелып, кабат теше-тырнагы белән тел мәсьәләсенә ябышты.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Утырыйк та сөйләшик»

Дәүләт Советы депутатлары кичә, чираттагы сессиягә җыелып, кабат теше-тырнагы белән тел мәсьәләсенә ябышты.

Узган утырышта депутат Ирек Шәрипов, милли телләр тирәсендә куерган вазгыять турында сөйләгәндә, холокост сүзен ычкындырса, бу юлы Рафаэль Сөләйманов татар теленә булган басымны геноцид белән чагыштырды. Сәяси сессиядә илебез сәясәтенең аксакалы, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә үз сүзен аңлаешлы һәм каты итеп әйтте. «Бу хәлдән чыгу юлын табачакбыз», – дип ышандырды ул.

Хәтерләсәгез, Дәүләт Думасына бик куркыныч закон проекты кертелде. Аның авторлары Россия республикаларының дәүләт телләрен – ихтыяри рәвештә, ә туган телләрне укучыларның һәм аларның әти-әниләренең ихтыяҗын истә тотып укытырга тәкъдим итә. Документны яклап, баштарак Думаның алты депутаты кул куйган булса, хәзер хуплаучылар саны 15кә җиткән. Узган айда Дәүсовет депутатлары Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга закон проектының нинди аяныч нәтиҗәгә китерә алуы турында мөрәҗәгать әзерләп җибәрде. Володин ни дип җавап бирергә белми, күрәсең... Һәрхәлдә, Мәскәүдән хат-хәбәр килүе турында әйтүче юк.

Кичәге утырышта милли дулкынны беренче булып, гадәттәгечә, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев кузгатып җибәрде. Аның әйтүенчә, Татарстан депутатларының мөрәҗәгате Россия республикаларына да юлланды. Бүгенге көндә аңа карата өч парламенттан – Дагыстан, Калмык, Кабарда-Балкар республикаларыннан хуплау хатлары, карарлары килеп иреште. Думага кертелгән телгә кагылышлы закон проекты сентябрь аенда каралыр, дип планлаштырыла. Узган айда ул Дәүләт Советына рәсми рәвештә кертелмәгән иде, шуңа күрә безнекеләр мөрәҗәгать язу белән генә чикләнде. Ә хәзер закон проекты рәсми рәвештә каралды. Бу юлы да депутатлар җан ачысы белән чыгыш ясады. Әйтик, Ксения Владимирова закон проекты авторларын Татарстанга чакырырга тәкъдим итте. Килсеннәр дә күрсеннәр республикада милли телләрнең ничек укытылганын.

– Безнең гаиләдә һәрчак ике телдә сөйләштеләр, мин мәктәптә дә татар телен өйрәндем. Әлеге закон проекты нигезендә татар теле беренче класста бер сәгать тә укытылмый, өлкән классларда – атнага икешәр дәрес, бу әле укучы һәм аның әти-әнисе татар теле туган тел буларак сайлаган очракта гына, – дип аңлатты депутат.
Баксаң, Ксения Владимирова закон проектын әзерләгән Дума депутатларының биографияләрен өйрәнгән икән. 15 кешенең берсе генә – Чечен Республикасыннан булган депутат – мәктәптә туган телне өйрәнгән. Әйтик, Чувашиядән сайланган депутат Алена Аршинова бөтенләй дә Германиядә туган.

Депутат Татьяна Воропаеваның да чыгышы истә калырлык булды. Аның фикеренчә, әлеге закон проекты бергә яшәгән халыкларны махсус рәвештә бер-берсеннән ерагайта.
– Тел мәсьәләсендә ник шундый санкцияләр кулланыла соң?! Аңлашылмый. Ихтыяри яки мәҗбүри рәвештәме, күпме сәгать укытырга кирәклеген үзебезгә хәл итәргә мөмкинлек бирегез, – диде ул.

Эмоцияләрдән конкрет тәкъдим-чараларга да күчте депутат. Әйтик, рус телле балаларга татар телен укытканда, сөйләм күнекмәләренә басым ясарга кирәклеге турында әйтелде.
– Бүген безнең балалар телләрне өйрәнү әһәмиятен тулысынча аңлап җиткерми. Әмма төрле өлкәләрдә эшли башлагач, аңларлар. Мин моңа дәүләт хезмәтендә эшләгәндә юлыктым. Берәр авылга барып чыксаң, халыкны уңышлары, җиңүләре белән аларның туган телләрендә шулкадәр котлыйсы килә дә бит. Кызганыч, заманында безгә татар телен укытмадылар, – дип көрсенде Татьяна Воропаева һәм үз чыгышын: «Хөрмәтле депутатлар, коллегалар, сәламәтлек, бәхет, шатлык телим сезгә», – дип, татар телендә тәмамлады.
Бөтен депутатларны сабыр гына тыңлап чыккач, сүзне Минтимер Шәймиев алды. Аның әйтүенчә, узган ел Йошкар-Ола шәһәрендә Россия Президенты Владимир Путин катнашындагы телләргә кагылышлы утырыштан соң Татарстан халкының күңеленә шом керде. Шуннан бирле Татарстан Мәскәүгә нинди мөрәҗәгатьләр генә юллап карамады – хәл уңай якка үзгәрмәде.
– Күпмилләтле халкыбызның гына түгел, башка республикаларны да ишетмәделәр. Ник шулкадәр ашыгалардыр – аңлашылмый. Җитмәсә, бу бит Россия белән Татарстан Конституцияләренә каршы килеп эшләнелә. Татарстан парламенты Конституциягә каршы барыр дип уйламыйм. Россия парламенты бүген теләсә кайсы законны кабул итә ала, чөнки милли республикалар күп түгел, без бу юлдан бер уздык бит инде, бу мәсьәләне чишү юлын таптык. Бу юлы да табарбыз, – дип, үткәннәргә ымлап, ышаныч белдерде Дәүләт Киңәшчесе.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшермәде, бүген аңа тел мәсьәләсендә йомшаклык күрсәтүләрен сорап, мөрәҗәгатьләр дә, шалтыратулар да килеп тора. Әмма бу бит бер генә кеше хәл итә торган әйбер түгел – депутатлар халык исеменнән сөйләп, күмәк фикерне җиткерә.
– Халык көн дә тел язмышы турында борчылып сорый. Туган тел – күпмилләтле Россиянең теле. Владимир Путин да, илебезнең бөтен җитәкчеләре дә, илебезнең рухи байлыгы – һәр халыкның буыннан буынга күчеп баручы гореф-гадәтләре һәм йолаларында, дип әйтә килә. Россия Федерациясе шуңа нигезләнеп яши. Федератив дәүләттә бу мәсьәләдән чыгуның әйбәт ысулы бар – кара-каршы утырып сөйләшергә. Без – Россиянең бердәмлеге һәм иминлеге өчен. Депутатларның чыгышында да әйтелде бит, күпмилләтле илебезне тел мәсьәләсе аркасында таркатырга ярамый, – дип фикерен җиткерде парламент башлыгы.

Шулай итеп, Дәүсовет депутатлары Думага кертелгән закон проектын кире кагу өчен тавыш бирде.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Линар ЗАКИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading