16+

Фәрит Бикчәнтәев: «Мактасам, хатынын мактый диярләр, мактамасам, Люциядән эләгә»

Камал театрында Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың юбилей кичәсе узды.

Фәрит Бикчәнтәев: «Мактасам, хатынын мактый диярләр, мактамасам, Люциядән эләгә»

Камал театрында Татарстанның халык артисты Люция Хәмитованың юбилей кичәсе узды.

Актриса нинди булырга тиеш? Яшь Люция Хәмитова театр училищасы бусагансын атлап кергәндә бу сорауны үзенә бер генә тапкыр бирмәгәндер. Ә бүген аңа 50 яшь. Ул Камал театры сәхнәсе түрендә басып тора. Хезмәттәшләре аның мисалында актриса, чын хатын-кыз сыйфатларын барлый. Хисле, нечкә күңелле, шул ук вакытта янып торган, сабыр, мәхәббәтле... оялчан!

Беренче зур юбилеен каршы алырга сәхнәгә ул тыйнак кына Биби образында сәхнәгә чыкты. Гадәттә, без юбилярны купшы киенеп, түрдә, чәчәкләргә күмелеп, зур кәнәфидә утырган итеп күз алдына китерәбез. Ә ул сәхнәдә уйнауны өстенрәк күргән.

Актерны яхшырак беләсең килсә, аның юбилей кичәсенә бар икән.  Люция ханым, берничә сәгать эчендә 30 елдан артык җыелган сәхнә образларын бер-бер артлы чишә барды. Хезмәттәшләре аны бәхетле актер ди, чөнки ул башкарган рольләр шулкадәр төрле, кабатланмас. Менә ул аякларын көчкә сөйрәп йөргән 70 яшьлек Джоанна (“Килмешәк”), икенче карыйсың Ричард III кә ләгънәт укучы ана (“Ричард III”), өченче карасаң, инде Сәхипҗамал Гиззәтуллина-Волжская образында чегән булып бии (“Гөлҗамал”).

Үзе генә түгел, килгән кунакларны да биетә Люция Хәмитова. Аның тәэсирендә хәтта  кунакка килгән Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин дә сәхнәдә образга кереп, бии башлады.  

- Бүген Люция юбилеен үткәрә. Карап торам да, нинди юбилей икән, 18ме, 30мы дим? Нинди гүзәл! Яшь биюче, җырчы, сәләтле артист бит ул! Бикчәнтәевлар гаиләсенә килеп, бу нәселне баеткан кеше. Люциянең театрда вазифасы зур. Ул баш режиссерның хатыны. Люция Фәритне яңа спектакльләргә илһамландыручы кеше дә, - диде Фәрит Мөхәмәтшин үз котлавында.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, премьер-министр Алексей Песошин һәм Дәүләт Советы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фәрит Мөхәмәтшин милләтне саклап калуда театрның әһәмияте зур икәненә дә басым ясады.

- Театрны сакларга кирәк – ул халкыбызны саклый. Мин үзем дә 45 яшемә кадәр татар телендә ләм-мим бер сүз дә белми идем. “Исәнмесез”гә, “здравствуйте” дип җавап кайтара идем. Урыслар белән аралашып, рус мәктәбендә уку нәтиҗәсе бу. Ләкин җан тарткач, өйрәнеп тә була икән. Татар китапларын кычкырып уку, татар спектакльләренә йөрүем нәтиҗәсе. Телемне өйрәткәнегез өчен мин сезгә, театрга рәхмәтле, - диде Фәрит Мөхәмәтшин.

Юбилярны тәбрикләргә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов белән актриса Илсияр Газетдинова, Качалов театры исеменнән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Вадим Кешнер да килгән иде.

Люция Хәмитованың курсташлары - Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры директоры һәм баш режиссеры Рөстәм Галиев, Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, Әлмәт театры актеры, Татарстанның халык артисты Рамил Минханов, Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Нәҗмиева, Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин, Альфред Камелевский да сәхнәдә яшьлекләрен искә алдылар.

- Остазыбыз Марсель Салимҗанов курсыгыздан хет бер актер чыкса яхшы булыр иде, дип әйтә иде. Менә хәзер сәхнәдә җиде кеше артист булып басып торабыз. Бездән юньле кеше чыкты дип уйлыйм. Люция укыганда ук сәләтле кыз иде. Студент вакытта төрле районнарга концертлар куйдык, Люция бии белүе белән безнең тамакны да туйдырды әле, - диде  Рөстәм Галиев.

Олег Фазылҗанов Казанга укырга кергән вакытта, авыл егете буларак, бер русча сүз белмәгән. Ә Люция Хәмитова аның тылмачы булган, дип истәлекләрен яңартты ул. Хезмәттәше Люция ханымга багышлап җыр да әзерләгән әле.   

Әлеге сәләтле төркемне зур театр дөньясына Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары Наил Дунаев белән Илдар Хәйруллин әзерләгән.  

- Аудиториягә кердем дә, укучыларымны күз йөртеп тикшерәм: әһә, күбесе авылдан килгән, карыйм, кырыйда гына бер “шайтанка” утыра, - дип искә ала Люция Хәмитова белән беренче очрашуларын Илдар Хәйруллин.

Наил Дунаев Люция ханымны «Хәят» телевизион спектакленнән истә калдырган.

- Булдыра торган кыз ул. Шул ук Хәят образында да мендәрләрен кочаклап кайсы егетне сайлыйм икән дип уйлап утыруында да энергиясе ташып торган артистка чалымнары бар иде аның, - ди остазы.

Ул аңа истәлеккә яшьлек ташы — зөбәрҗәттән ясалган зәркән эшләнмәсе бүләк итә.
Аның тормышы театр гына түгел. Тамашачысы актрисаны бик күп кинофильмнар аша да белә әле. “Яңа еллар бергә булсын”, “Бәхетлеме син?”, “Яңа ел төнендә”... фильмнарыннан өзекләр дә театр сәхнәсендә күрсәтелде.  

Сәләтле кешеләрдән сәләтле балалар туа дип юкка гына әйтмиләр инде, Люция Хәмитова белән Фәрит Бикчәнтәевнең уллары Йосыф та иҗади шәхес. Бүген ул театрның яшьләр труппасында эшли. Әнисенең юбилей кичәсенә ул “Борчылма, әни” дигән дәртле җыр иҗат иткән.

Гадәттәгечә, кичә ахырында юбилярны котларга дип театр труппасы сәхнәгә чыкты. Сүзне баш режиссер, Люция Хәмитованың тормыш иптәше Фәрит Бикчәнтәев алды.

- Миңа бүген таякның авыр башы эләкте. Люция миңа: “Син мине актриса буларак мактамыйсың”, - ди. Мактасам, хатынын мактый диярләр, мактамасам, Люциядән эләгә... Шуны әйтәсем килә, минем өчен Люция - иң батыр кеше. Ул театрда беренчеләрдән булып машинага утырды. Марсель Сәлимҗанов аның “бишле” жигулиеннан һәрвакыт көлә иде. Мактау сүзләрен бүген әйтәм: Люция, мин сине актриса буларак бик яратам! - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading