16+

Фәрит Хатыйпов белән Рабига Сибгатуллинаның юбилеена багышланган «Җыр бәйрәме» булды

Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия театрында күренекле татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов һәм Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме» булды.

Фәрит Хатыйпов белән Рабига Сибгатуллинаның юбилеена багышланган «Җыр бәйрәме» булды

Кичә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм Комедия театрында күренекле татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов һәм Татарстанның халык артисты Рабига Сибгатуллиналарның 70 яшьлек юбилейларына багышланган «Җыр бәйрәме» булды.

Фәрит Хатыйпов һәм Рабига Сибгатуллина 30 елдан артык Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган сәхнә ветераннары. Бүген дә «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы оештырган концертлар, кичәләр, сәяхәтләрдә актив катнашалар. 2017 елның 3 октябрендә аларның юбилей елларына атап филармония паркында исемле чыршылар да утыртылды.

Юбилей концертында Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Гөлзада Сафиуллина, Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Шәрифуллина, Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Фәтхи, Лена Бичарина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Бәширә Насыйрова, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов; Илшат Вәлиев, Ринат Гыйләҗев, Рәфинә Ганиуллина, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Алинә Сафиуллина, Рисәнә Мостафина, Чулпан Йосыпова, Илназ Минвәлиев һәм башкалар башкаруында Фәрит Хатыйповның төрле елларда иҗат иткән җырлары яңгырады.
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова юбилярларга Татарстан Президентының «Рәхмәт хаты»н тапшырды.
 
Татар дәүләт филармониясе исеменнән бәйрәм хуҗаларын филармониянең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов тәбрикләде.
Юбилярларны шулай ук якташлары – Арча һәм Теләче районы җитәкчеләре котлады һәм «Рәхмәт хатлары» тапшырды.
Бәйрәмгә Уфадан килгән кунаклар – социология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Равил Насыйбуллин һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы Фәүдәт Гыйлаҗев – юбилярларның иҗатташ дуслары. Кичәдә Фәрит Хатыйповның Равил Насыйбуллин сүзләренә иҗат иткән җырлары да яңгырады.

Юбилей кичәсендә шулай ук Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Сәйдәш» бию театры, музыкантлар Ринат Вәлиев, Люция Камалова чыгыш ясады.

Концертны Кәрим Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов алып барды.
Сценарий авторлары – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин һәм Татарстанныд атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева. Юбилей концертын «Яңа гасыр» каналында язмада күреп булачак.
Фото: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/27/158799/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading