16+

Флорид Әгъзәмов турында студентлары: «Ул – безне, без аны яраттык»

Кеше китә – җыры кала дип, юкка гына әйтмиләр икән. Танылган журналист, Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзәмовның якты дөньядан китүенә ун елдан артык вакыт узса да, университетта һаман да аның исеме телдән-телгә йөри.

Флорид Әгъзәмов турында студентлары: «Ул – безне, без аны яраттык»

Кеше китә – җыры кала дип, юкка гына әйтмиләр икән. Танылган журналист, Казан университеты журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзәмовның якты дөньядан китүенә ун елдан артык вакыт узса да, университетта һаман да аның исеме телдән-телгә йөри.

Мин үзем Флорид абый укучысы булмасам да, студент чорында аның исемен ишетмәгән бер генә көн дә булмады. Укытучыларыбыз, татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васыйл Гарифуллин тырышлыгы белән, татар журналистикасында аның исеме әле дә онытылмый. Ел саен Флорид Әгъзәмов исемендәге халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла. 15 февраль көнне исә остазыбыз (минемчә, бөтен татар журналистларының бу сүзне әйтергә хакы бар) Флорид Әгъзәмов исемен йөрткән 224нче номерлы яңа, заманча аудитория ачылды.

– Бүген глобальләшү шартларында заманнан да артта калмаска, шул ук вакытта традицияләрне дә саклап калырга тырышырга кирәк. Әлеге аудитория – остазыбызның укыту традицияләрен саклап калуның бер ысулы. Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, дип әйтәләр бит әле. Аудитория студентларга да остазларын хөрмәт итү, аларны онытмас өчен бер күрсәткеч булыр, – ди Васыйл Гарифуллин.

Флорид Әгъзәмов 1936 елда Башкортстанның Чакмагыш районы, Бикмәт авылында туа. Казан университетын уңышлы гына тәмамлый. Питрәч районының «Алга» газетасында, аннан «Социалистик Татарстан»да эшли. 1972 елдан, Мәскәүдә аспирантура тәмамлаганнан соң, Казан университетында журналистика бүлеген җитәкли. 30 елга якын шушы һөнәренә тугры булып кала ул. Остазның ил күләмендә танылган укучылары да аның эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Ә алар бик күп: «Российская газета» баш редакторы Владислав Фронин, Мәскәүдәге Икътисад югары мәктәбе медиакоммуникацияләр факультеты деканы Анна Качкаева, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов, «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире Венера Якупова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков, «Ватаным Татарстан» баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, «Татарстан яшьләре» баш мөхәррире Атлас Гафиятов, «Ирек мәйданы» баш мөхәррире Раиф Усманов, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, Габдулла Тукай премиясе ияләре Марсель Галиев, Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов һ.б. Матбугат чаралары белән азмы-күпме таныш булганнар бу исемнәрне яхшы беләдер.


Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары – Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да үз остазын бары тик җылы сүзләр белән генә искә алды.

– Мин 1982 елда укырга кердем. Ул вакытта Флорид Әхмәтович журналистика бүлеген җитәкли башлады. Ул чыннан да үз студентларын ярата иде. Без дә аны шуның өчен яраттык. Ул бөтен күңел җылысын журналистика бүлегенә, укучыларына тапшырды. Студентлар аңа сердәше кебек карады. Авторитеты, шәхси сыйфатлары аркасында ул күп кенә студентны яклап чыкты, уку йортыннан куарга рөхсәт итмәде, – ди Римма Ратникова.

«Матбугат.ру» сайтын булдыручы, журналист Данил Сәфәров Флорид Әгъзәмов җитәкчелегендә «Журналистикада гуманизм» дигән темага диплом эше язган.

– Ул үзе дә бик күп еллар журналистика өлкәсендәге гуманизмны фәнни яктан өйрәнде. Гуманизм, бер караганда, абстракт төшенчә бит ул. Флорид абый безне, студент булуыбызга карамастан, үзенә якын китерде. Шул ук вакытта безгә укуга да салкын карарга юл куймады. Менә бу үзенчә гуманизмы булган инде аның. Авыллардан, районнардан килеп укыган егет-кызларның кайсысыннан гына сорама, барысы да Флорид абыйның студентның шәхси хәлләре белән кызыксынып торуын да искә алачак. Читтән килгән 17 яшьлек бала шәһәр урамнары буйлап йөри дә белми бит. Флорид абый аларның һәммәсеннән дә: «Ничек, кая урнаштың, тулай торакта торасыңмы, туганнардамы», – дип гел сорашып, әтиләре кебек күзәтеп тора иде. Менә шундый кешелеклелек сыйфаты бар иде аның, – дип җылы итеп искә алды Данил Сәфәров.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading